14-18 гыйнварда узачак хоккей буенча мөселман турнирында катнашучыларга хәләл ризык әзерлиләр. Ислам илләреннән килгән кунаклар урнашачак кунакханәдә махсус хәләл-меню оештырылачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Татнефть-арена» бозында узачак хоккей турнирында Африка һәм Якын Көнчыгышның 13 иленнән: Бахрейн, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Ливан, Алжир, Марокко, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Төркиядән спортчылар чыгыш ясаячак.
Турнир кунакларыннан тыш, Татарстан җыелма командасы хоккейчылары да ярышларда катнашачак.
Просмотров: 550