Балачагыбызның якты хыяллары

Im4HDQZENlYFMp04pYG-qxujPtfOuScjOmhwTEUJAxvYqW5yfvQ12F05uYtFvzCuOrOd199sDBO4ZnN4VIwryiHMЯңа ел – һәр бала өчен көтеп алынган бәйрәм. Ә район администрациясе башлыгы үткәргән чыршы бәйрәменә чакырулы булсаң – икеләтә дә шатлык, чөнки анда гел бик күңелле, бәйрәмчә тантана уза.
Гадәттә, безнең Камышлы районында бәйрәм чаралары алдан ук башлана. Менә быел да, бәйрәмчә бизәлгән район Мәдәният йорты балалар өчен ишекләрен 23 декабрьдә үк ачып җибәрде. Район чыршысының беренче кунаклары — Иске Ярмәк мәктәбе укучылары – олимпиадалар һәм төрле конкурслар җиңүчеләре Эмиль Шаһиев, Альмира Сәлахова, Тимур Гыйбадуллин, Аделина Гыйбадуллина, Азалина Сафиуллина, Рафаэль Абделвәлиев, Данис Рәфыйков, Әнвәр Ганниев, Гүзәл Пулатханова, Айнур Хәлиуллин, Софья Шәрәфетдинова, Эвелина Нурт-динова һәм Мария Якимова.Башта Матильда Брюновна, Кикимора, үлемсез Кащей, Су анасы, Шүрәле, Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга Яңа ел әкияте күрсәттеләр. Шулай ук җыр-биюсез дә булмады. Кыш бабай белән Кар кызы гына шундый әкияти атмосфера булдыра алалардыр. Бигрәк тә барысы бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаганда күңелле була. Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшеп туйгач, һәр балага татлы бүләкләр тапшырылды.

Өйгә кайтканда да автобуста шау-шулы булды. Балалар район башлыгы кунакка дәшкәнгә бик куандылар, киләсе елда да тырышып укырга, җәмгыять, мәктәп чараларында катнашырга ният кылдылар, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтергә дә онытмадылар.

Наилә БАДРЕТДИНОВА.

 «Бердәмлек».
 

 

Просмотров: 696

Комментирование запрещено