Кичә Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулды

news_3950015 гыйнварда татар халкының легендар җырчысы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзал кызы Авзалованың тууына 90 ел булды. Әлфия апаның арабыздан киткәненә дә биш елдан артык вакыт узды… Ә җырлары кала, аның турында истәлек-хатирәләр кала. Җыр белән хәтер – мәңгелек. Әлфия Авзалованың туган көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее архивыннан уникаль фотолар тәкъдим итәбез. Әлфия апа Авзалова истәлегенә тәкъдим ителгән бу фотолар арасында әлегәчә сез беркайда да күрмәгәннәре дә бар…

Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнваренда Башкортстан Республикасының Калтасы районындагы (хәзер Краснокама районы) Яңа Кабан авылында туа. Бик яшьли ятим кала, сеңлесе Флүрә белән Татарстанның Актаныш төбәгендә тәрбияләнә. Кечкенәдән җырлап үскән моң иясе – Әлфия Авзалова 1951 елны Казанга килеп Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә килә, ансамбльдә ике ел эшләгәннән соң, ул 1953 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә. 1959 елда филармония җитәкчелеге Әлфия Авзалованы дөнья халыклары җырларын өйрәнү өчен Мәскәүгә җибәрә. Ул анда СССРның халык артисткасы, танылган җырчы, педагог Ирма Яунземда белем алып, репертуарын бик күп чит ил җырлары белән баета.

1960 елда филармония җитәкчелеге тарафыннан Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров катнашында «Сәхнәдә – яшьләр» дигән төркем оештырыла. Әлеге төркем бик уңышлы чыга, һәр җирдә көтеп алына. Бу төркем таркалганнан соң, Әлфия Авзалова яңа иҗат дулкынында рухланып, «Казан утлары» дигән эстрада ансамбле оештыра. Сәләтле иҗат әһелләреннән тупланган әлеге бригада белән ул төрле шәһәрләр, авыллар буйлап гастрольләргә йөри. 1976, 1988 елларда ул «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» дигән орден, ике тапкыр Хезмәт Кызыл орденнары белән бүләкләнә.

Әлфия Авзалова һәр җырын йөрәге аша үткәреп, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп башкаруы белән бөтен дөньяга сибелеп яшәүче миллионлаган татар өчен легендар җырчыга әверелә. Гастрольләр барышында йөздән артык концерт биргән мәшһүр җырчыны татар халкы гына түгел, бөтен Россия халкы үз итә, ярата. Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында җырчы Татарстан, Башкортостан һәм Себер нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләре каршында концертлар куя, республиканың барлык авыл, район һәм шәһәр клубларында, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә – Кытайда, Чехословакиядә, Венгриядә гастрольләрдә була. Тамашачы аны һәрчак көчле алкышларга күмә. Җырчы иҗатының соңгы (1990-2000) елларында да Россиянең бик күп шәһәрләрендә гастрольләрдә була.

2003 елдан башлап Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Әлфия Авзалованың туган көн юбилейлары уңаеннан концертлар уздыра һәм 2013 елга кадәр анда легендар җырчы үзе дә катнаша.

2003 елда Казан шәһәренең Бауман урамында «Йолдызлар аллеясы» ачыла, анда Әлфия Авзалова исеме язылган гранит плитә урнаштырыла. 2009 елда җырчының тормышы һәм иҗаты турында «Моң патшабикәсе» дигән («Царица песни») документаль фильм төшерелә (сценарий авторы – Рабит Батулла). 2015 елда Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында Әлфия Авзалова хөрмәтенә легендар җырчының үзе катнашында исемле чыршы утыртыла.

Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның 15 июнендә озакка сузылган авырудан соң вафат була, хушлашу мәрәсиме Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрелә, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. 2018 елның 15 гыйнварында филармониядә җырчыны искә алу кичәсе уздырыла.

Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү буенча Республикабыз күләмендә зур эшләр башкарыла. 2019 елда Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексындагы һәм Татарстанның Актаныш районындагы яңа урамга Әлфия Авзалова исеме бирелде. Шул ук елда Хөкүмәтебез һәм Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Әлфия Авзалова яшәгән йорт (Т.Миңнуллин урамы, 8А йорт) диварына аның истәлегенә мемориаль такта эленде, каберенә һәйкәл (авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин) куелды. Җырчының иҗади мирасын саклау, халыкка җиткерү юнәлешендә бигрәк тә җырчының кызлары – Гүзәл һәм Зөлфия ханымнар күп көч куя. 2018 елда ук Әлфия Авзалова фонды булдырылып, җырчы исемендәге халыкара фестиваль-конкурслар үткәрелеп килә. Әлфия Авзалованың тормышы һәм иҗат юлына багышланган татар, инглиз (2019 ел) һәм рус (2022 ел) телләрендә китап дөнья күрде. Киләчәктә моң патшабикәсе турында фильм төшерү буенча да сөйләшүләр алып барыла. Әлфия Авзал кызының рухы шат, урыны оҗмахта булсын. 

matbugat.ru

Просмотров: 871

Комментирование запрещено