Чыршы-чыршы,  без сине сагынып көттек…

d9wZHSE9jmvXOkMg6YyxOJFckj8uIR5s_p13jaVCicgp3aqj5-TM1juMvtUa2_MECiVySMWXOHQlxm9wwmH2tq67Икенче ел инде авылдашыбыз Эдуард Зәйдуллинның гаиләсе Яңа Ярмәк авылы уртасына чыршы куйды һәм Яңа ел кичендә  балаларга бәйрәм  оештырды.

Кешеләргә  бәхет   вәгъдә итеп,
Салкын  карлар  түгел, җир өстенә
Ак күбәләк булып өмет ява.
Яңа елда яңа өмет   ява.

Җирне ак кар-бураннарга  төреп, ак өметләр белән тагын Яңа ел килде. Үтеп  баручы һәм киләсе  елны аерып торучы тылсымлы  бер төн  бар. Шушы тылсымлы төнне без  моңсуланып  та (олыгаебыз  бит), ниндидер  өметләр  белән дә көтеп алабыз.

Яңа ел кичен чыршыдан башка  күз  алдына китерә  алабызмы? Юктыр, дип уйлыйм. Бәйрәм алдыннан барысы да  мәш  килеп  матур, зифа  буйлы  чыршы   сайлый, билгеле.

Безнең  авылыбыз  халкы да бәйрәмнәрне  көтеп  ала. Бигрәк  тә инде  балаларыбыз - Яңа ел кичен. Икенче ел инде Зәйдуллин Эдуардның гаиләсе  авыл уртасына (Ринат абый Нуриев йорты янына) чыршы  куйды һәм Яңа ел кичендә  балаларга бәйрәм  оештырды.

Быелгы чарага Кыш бабай (Данил)  белән  Кар  кызы (Аделина) килгән иделәр. Тылсымлы  бәйрәм  киченә  апа-абыйлар да җыелдылар.

Чыршы  тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп, күмәк  җырлар җырланды. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр эләште.  Балалар  шау-гөр  килеп,  җырладылар-биеделәр, клуб мөдире оештырган уеннарда-бәйгеләрдә теләп катнаштылар. Чыр-чу  килгән  сабыйларның  куанычларын   күрсәгез  иде! Бик  тә күңелләргә   хуш  килде инде чара…

Балаларны  шулай  куандырганнары өчен Эдуард  Зәйдуллинның гаиләсенә  Аллаһының  рәхмәте  яусын. Алар  матди яктак гел ярдәм кулын  сузып  торалар, нинди  генә  чара  үткәрелсә  дә. Ходаем  сезне  зурласын  инде, Эдуард әфәнде һәм Рузалия ханым…

Ринат абый  Нуриевның гаиләсенә дә рәхмәтләребезне әйтмичә  ярамас. Елда  утны  алардан  алып,  чыршыны  кабызабыз. Исән-сау, рәхәттә яшәгез әле сез,  Ринат абый  белән  Гөлчирә апай!

Шундый  бәйрәмнәр  ешрак  булсын  иде,  дигән  теләктә   калабыз…

Тагын  бер ел гомер  үтте.  Кемгәдер  сөенечләр  китерде, кайгы-борчулар  да күп  булды. Бер  Ходаема  тапшырып  яшәдек. Яхшыга гына өметләнеп.

Яңа  елларда һәр гаиләдә  татулык, бәхетнең  иң  мөһиме — исәнлекләр булсын,  диясе  килә. Шулай ук һәркемгә җан  тынычлыгы, күңел  күтәренкелеге  телим. Кояш  елмаеп,  көлеп  торсын, күкләребез  аяз, дөньяларыбыз  тыныч булсын.   Ходаем, хәвеф-хәтәрләрдән  сакла инде.

UjyRS5XXfSpkKs3IIPXCTSneiRQ5aSPTdxSiK3RmgleiDFMP9uX3klUdd5XTjNhTXLYKjtijouwgxdzJykGA04-Isj9GWI5gdLsjzF0m_wJ0bOF_i_SAQYf_mpDSvP6HBVvVIY8CnKhKq6TulWg2NaC4qPQCwdsJf25NUtSP4kWfYUia sCQY-eLs73PaLNh5ddTdzwsWD9YNXDUIscev07579q9XLWK4i0T5SO6YrORZPFoLwoQNJlS0i5mRJioXynuuC23Z d9wZHSE9jmvXOkMg6YyxOJFckj8uIR5s_p13jaVCicgp3aqj5-TM1juMvtUa2_MECiVySMWXOHQlxm9wwmH2tq67

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

 

 

 

Просмотров: 688

Комментирование запрещено