Ход короля

gFpor_4I1wgEyDDSWsHXGNs98jqq_0KAY7m586lRtgHlaiUIEmF1xo_I0rH3ZQF_1xRroLGDgIDMRql6p5KCwopG25 декабрьдә Самарада “Ход короля” шахмат мәктәбе Яңа ел турниры уздырды. Яшьләре буенча өч категориягә бүленгән яшүсмерләр өчен ярышлар “Волга-Плаза” бизнес-үзәгендә үтте.

Камышлы районы, Иске Ярмәк мәктәбе укучысы Айнур Хәлиуллин, бөтен көндәшләрен дә җиңеп, өлкә чемпионы исеменә лаек булды. Спонсорлар яшь спортчыга алтын медаль, кубок, Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырдылар.

Мәктәп администрациясе шундый шахматчы тәрбияләгән гаилә әгъзаларына һәм Айнурның үзенә район һәм өлкә ярышларында җиңүләр алып килгән өчен рәхмәт белдерә.

Рөстәм ЯРУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 686

Комментирование запрещено