Салават Фәтхетдинов: «Мин балалардан бер генә нәрсә таләп иттем»

5ab66f66-11a5-4577-b5fc-8a15820bd2b1Кичә Салават Фәтхетдиновның туган көне иде. Ул 63 яшен тутырды. Аны чын күңелдән әлеге матур бәйрәме белән котлыйбыз! Әлеге уңайдан аның белән «ВТ»да дөнья күргән әңгәмәдән гаиләсе турындагы өзекне тәкъдим итәбез. 

– Гаилә – сезнең өчен нәрсә ул?

– Мин балаларны тәрбияләүдә әллә ни катнашмадым. Гомерем гастрольдә үтте. Әмма барыбер мин алар өчен авторитет булдым. Мин алардан бер генә нәрсә таләп иттем: күңелемне сындырмасыннар. Баланың ата-ана күңелен сындырырга бөтенләй хакы юк. Әгәр ул шуны эшли икән, димәк, анда өмет юк. Тормышта төрле хәлләр була, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Әмма һәр нәрсәне аңлашып хәл итеп була. Безнең өйдә шулай куелган: ял көннәрендә барыбыз да бергә җыелабыз. Балалар, оныклар, килен-кияүләр безгә килә. Бу – шундый тәртип, шундый кагыйдә.

– Әниегез янына кайтып йөрисезме?

– Әнигә – 92 яшь, авыр инде аңа, җанкисәккәемә. Инде дүрт елдан артык урын өстендә. Ул энекәш тәрбиясендә яши. Мин мөмкинлегем булганда кайтырга тырышам. Янына килеп ятам да сөйләшәбез. Кунып китсәм, шатлана, көнендә китсәм, борчыла. Көнгә бер мәртәбә «Ватсап»тан сөйләшергә өйрәндек. Бүлмәсенә камера да куйдык, кайчан телим, шунда карап, хәлен беләм. Иң авыры – караган кешегә. Бер нишләп тә булмый инде. Әни – исән, ул исән булгач, мин – бала. Миңа гыйнварда 63 яшь тула, мин – әле дә бала, Аллага шөкер.

– Күңелегезне аңлар кешеләр күпме?

– Аллага шөкер, минем тирәмдә йөргән дистәләгән кешедән котылдым. Дус дип әйтергә ярамый аларны, яхшы танышлар дип әйтик. Ә чын дуслар күп булмый. Ул я бер, я бер ярым була. Икәү булса, алар бергә кушылып, миңа каршы эшли башлыйлар. Мин башта аны аңламый идем, хәзер төшендем. Инде шушы ук сүзләрне улым Рөстәмгә әйтәм, зирәк булырга өйрәтәм.

vatantat.ru

Просмотров: 794

Комментирование запрещено