Ислам юлындагы фидакарь хезмәт

DSC_0998Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга 9 январьда 60 яшь тула

Самар өлкәсендә имамлык итүче Яруллиннар гаиләсенең туган җире — Иске Ибрай авылы, ул Татарстанның Аксубай районына керә. Бу авылда Лотфулла Яруллин озак еллар имам булып торган.

Биредә шулай ук Вагыйз хәзрәт дөньяга килгән, үскән, укыган, соңрак Самар өлкә дини идарәсен 17 ел буе җитәкләгән. Кешеләргә дини белем бирү юлын шулай ук мөфти Талип Яруллинда сайлаган, январь аенда аңа 60 яшь  тула —  гомер бәйрәме якынлаша.

Талип Яруллин, гаиләдә барча кабул ителгән кагыйдәләргә таянып, ислам нигезендә тәрбияләнсә дә, аның балачагы яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый. Башка балалар кебек, ул да “октябрь баласы”,  комсомолда  була. Ата-ана сәясәтне аңлый, аларда баланы тыю кебек мөнәсәбәт булмый.

Ул заманда кеше дини хисләрен үз эченә бикләп яшәргә тиеш була, яшәп торган тәртипләргә каршы чыгу гаиләгә кыенлыклар тудыру мөмкинлеген ата-ана яхшы аңлый. Шуңа карамастан,ислам кагыйдәләре гаиләдә һәрчак үтәлә. Ата-ана хәләл ризык белән генә туклана, табышлары да хәләлдән, балаларын да шундый тормышка өйрәтә алар.

Өстәлләрендә бервакытта да хәрам ризык тормаган. Һәр елны Вагыйз Лотфулла улы, районнарга чыгып, сарыклар сатып алган, аларны абзарда тотып, ике ай чамасы ашатып, аннан соң чалып, итләрен тозлап куя торган булганнар, чөнки өйдәге бер суыткыч кына итләрне сакларга җитмәгән.

Өйдә шактый еш дини мәҗлесләр уздырылган, якын туганнары һәм дуслары Яруллиннар өенә Мәүлет (Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең туган көне), Корбан һәм Ураза бәйрәмнәренә җыела торганбулганнар.

“Ни өчендер хәзер дини бәйрәмнәрне өйдән читтә үткәрәләр,-ди Талип хәзрәт, -тик, килешәсездер, егерме кешене бер бүлмәле фатирда да урнаштырып була. Ә хәзер ун кеше өчен кайберәүләр мәҗлесне мәчеттә үткәрергә тели. Мин бу хәлне дөрес, дип санамыйм, Коръән өйдә укылганда, догалар кылганда кеше үзе һәм аның якыннары дингә – ышануга якыная.

Без балачактан ук дини бәйрәмнәр үткәрү тәртибен белеп үстек. Кунаклар килүгә җентекләп әзерләнә идек: өйләрне җыябыз, өлкәннәргә өстәл көйләргә  дә булыша  идек. Кунакларга иркенрәк булсын өчен барча мөлкәт бүлмәдән чыгарыла, ә без, бала-чага, өстәл астында йоклый идек.

Әгәр кеше яшьтән үк шул эшләрдә катнашып үсә икән, аңа бу бәйрәмнәр якын, ул аларны бөтен күңеле белән кабул итә һәм көтә”.

Талип Яруллинның барча тормышы Бакча-шәһәр(Сад-город) белән бәйле, ул бүген дә шунда яши. Янәшәдәге  Шәһрикыр(Загородный)  паркында торган  “кәмитләрдә”(аттракцион) әйләнү, татарлар җыелу урыны булган “пятачок”ларда яшьләрнең,үзара танышып, күңел ачуларын күзәтү, якында гына аккан Идел буена төшү – аның  балачак мизгелләре.Ул заманнарда кәрәзле телефон да, социаль челтәрләр дә юк, аралашулар чын һәм табигый булган.

Ул биредән ерак түгел урнашкан 100нче санлы сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган. Уку җиңел бирелгән. Туган апасы да шушы мәктәптә укыган икән. Ул әнисе белән шигырьләр өйрәнгәндә, малай аларны хәтерендә калдыра барган, шулай ук апасы тарафыннан кат-кат кабатланган кагыйдәләр һәм теоремалар да үзеннән-үзе ятланган.

Шуның өчен башлангыч сыйныфларда уку аңа, башкаларга караганда, җиңелрәк бирелгән, малайның хәтере яхшы булган. Апасы гел “яхшы” билгеләргә генә укыган, Талип та яхшы укучылар рәтеннән саналган, барча фәннәр уңышлы үзләштерелгән, һәртөрле саннар, даталар күплеге сәбәпле,немец теле, җәмгыять белеме һәм тарих фәннәре генә кыенрак тоелган. Ләкин аларны да аңлап укыган. Хезмәт һәм физкультура дәресләрен яраткан. Үзен укыткан күп кенә укытучыларны  Талип Яруллин әле дә хәтерли.

“Дүртенче сыйныфта урыс телен безгә кырыс, әмма гадел Нелли Васильевна Дорофеева укытты,-ди хәзрәт, -нәкъ ул мине дөрес итеп урысча сөйләшергә өйрәтте. Минем акцент юк иде, сыйныфташлардан бу турыда көлү дә, кисәтү дә ишетмәдем. Урамда — әйе, кайчак алмашлыкларны бутый идем, иҗекләрне, шуның өчен күрше малайлар мине “татар”, диләр иде. Тик бу дусларча әйтү, явызлык белән түгел.

Еш кына теге яисә бу документларны караганда шулхәтле күп хата күзгә чалына, аны төзүчеләрнең наданлыгы күренеп тора! “Кеше махсус ана теле булмаган телне укыса, ул аны шул телне йөртүчедән шәбрәк белә”, — дип юкка гына әйтмиләрдер. Ул, бәлки, бик үк дөрес сөйләшмәс, әмма грамматиканы күбрәк белер.

Математиканы безгә апамның сыйныф җитәкчесе Светлана Юрьевна укытты. Яхшы укытучы буларак истә калган. Яшь кенә укытучы бар иде, безнең мәктәптә практика үтте. Ул бик еш шигырьләр сөйли иде, без аңардан һәрвакыт ни дә булса укуын сорый идек. Әле дә хәтерлим: Самуил Маршак тәрҗемәсендә Роберт Стивенсонның “Вересковый мед”балладасын укыды.Бик шәп килеп чыкты. Аннан соң, безне әле мәктәптә документларны дөрес язу серләренә дә   өйрәттеләр – гариза, мөрәҗәгатьләрне…Тормышта кирәге чыкты. Чыннан да, практик күнекмәләр иде болар”.

Ата-ана һәрчак балаларның мәктәп эшләреннән хәбәрдар булып яши. 

Асия апа кызларын, улларын тәрбияли, укудагы өлгерешләрен күзәтә, кирәксә, аларга ярдәм итә. Балалары белән күбрәк вакыт уздыру өчен,аз керемле булса да, кичке эшкә керә. Балаларны иртән мәктәпкә уяту, аларны ашатып-эчертеп озату, каршылау да кирәк ич.

Талип хәзрәт Яруллин кайчакларда мәктәп дуслары белән очраша. Аларның кайберләре бу дөньяда юк инде, кайберләре белән озак еллар дәвам иткән дуслык мөнәсәбәтләре әле дә саклана.

“Ничектер, сагыну сәбәп булдымы, бервакыт үзем укыган мәктәпкә сугылдым,-дип сөйли Талип Яруллин. – Ул эшләми икән, ә номеры башка уку йортына бирелгән. Хәзер анда нидер җитештерү урыны ясаганнар. Коридорлар буйлап уздым, сыйныф бүлмәләре кайда иде-искә төшердем, укытучылар бүлмәсен. Мондый хатирәләр күңелгә кагыла, азга булса да, балачакка кайтара”.

 Юл сайлау

Балачагында Талип поезд йөртүче булырга хыяллана. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, поезд йөртүче ярдәмчесе белгечлегенә тимер юл техникумына барырга җыена. Ә аннан соң аны электроника өлкәсе кызыксындыра. Транзисторлар, радиоприемниклар  җыя, үзе эретеп ябыштыра, ә акылы, гуманитар фәннәргә караганда, күбрәк техник өлкәгә тартыла, ул модельләр, конструкторлар җыярга ярата.

1979 елда прибортөзелеш техникумына укырга керә, өч ел уку дәверендә яңа дуслар таба, яңа шөгыльләр барлыкка килә. ДОСААФта машина йөртүчеләр төркемендә укып йөри.Радиоаппаратура җитештерүдә техник-технолог белгечлеге алгач, ул “ЗИМ” заводына эшкә билгеләнә. Бераздан ул хезмәтен калдыра,  армиягә китәр вакыт җиткән була. Техникумда укыганда да, эшләгәндә дә Талип еш кына ул вакытта  Куйбышев дип аталган шәһәрдәге бердәнбер Иске мәчеткә йөри. Ул чакларда анда имам булып Сәетәкрәм бабай тора, ул Талипны дин нигезләренә өйрәтә, еш кына кычкырып Коръән  китабын укуын үтенә.

Мәчеттә яшьләр юк. Бу мәчеткә Талип,мотоциклга утыртып, ата-анасын китерә, мәҗлесләргә, тәравихнамазларына йөртә. Биредән 1982 елда аксакаллар, яхшы теләкләр теләп, Талипны армиягә озатып калалар.

Армиядәге  көннәр Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре тирәсендәге эчке сугышчылар арасында уза. Ул машина йөртүче була. Армия шартларында ислам таләп иткәнчә яшәү мөмкин түгел, әмма, йокларга яткач, егет белгән догаларын укырга онытмый. Шул рәвешле ике ел узып та китә.

“Армиядән кайткан вакытка өйдә кем дә юк иде,-дип искә ала Талип хәзрәт, -бар да хушлашу мәрәсименә киткән. Хәрби киемнән шунда киттем. Мине армиягә озаткан бабайлар каршы алды, ә әтине шул ук мәчеткә имам итеп сайлаганнар икән. Менә шулай килеп чыкты: мәчеттән озаттылар, мәчеткә кайттым”.

Хезмәттән соң Талип Яруллин “ЗИМ”га әйләнеп кайта. Озын-озакка сузылган тикшеренүләр аркасында үз цехына кайтырга насыйп булмый аңа, аның каравы, сынау лабораториясенә урнаша. Ул завод эшләнмәләрен сынарга тиеш була.

1990 еллар башында Талип Яруллин инде бригадир була.  Аннан соң “ЗИМ” үзе  башка бик күп саклану сәнәгатенә караган заводлар язмышына дучар була – аны туздыра башлыйлар. Эштән китәргә, яңасын эзләргә туры килә.

Бер Самарэшмәкәренең “Волга” сәүдә йортына эшкә урнаша. Өч ел узгач, туганы Мансур белән  тауар алмашуга нигезләнгән үз эшләрен ачалар. Татарстан белән тыгыз эшлиләр: резин, металл, арматура, торбаларны ашамлыкларга һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә алмашалар. Мансур Яруллин — бүген дә уңышлы эшмәкәр, ә Талип  ислам дине нигезләрен өйрәтүче булып китә.

 Гаилә

Шулай бара инде: кеше, хәрби хезмәтен тәмамлагач, гаилә коруны уйлый. Талип, дини йолалар үтәп яшәгән гаиләдә үскәнлектән, тормыш иптәшен дә ислам кушканча яшәүчеләр арасыннан эзли. Сөекле Пәйгамбәребез: “Үзеңә хатын эзләгәндә дүрт яклап: чибәрлеген, байлыгын, нәселен һәм Аллаһыдан куркучы булуын тикшер”, — дигән. Иң соңгы сыйфат аеруча әһәмиятле, чөнки чибәрлек, вакытлар узуга,  җуелырга,  байлык — юкка чыгарга, нәсел үзгәрергә мөмкин. Шулай сайлаганда ир хатынын Аллаһы ризалыгы өчен сөяр.

 

Талип хәзрәтнең һәм аның булачак хатыны Рушаниянең ата-анасы бер авылдан, бер-берсен белүче, аралашкан кешеләр. Рушаниянең гаиләсе Казанга күченгәч, Яруллиннар, ул шәһәргә барсалар, еш кына аларга кунакка керә торган булганнар. Талипка өйләнергә вакыт җиткәч, ул атасы белән кыз сорарга, туй хакында сөйләшергә Казанга баралар.

Рушания Казан университетының география факультетын тәмамлый. Талип хәзрәт белән алар ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Өлкән уллары Ислам, элемтә институтын тәмамлагач, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Бүген ул мәдрәсәдә укыта һәм бабасы Вагыйз хәзрәт исемендәге мәчеттә имам булып тора. Аның инде өч баласы бар.

Уртанчы улы Ильяс политехник университетын, аннан соң Казандагы Россия ислам университетын тәмамлый. Аның хатыны шулай ук мәдрәсәдә белем ала. Алар Талип хәзрәт һәм Рушания абыстайга өч онык бүләк итәләр.

Гаиләдәге иң кечесе – Суфия Самар сәнәгать технологияләр техникумында белем ала.

“Безнең балалар, үзебез кебек, дини мохитта тәрбияләнделәр”,-ди Талип хәзрәт үз гаиләсе турында,-иң мөһиме — балаларны яратырга кирәк, аларга рухи үсешнең дә нигезе булып торырлык  яхшы белем һәм тәрбия бирергә, калганы,вакытлар узу белән, үзе килә. Рухи тәрбия алган кеше үз-үзен һәрвакыт күзәтүдә тота, кирәкмәгәнне эшләми. Билгеле, бездә дә балалар гел үз дигәнен генә эшләп үсмәде, әмма аларны сукмый-какмый, аңлату, кисәтүләр аша ярамаган эшләрдән тыеп үстердек. Оныкларга шулай ук яхшы тәрбия бирергә тырышабыз. Әгәр кеше тәрбияле икән, ул балаларына да тәрбиялелекне бирә. Балалар ата-ана тәрбиясен күреп, үрнәк ала, алар һәрчак әти-әнигә охшарга тырыша.

Әгәр ир белән хатын балалар алдында оршышалар икән, бала аңына бу хәл гадәти, мөмкин хәл сыман барып ирешә. Әгәр инде гаиләдә мәхәббәт һәм үзара хөрмәт яши икән, мондый мөнәсәбәтләр балага да күчә-ул да үз гаиләсендә шундый мөнәсәбәтләр урнаштыра. Юкка гына: “Алма агачыннан ерак төшми”, — димиләр, үз балаларыңа үрнәк булып яшәргә кирәк”.

 Мәчеткә юл

Ислам турындагы башлангыч белемне Талип Яруллин кечкенәдән үзенә сеңдереп үсә. Алтынчы сыйныфтан башлап, берничә ел дәвамында әтисе аны Ырымбур өлкәсе Бакаево авылына укырга җибәрә, шунда ул Коръән-хафиз саналган Фатих бабайда белем ала. 14 яшенә булачак хәзрәт Коръән аятьләрен,  намазны белә. 1998 елда Җәмигъ мәчете мөәзине итеп билгеләнә, аннан соң “Исламның 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәгә  читтән торып укырга керә.

2011 елда Талип хәзрәт югары уку йорты саналган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен  тәмамлый, биредә кайчандыр язучы, драматург Галиәсгар Камал,  революционер-большевик Хөсәен Ямашев, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан, драматург һәм артист Кәрим Тинчурин, язучы Мәҗит Гафури, революционер-большевик Камил Якубов, беренче  татаркомпозиторларының берсе — Солтан Габәши һәм башкалар укыган. Укуны тәмамлагач,Талип хәзрәт Иске мәчет каршында исламны өйрәнергә теләүчеләргә  дәресләр бирә башлый. Сүрәләр өйрәнәләр, аларны хәрефләп Коръән китабындагы  белән чагыштыралар, тәрҗемәләрне тикшерәләр.

Талип Яруллинга үз гаиләсе һәр эшендә таяныч булып тора. Атасы Вагыйз хәзрәт аның өчен бик дәрәҗәле кеше була, ул аңа бик вакытлы булган киңәшләрен дә бирә, килеп туган мәсьәләләрне чишәргә дә булыша.

2010 елда Вагыйз хәзрәт авырып китә, 2011 елда, Региональ диниянәзарәте президиумы карары буенча,   аның вазифасын вакытлыча үтәүче булып Талип Яруллин билгеләнә. 2012  елда  Вагыйз Яруллин үзенең вазифаларын тулаем калдыра, көн тәртибенә кем аның урынына мөфти булып калыр, дигән сорау килеп баса. Президиум җыялар, әгъзалар бертавыштан Талип Яруллин өчен тавыш бирәләр. Бу тәкъдимне Баш мөфти Тәлгать  Сафа  улы Таҗетдин,махсус Самарга килеп,  раслый. Вагыйз хәзрәт ул вакытта Россия Үзәк диниянәзарәтеказые булып билгеләнә.

 Хезмәт итү

Мөфти – ул дини белемнәр нигезендә карар кабул итүче кеше. Дингә катышлы мәсьәләләрдән тыш, Талип хәзрәткә өлкә мәчетләренең хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр белән дә шөгыльләнергә туры килә, ул җәмәгать, хакимият, бизнес вәкилләре белән очрашулар оештыра. Кайчак катнашып, кайчак булышып. Теләсә кайсы башка эш кебек, кайсыдыр эш уңышлы башкарыла, кайсыдыр, төрле сәбәп килеп чыгып, тормышка ашмый кала. Иң катлаулысы – бик зур җаваплылык тәэсире. Иң элек, үз намусың каршында, шулай ук җәмәгать, хакимият алдында җавап тотарга туры килә. Мондый эштәге кеше әйткән сүзләрен үтәргә, эшләре өчен җавап бирергә тиеш. Шулай ук башкалар белән уртак тел таба белергә дә кирәк. Ә кешеләр төрле, һәрберсендә үзенә бер төрле холык, тәрбия.

“Әгәр кайда да булса безнең мөселманнар белән ни дә булса килеп чыкса, -дип бүлешә эш үзенчәлекләре белән мөфти,-иң элек, бездән сорыйлар. Шунысыяхшы — Самар төбәгендә, төрле милләт һәм диннәр булуга карамастан, тынычлык хөкем сөрә, мин биредә бу өлкәдә  ниндидер катлаулы вакыйгалар булганын хәтерләмим. Әти эшләгән вакытларда мөселман өммәтен таркатырга тырышучылар булгандыр, әмма, әль-хәмдү ли-Лләх, без бирешмәдек. Мин эшләгән чорда да вәзгыять болгатырга омтылган төрле төркемнәр белән очрашырга туры килде. Очрашулар, сөйләшүләр, аңлатулар, ышандырулар аша ниятләрен үзгәрттеләр.  Җитди милләтара каршылыклар бездә булмады, ләкин СНГ илләре белән килеп  туган дәүләтара каршылыклар, низаглар чагылышы сизелде үзе. Бу вакытта безнең мөфтият Халыклар дуслыгы йорты белән эшләде, шунда без, милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен чакырып, безнең җирдә тынычлык һәм татулык саклау мөһимлеген аңлата идек.

Самар өлкәсе кешеләре илдә барган вәзгыять  өчен гаепле түгел. Похвистнево районы Гали  авылында ниндидер дини төркемнәр халыкка ислам тәгълиматларын икенче төрлерәк аңлатырга тырышкан, ләкин без аларга ялгышуларын аңлаттык, максатларына ирешергә юл куймадык. Шулай килеп чыга: мәчеткә, дин белгечләренә күпчелек кеше шатлык уртаклашырга дип түгел, ә килеп чыккан каршылыкларны сөйләргә килә. Аларны тыңларга, аңларга, мөмкин булса, ярдәм итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә мөфти һәм имамнарга шундый мөмкинлек биргән икән, яхшы кеше сиңа мөрәҗәгать иттеме, начармы –аңа ярдәм күрсәтергә кирәк.Бәлки, синең ярдәмең начар кешене яхшы булырга этәрер, яхшыны тагын да яхшы булып яшәргә.

“Кешеләр төрле, һәркемнең үз проблемнары,-дип дәвам итә Талип Яруллин,-имамнар хәл итә алмаган мәсьәләләрне  мөфтияткә хәл итәргә туры килә. Кемдер гаилә проблемнары белән килә, кемгәдер акчалата ярдәм кирәк,  кемгәдер якын кешесен җирләргә, кемнедер хастаханәгә салуда булышырга, кемгәдер дарулар кирәк, кемгәдер уку белән бәйле мәсьәләләрдә булышырга…Бер сүз белән әйткәндә, тормыш куйган мәсьәләләр, аларны чишәргә кирәк. Булышырга тырышабыз, ләкин кайчак килүченең гозерен кире кагарга да туры килә.Шулай да була: кеше, дини күренеп, үз кирәгенә акча сорап килә. Кайчак,бернидән оялмыйча, Аллаһы йортына,ялган документлар тотып, балаларын дәваларга дип,акча сорап  килүчеләр дә булгалый. Элеккеге заман белән чагыштырсаң, ул чакта кешеләр Аллаһыдан куркучы булганнар, алдау, ялганлау — әлеге заман проблемнары булмаган ул вакытларда.

Кызганычка, кешенең намаз укуы ул әле аны ихлас дин буенча яшәвен күрсәтми. Әгәр синең яман гадәтләреңне намазың төзәтмәсә, аңардан  файда бик аз. Дога укыган кеше үзе яхшырырга тиеш. Кайчак намаз укыган кеше дә алдашырга, урларга, башка гөнаһлы гамәлләр кыларга мөмкин. Болар ышану көченә бәйле. Элек Аллаһыга ышанган кеше, чынлап та, Аллаһы бәндәсе булып күренә иде,  Аллаһыга ышанмаган кеше аны яшереп тә тормый иде. Дини тәгълиматлар үтәүне тыю, бернигә карамыйча,бер Аллаһыга гыйбадәт кылып яшәүчеләрне ихлас һәм көчле ышанучылардан  итте. Нәкъ шушы кешеләр безнең өчен динне саклады, моның өчен без аларга рәхмәт укырга тиешбез”.

Мөфти Талип хәзрәтне кешеләрнең, мәчет төзелешенә акчалата ярдәм итү теләген белдереп, мөрәҗәгать итүләре шатландыра. Әле кайчан гына Самар өлкәсендә 94 мәчет булса, бүген алар 103. Мәчет булмаган җирдә кешеләр үзләре аны ничек булса да төзергә тырыша, бу бик яхшы!Кешеләр дингә тартыла, билгеле, бергәләп намаз уку урыннары булырга тиеш.

Бүген өлкәдә яңа мәчетләр төзелә, дини белем алырга яхшы мөмкинлекләр ачыла. Әле кайчан гына үзәк телетапшыру каналларыннан мөселман дини бәйрәмнәрен турыдан-туры карау турында хыяллана да алмый идек, ә дәүләт эшлеклеләренең дини темаларга җыеннар үткәрүе? Хәзер болар бар да бар һәм гадәти хәл булып кабул ителә. Билгеле, бу мөмкинлекләрдән файдаланырга һәм Аллаһыга рәхмәт укырга кирәк.

Талип хәзрәт һәм аның туганнары үзләрен исламга, халыкка хезмәткә багышладылар. Билгеле, шундый кешеләр тырышлыгы белән безнең мәчетләр дини йолалар үтәү урыны гына түгел, ә, бәлки,киң катлам халыкка ислам нигезләрен аңлату, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау өчен берләшү, булган  көчләрне шуңа юнәлтү урыны булып та тора. Мөфтигә, дини җитәкче буларак, Самар мөселман өммәсендә, төрле диннәр тотучы катламнарда һәм, гомумән, биредә яшәүче халыклар арасында тынычлык саклау буенча искиткеч зур җаваплылык йөкләнгән. Талип хәзрәт әлеге җаваплылыкны тоя һәм Пәйгамбәребез васыятьләрен үтәп яши.

Автор Аняс мингали1.10.2022 (200)Автор Аняс мингали1.10.2022 (214) Автор фото Аняс Мингалеев (16) День установки полумесяца .Соборная мечеть г.Самара 11.1998.Автор фото Аняс Мингалиев. (34) DSC_0998

Данияр СӘЙФИЕВ, Фирдәвес ГАЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (37), 2022 ел.

Просмотров: 864

Один комментарий

  1. Аллахателэ бирьсэнь бу баланэ асэрап устэрьгэн ана бэлэнь атага, Аллахателэ ташламасэн