Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева Красноярск Җәмигъ мәчетенә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен уенчыклар җибәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәт хәбәр итә.
Команда турнирында 2022 елгы Олимпия чемпионы, Европа чемпионы, фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Красноярскига Россия чемпионатында чыгыш ясау өчен килде, биредә ул көмеш медаль яулады. Фигуралы шуучының җанатарлары аңа бүләкләр бирде, аларны Камилә хәйрия максатларына юнәлтергә булды.
Камилә Вәлиеваның әнисе, балаларга 22 капчык уенчык тапшыру өчен, Красноярск Җәмигъ мәчетенә мөрәҗәгать итте.
«Уенчыклар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбендә белем алучы балаларга тапшырылачак. Алар арасында Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваның җанатарлары бик күп», — дип искәрттеләр Җәмигъ мәчетендә.
Просмотров: 722