Нурзилә Мирза кызы ГАЙСИНАга!

4360x2880_beautiful-buket-bouquet-registration-roza-designХөрмәтле Нурзилә ханым!

Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклим! Сиңа һәм якыннарыңа чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телим. Барлык ният-максатларың гамәлгә ашсын, һәр эшеңдә уңышлар юлдаш булсын! Якыннарыңның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелеңне җылытып торсын.

Авылдашың И.Г.Шәкүров.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Рамил Рифкать улы ТУХВАЧИНга!

0_7b2f5_5fe9cb31_XL-300x300Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

 

Хәтимулла Насыйбулла улы ХӨСНЕТДИНОВка!

puski-rozes-sniegaХөрмәтле сыйныфташым! Сине күркәм бәйрәмең уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телим.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.