Сораштыруда катнашучылар Камилә Вәлиеваны ел спортчысы дип таныды

4eeea87b711eab871a47264c8ca47Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева россиялеләр версиясе буенча ел спортчысы булды, исемлектә чаңгычы Александр Большунов – икенче, хоккейчы Александр Овечкин өченче урында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Россиялеләрнең өчтән бере (31 процент) узган елның спортчылары турында эчтәлекле җавап бирде. Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева (7 процент) – беренче, чаңгычы – Александр Большунов (5 процент) – икенче, хоккейчы Александр Овечкин (4 процент) – өченче урында», — диелә тикшеренү нәтиҗәләрендә.

Билгеләп үтелгәнчә, респондентларның тагын 2 проценты ялгыз фигуралы шууда Олимпия уеннары призерлары Анна Щербакова һәм Александры Трусованы атаган.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халык рейтингына эләгү ихтималы спортчыларның зур ярышларда ирешкән казанышларына бәйле. Фигуралы шуучы Евгений Плющенко биш тапкыр (2006-2007, 2012-2014 еллар) беренче баскычта урнашкан. 2018 елда фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова (11 процент), ә 2020 елда UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов (10 процент) беренче урынны алган.

Сораштыру 2022 елның 24 һәм 27 декабрендә үткәрелгән, анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 555

Комментирование запрещено