В Казани заново издали старинный Коран / 220 ел элек нәшер ителгән «Казан басмасы» беренче тапкыр заманча мүсхәф рәвешендә чыкты

dc23de5f702e1fe522fa2d242667436aВ Казани переиздали копию всемирно известного издания Корана «Казан басмасы», напечатанного в 1803 году в Азиатской типографии в Казани. Издание вышло в свет в виде классического мусхафа, сообщает ИА Татар-информ со ссылкой на ДУМ Республики.

«Казан басмасы» вошел в историю как первый печатный Коран Казани, получивший богословское признание в мусульманском мире и соответствовавший стандарту «Ар-Расм Аль-Усмани».

Кроме того, издание получило мировую известность, благодаря уникальному типографскому шрифту, который в новом издании сохранился.

Издание старинного мусхафа вышло в свет в высоком качестве, в удобном формате А5, на дизайнерской бумаге с изящным художественным оформлением. Общий тираж книги составляет 3 тысячи экземпляров.

«Казан басмасы» доступен также в электронном формате на официальном сайте ДУМ РТ. На сегодняшний день издание скачали уже более 5 тысяч раз.

islamnews.ru

***

Татар өммәтенең иң зур рухи ядкәре – 1803 елда Казан типографиясендә басылган Коръәннең «Казан басмасы», хәзерге заман фәнни һәм басма стандартларга туры китерелеп яңартылганнан соң, беренче тапкыр классик мүсхәф рәвешендә дөнья күрде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Күптән көтеп алынган татар-мөселман «бестселлер»ын Татарстан мөфтияте «Казан басмасы»ның 220 еллыгы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында чыгарды. Исегезгә төшерәбез, «Казан басмасы» – «Ар-Расм Әл-Усмани» стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган һәм таралган беренче басма Коръән. Басма үзенең уникаль һәм уңайлы типографик шрифты белән мәшһүрлек казана.

Яңартылган «Казан басмасы» мүсхәфе Татарстан мөфтиятенең Коръәнне бастыру өлкәсендә татар традицияләрен торгызу эшчәнлегендә соңгы этап булды. Моның өчен 2021 елда «Казан басмасы»ның тарихи типографик оттискысыннан шул ук исемдәге уникаль компьютер шрифты эшләнде. Хәзерге компьютер символлары Казан Коръәне шрифтының чын тарихи йөзен саклап кына калмыйча, Коръән һәм китап бастыру өчен яңа заманча техник мөмкинлекләр дә ачты.

Алга таба 2022 елда Нәзарәт белгечләре «Казан басмасы» дип исемләнгән татар милли компьютер шрифты белән Коръән текстын яңадан җыйды һәм, күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗанинең «Фәваид әл-Мүхиммә» китабындагы һәм Муса Бигиевның «Тасхих расми хат» китабындагы искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп басмага әзерләде.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан яңартылган «Казан басмасы» һәм шул ук исемдәге компьютер шрифтының электрон версияләре Диния нәзарәте сайтына теләгән һәркем бушлай күчереп алсын өчен урнаштырылды. Мөфтият ресурсыннан алар барлыгы якынча 5 мең тапкыр йөкләп алынган.

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды белән берлектә «Казан басмасы»н мүсхәф рәвешендә югары заманча сыйфатлы итеп, уңайлы форматта (А5+), дизайнлы кәгазьдә, сәнгати бизәлеш белән бастырып чыгарды. Китапның тиражы – 3 000 данә.

Яңартылган «Казан басмасы» мүсхәфе Россиянең һәр мөселман гаиләсенең өй китапханәсендә мактаулы урын алырга лаек, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 532

Комментирование запрещено