2022 елда «Без – татарлар!» онлайн-платформасында 2 мең чамасы кеше туган телне өйрәнгән

7-wBQJ79LLw-620x3302022 елның апрель аенда Туган тел көнендә Татарстан мөфтияте татар телен өйрәнү өчен бушлай «Без – татарлар!» онлайн-платформасын эшләтеп җибәрде. 2022 елда сайтта 2000нән артык кеше туган телне өйрәнде, дип хәбәр итте Нәзарәтнең матбугат хезмәте.

«Без – татарлар» платформасының түләүсез онлайн-дәресләреннән теләгән һәр кеше файдалана ала. Электрон почта яки социаль челтәрләрдәге аккаунт ярдәмендә теркәлү узганнан соң, кулланучы 5 төп бүлеккә тупланган 49 дәресне (фонетика һәм грамматика нигезләре, әңгәмә әдәпләре, гаилә һәм йорт, Ислам этикасы һәм дини бәйрәмнәр буенча темалар) үзләштерә. Һәркем дәресләрне үзенә уңайлы вакытта һәм теләсә кайсы форматта: видео, аудио һәм текст рәвешендә өйрәнә ала. Һәр бүлек тәмамлану белән, тыңлаучыларга узган материалны үзләштерү өчен тест узарга тәкъдим ителә.

Онлайн-ресурс сөйләм телен өйрәнү, ситуатив лексик җыелмаларын үзләштерү һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Курс программасында мөселман дини риторикасына һәм ислам терминологиясенә аерым игътибар бирелә.

Әлеге онлайн-платформа 2018-2021 елларда Татарстан мәчетләрендә уңышлы оештырылган курсларның программасы һәм аларда кулланылган «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» уку әсбабы нигезендә Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан эшләнде.

Beztatarlar.ru платформасын эшләүдә Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Венера Гарипова-Хәсәншина, тарих фәннәре кандидаты, РИИның ислам теологиясе кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова, педагогика фәннәре кандидаты, РИИның филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы доценты Светлана Айдарова катнашты.

Beztatarlar.ru сайтында стационар компьютерлар, смартфон һәм планшетлар аша шөгыльләнергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 825

Один комментарий

  1. Тырышырга гына кирэк диеп уйлыйм