Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Азат Камил улы Надиров
5 январьда зур юбилеен бәйрәм итә
Өлкә татар тормышы белән аз гына таныш булган кеше дә Азат ага Надировны, әлбәттә, беләдер. Шулай да юбилей алдыннан хезмәт юлының төп казыкларын барлап үтәргә тиешбез.
1932 елда Камышлы авылында туып-үскән Азат Камил улы Надировның бала чагы җиңел булмаган, әлбәттә. Әтисе Камил Надиров Беренче Бөтендөнья Ватан сугышында — патша армиясе солдаты, Икенче Бөтендөнья Ватан сугышында Кызыл армияче буларак катнаша, ике сугыш арасында укытучы булып эшли, Камышлыда театр оештыруда катнаша. Әтисе Ватан сугышына киткәч, әнисе дүрт бала белән кала. Әле тагын туганнан туган сеңелесе дә аларда яши. Азатка бу вакытта 8 яшь була. Ул, кызлар арасында ир бала буларак, ирләр эшен эшләргә мәҗбүр була. Җәй буе колхозда эшли, кул арбасына салып, урманнан утын ташып яра, печән чаба, кышкылыкка җиләк, шомырт, файдалы үләннәр запаслары әзерли, бәрәңге бакчасында бил бөгә, кыскасы, йорт эшләрендә әнисенең беренче ярдәмчесе була ул. Камил ага сугыштан исән-имин кайтып кергәч, Азат укуга бирелә. Чөнки аның югары белем алу теләге зур була.
Казан дәүләт университетын тәмамлагач, берничә ел авиаконструктор булып эшли, өйләнә. Соңрак Азат Камил улы, гаиләсен алып, Куйбышевка күчеп килә һәм, шулай ук авиаинженер буларак, хезмәт юлын дәвам итә.
Азат Надиров гомер буе үз халкының киләчәге турында уйлана, телебезне саклап калу юлларын эзли. Татар теле, мәдәнияте, мәгарифенең акрынлап юкка чыгып баруына көенә. Куйбышевка Татарстаннан артистлар сирәк килә, 1970 еллар башында барлыкка килгән “Ялкынлы яшьлек” ансамбле генә татар яшьләренең ихтыҗларын канәгатьләндерә алмый. Тик татар авыллары гына татар телен саклап кала ала, дигән нәтиҗәгә киләләр активистлар.
Үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында, үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Азат Надиров өлкә һәм ил хөкүмәте алдында татар телен саклап калу проблемасын күтәреп, хатлар яудыра башлый. Шуларның берсенә җавап итеп, аны Обкомга чакыралар, шәһәр шартларында татар теле дәресләре укытып булмый, дип кырт кисәләр. Татарстан радиосын ретрансляцияләү дә Мәскәү аша гына мөмкин, дип белдерәләр.
Әле Брежнев заманында ук Азат абый Кремльгә хатлар яза. Милли сәясәтнең яхшы якка үзгәрә башлавына, бәлки, Азат Надировның хатлары да этәргеч булгандыр. Илдә үзгәрешләр башлана – республикалар һәм өлкәләргә милләт һәм дин иреге бирелә, һәм шулай итеп төрле милләт халыклары үзләренең телен һәм мәдәниятен саклап калу буенча эш башлыйлар.
Советлар Союзының хәрәбәләрендә, 1988 елның октябрендә, Азат Надиров һәм берничә иптәше Самарада “Туган тел” җәмгыятен ачу эшләре белән йөри башлыйлар. “Ил кануннарына, Конституциягә таянып, татар телен яклау эшен башлап җибәрдек, — дип яза ул истәлекләрендә. — Фаикъ Фарукшин, ТУ-154 самолеты пилоты, Казаннан шундый хәбәр алып кайтты: татар телен һәм мәдәниятен күтәрү өчен илдә барган үзгәрешләрдән файдаланырга кирәк”, дип Татар иҗтимагый үзәге бөтен татарларга да мөрәҗәгать иткән.
Азат Надиров төркеме Куйбышта бу эшләрне башлап җибәрерлек гайрәтле татарларны үз тирәсенә туплый башлый – мәчеткә, “Ялкынлы яшьлек”кә киләләр. Шулай итеп, Әхмәт Нәфыйгин, Фаикъ Фарукшин, Азат Надиров, ячейка төзеп, фатирларда очраша башлыйлар. Аларга Марат Сафин, Вагыйз Кадыйров, Равил Яһудин килеп кушылалар.
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле тирәсендә икенче төркем туплана — Шамил Әхмәров, Әхмәт Абдрәфыйков һәм Нурислам Шарапов та, Яшьләр йортында очрашып, иҗтимагый оешма оештыру өчен нигез сала башлыйлар. Төркем җитәкчесе итеп юрист Шамил Әхмәров сайлана. Нәтиҗәдә, инициатив төркемнәр бергә кушылып, Азат Надиров әзерләгән күләмле хатны Обкомга илтеп тапшыралар. Анда татар теле, мәгарифе һәм мәдәниятен күтәрү һәм саклап калу чаралары күрсәтелә. Ә 1989 елның 21 гыйнваренда шушы инициатив төркем Самара татарларының беренче күпсанлы җыелышын уздыра. Ике йөзләп кеше оешма эшчәнлеген хуплап, татар телен һәм мәдәниятен саклау буенча эш башлап җибәрергә карар кыла. Әлегәчә күрелмәгән активлык, инициатива күтәрелеше нәтиҗәсендә “Бердәмлек” газетасы, “Ак бәхет” радиосы, кичке татар мәктәбе, соңрак “Яктылык” татар мәктәбе ачыла, авыллардагы татар мәктәпләрен саклап калу буенча көрәш бара, ел саен шәһәрләрдә һәм авылларда Сабан туйлары, музыка фестивальләре, Нәүрүз бәйрәмнәре оештырыла, оешманың “Яшьләр канаты” астында кырыклап студент берләшә, дискотекалар, “Зыялылар клубы”, Шигърият һәм музыка кичәләре уздырыла. Ә хәзер инде Самараның Крутые Ключи, Южный город бистәләрендә дә татар телен өйрәнү буенча сыйныфлар ачыла башлады.
Тормыш алга бара. Азат Надиров һәм иптәшләре башлаган эш тә туктаганы юк. Татар җәмгыяте ниндидер мөһим чара уздыра калса, Азат абый Надиров хәзер килеп җитә. Татар теле торышы буенча җилегенә үткән нәрсә була калса, залга да белгертә, шундук Татарстанга яисә Рәсәй хөкүмәтенә хатлар язып юллый.
Ветеран һаман шундый ук чандыр гәүдәле, хәрәкәтчән, җитез кеше. Һаман шулай ук, атна саен, мунчага бара, матур көннәрдә мольберт һәм пумалаларын алып, табигать кочагына чыгып китә, картиналар иҗат итә, күргәзмәләр оештыра. Күптән түгел генә Татарстанга җибәрергә дип әзерләгән хатын редактировать итәргә алган идем. Азат абыйга нәтиҗәсе ошады бугай. “Ярар, аны соңрак эшләп бетерербез, өстисе әйберләр бар әле”, — дип әйтеп куйды.
Азат абый! Туксан яшьтә эше шулай күп булган кеше бәхетле ул! Йөзгә хәтле дә шундый булып калыгыз. Сәламәтлек Сезгә һәм олы рәхмәтләребез!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 779
Азат абыйны барлык якташлары исеменнән чын күңелдән тәбриклибез! Исәнлек- саулык, куңел тынычлыгы, хәерле гомер телибез! Чын хөрмәткә лаек шәхес!