Кеше гомеренең асылы аның башкарган эшләре һәм җәмгыятьтә казанган хөрмәте белән бәяләнә

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=

Гөлсинә, Гомәр Гайсиннар. 2016 ел.

«Сугыш балалары» дип аталган халык — корычтай ныклы буын кешеләре. Алар сугыштан соңгы авырлыкларны җиңеп, тормышны уңай эзгә салу дәверендә хезмәт батырлыклары күрсәтеп, башкаларга да үрнәк булып яшәделәр.

Күпләр өчен төпле белем алу мөмкинлеге булмаса да, алар тирән эчтәлекле тормыш мәктәбе үткән, төпле, акыллы халык. Бала чактан ук авыр эшләргә җигелеп, иртә олыгаеп, яшәү тәртибен тирәнтен аңлагангамы, нинди генә темага сөйләшсәң дә — аларның һәр сүзе үлчәнгән, төпле һәм берәгәйле.

Бу хакта Иске Ярмәк авылындагы иң абруйлы кешеләрнең берсе булган Гомәр ага Гайсинны мисалга китерергә була. Ятимлек һәм бихисап тормыш авырлыклары да бу кешене бөгә дә, сындыра да алмаган. Хәзерге вакытта әле сиксән өч яшендә дә ул озын буйлы, төз гәүдәле. Эчке дөньясы эчтәлекле һәм тулы тәртиптә булганга, аның йортында һәм өй эчендә дә тулы гармония хөкем сөрә.

Ул үз гомеренә туган авылында олы ихтирам казанып, үрнәк булып яши. Әңгәмә барышында моның сере әле тагын да тулырак ачыкланды.

-  «Сугыш балалары» дип аталган буын кешеләре кичергән ачы язмыш сезне аеруча нык сынаган. Шул чактагы нинди истәлекләр хәтерегездә саклана?

- Безнең буын кешеләренең күп авырлыклар кичергәнлеге — билгеле хәл. Тик минем кебек әтиләре фронтта һәлак булган ятимнәргә тормыш сынауларның иң ачысын, иң зәһәрен татырга туры килде. Шуңа күрә, безнең гаиләбездә өч малай туган булса, бары тик мин берүзем генә исән калганмын, ә калганнар вафат булнаннар. 

Бервакыт салкын кыш уртасында өебез янды. Үзләренә дә яшәү авыр һәм дүрт баласы булуга карамастан, күрше Гайнелҗинан абыстай безне үз канаты астына алды һәм аларның дүрт почмаклы кечкенә өендә кыш чыктык. Малларыбыз колхоз малханәсендә кышладылар.

Әле дә хәтеремдә, үз өебезне торгызу өчен колхоз безгә бары унсигез киртә бирде. Мин үзем кискән казыкларны суга батырам һәм алар каралгач өйгә алып кайтам. Лесниклар туктаткач, шуларны юлда таптым дия идем. Ул казыкларга талдан читән үреп, аны балчык белән сыладык та, ишек алды ясадык Шундый зур кыенлыклар белән, ниһаять, үзебезнең кечкенә өебезне корып, үз тормышыбыз белән яши башладык.

Бераз үсә төшкәч, ундүрт яшемнән миңа колхоздагы төрле эшләрне башкарырга туры килде һәм тракторист ярдәмчесе, «плугарь» булып та йөрдем. Шунда техникага гашыйк булдым. Бервакыт элгәре безнең тирәдә торган Каримов Газизнур абзый Урта Азия якларыннан кунакка кайтты. Безнең нинди авыр тормышта яшәвебезне күреп, бер-ике елга булса да, мине үзе белән алып китеп, эшкә урнаштырырга ниятьләде. Әлбәттә, әни моңа бик авырсынып кына риза булды. Ни дисәң дә, бердән-бер баласын әллә кайларга, җир читенә озата бит!

Ул заманда кайбер яшь егетләр-кызларның читкә китеп, киенеп- ясанып, бераз акча эшләп кайту гадәте бар иде. Тик паспорт булмагач, тиешле язуны кулга алу да миңа бик кыенга төште. Авыл советы рәисе кечкнә бер кәгазь биргәч, без зур юлга чыктык. Үзбәкстан җирендәге Ангрен шәһәренә барып җиткәч, Газизнур абзый ярдәме белән төзү идарәсенә бетонщик булып эшкә кердем. Нинди генә эш кушсалар да, тырышып эшләдем. Шул чакта беренче хезмәт хакы алу — ул миңа гаҗәп бер төш кебек тоелды. Гомергә кулында кәгазь акча тотып карамаган кешегә бөтен кесәләрен тутырырлык акча алу — ул могҗизага тиң күренеш иде!

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх.pngд.pngз.pngб.pngщд.pngз

Ангрен таулары

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх.pngд.pngз.pngб.pngщд

Ангренда

Фирганә үзәненә кергән Ангрен шәһәре янындагы тау башларында кар ятуы да, әкияти матур бер күренеш иде. Үзәнлектә һава торышының кырык биш градуска җитүен исәпләсәң, андагы кар ятуы — ул шулай ук могҗизага тиң булып күренде.

Тирә-яктагы тигез җирләрдә җәелеп киткән мамык кырларын, гөлбакчага әверелгән шәһәр урамнарын, анда яшәгән халыкның үзенчәлекле киемнәрдән йөрүен күргәндә үзеңне башка дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Тик шулай да, туган яклар, андагы табигать гүзәллеге нык сагындыра һәм анда әниемнең берүзе булуы да күңелне борчый иде.

Ангренда тормыш җайланса да, әнием кат-кат чакырып, минем кайтуымны теләгәч, туган якларыма әйләнеп кайттым. Биредә тормыш авыр булса да, һәрнәрсә күңелгә якын һәм аларның барысын да нык сагынган идем. Акча белән кайткач, шактый зур, иркен өй алдык. Бу инде тормышыбыздагы иң шатлыклы вакыйгаларның берсе булды. Ниһаять, озакламый инде армиягә китәргә дә вакыт җитте.

- Армиядә хезмәт итү сезгә ни бирде?

- Ул минем өчен олы тормыш мәктәбе булды. Анда миңа стратегик ракета гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килде. Махсус курсларда укыгач, механик-водитель таныклыгы алдым. Безнең хәрби расчётта сигез кеше булса, шулар арасында өч офицер һәм ике механик-водитель, метеоролог, геодезист хезмәт итте.

Бу хезмәтнең никадәр җаваплы булуы турында бер генә мисал. Хәрби учениеләр вакытында безнең расчёттагы һәр кешегә полковник, яисә подполковник дәрәҗәсендәге тикшерүче беркетелде. Алар һәр хәрәкәтебезне күзәтеп, шуларны яза баралар. Ә ахырда җентекләп анализ ясыйлар һәм тиешле бәя бирәләр иде.

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх.pngд.pngз.pngб

Хәрби учение вакыты

Алдынгылар сафында булганга, 1961 елда миңа үзебезнең расчёт составында ике тапкыр Мәскәүдәге хәрби парадта да катнашырга туры килде. Беренчесе — 9 майдагы Җиңү көнендә, икенче тапкыр — 7 ноябрьдәге бәйрәм парадында. Моның өчен Хөрмәт грамоталар да бирелде.

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх.pngд.pngз.pngб.pngщд.pngз.pngз.pngх

Мәскәү, Кызыл мәйдан

Безымянный.pngш

Совет Армиясе сафларында, 1961 ел

Безымянный.pngш.pngз

Совет Армиясе сафларында, 1961 ел

Без йөрткән тягач кырык тонналы булса, «Земля-земля» ракетасының авырлыгы биш тоннага һәм аның очу ераклыгы ике йөз дә илле километрга җитә иде. Казахстан чүлләрендә үткәрелгән хәрби учениедә без ике йөз кырык чакрымдагы тиешле җиргә төгәл аткач, командование тарафыннан безгә югары бәя бирелде.

Армия хезмәте миңа күп нәрсә бирде, шуларның иң кыйммәтлесе — анда мин кешеләр белән уңай мөнәсәбәттә була белергә өйрәндем. Бәхетемә, командирыбыз бик әйбәт кеше иде. Ул акырып-бакырып түгел, кешенең күңелен үстереп, уңышлы хезмәт итү юлларын күрсәтеп, тәртип бозучыларны да җайга сала белә иде.

Нинди генә хезмәттә булсам да, мин үз гомеремә аның киңәшләрен тыңлап, кешеләр белән аның кебек уңай мөнәсәбәттә булырга тырыштым.

- Армиядән соң авылга кайткач, андагы барлык үзгәрешләр дә сезнең күз алдыгызда үткән. Бу хакта нинди истәлекләр саклыйсыз?

Советлар Союзы чорын кара төсләргә буяу хәзергәчә дәвам итсә дә, ул чактагы истәлекләр, ирешелгән уңышлар һәм казанышлар — алар торган саен ныграк сагындыралар. Авылда туып үскән һәм шул чакта тәрбия алган кешеләр өчен шул чаклар күңелгә аеруча якын.

Кияргә кием, ашарга ризык булмаган вакытта да, без киләчәкнең якты һәм бәхетле булуына инанып, якты хыяллар белән яшәдек. Шул хыялларны гамәлгә ашыру өчен, безнең буын халкы бар куәткә тырышып, үзләрен аямыйча эшләделәр.

Авыл тормышының һәм андагы колхозның иң авыр, мескен чаклары да, аннан соң тормышның үсеш алып, гөр килеп яшәгән чаклар — барысы да минем күз алдында үтте. Тик шул казанышларның барын да тар-мар китереп, юк итүләр генә үкенечләр тудырып, күңелдә төзәлмәс яра булып ята.

Безнең авыл халкы тырыш хезмәт күрсәтеп, дан казанып яшәде. Күрше тирә-яктагы колхозларның күпчелеге бөлгенлектә, мескен хәлдә һәм хөкүмәт кредитлары исәбенә яшәгәндә, безнең колхоз бай табыш алып килде. Шуңа да авылның социаль тормышы һәм колхоз туктаусыз үсеш юлында булдылар. Бу үсеш динамикасы — ул күрсәткеч саннарда ачык күренә. Колхозда сыерлар саны бер мең баштан арткач, хөкүмәткә сөт сатуның гына күләме дә утыз тоннага җитә иде бит!

Малчылыкта эшләгән өч йөз иллеләп халык арасында никадәр кешегә орден-медальләр бирелде. Эш авыр, җаваплы һәм тынгысыз булса да, халык чын күңел биреп, тырышып, ярышып эшләделәр. Мактана торган гадәтем булмаса да, бүгенге көндә мин хаклы рәвештә горурланып шуны әйтә алам — ул чактагы ирешелгән уңышларга минем керткән өлешем дә шактый зур булды.

Малчылыкны механизацияләү андагы барлык механизмнарның, агрегатларның төгәл эшләвен тәэмин итү бурычы минем өскә йөкләнгән иде. Тик шунысы кызганыч, бу хезмәтнең никадәр авыр һәм җаваплы булганлыгын белүчеләр саны да хәзер инде бик нык сирәгәйде.

- Бу авыр һәм үтә дә җаваплы эшкә сез ничек тәвәккәлләп алындыгыз?

- Югарыда әйткәнемчә, яшьтән техникага гашыйк идем. Тракторчы һәм шофёр булып эшләдем. Укырга теләгем зур булса да, ятимлек, мохтаҗлыклар аркасында моңа мөмкинлекләр булмады. Шулай да, үз гомеремә китаплар укырга яратып, кызыксынучан булып яшәдем. Кайда гына эшләсәм дә, һәрвакытта зур җаваплылык тоеп, тырышып эшләдем. Техника яңалыклары мине аеруча нык кызыксындыра иде. Бигрәк тә авылга яңадан-яңа техника кайта башлаган чакларда.

Тора-бара колхоздагы барлык авыр эшләрне механизацияләү чоры башланды. Яңа техника, төрле агрегатлар, механизмнарны корып, аларны уңышлы эшләтү өчен җаваплы белгечләр һәм җитәкчеләр кирәк булуы алгы планга баскан чак җитте.

Бервакыт баш инженер Мәҗит Йосыпов һәм баш зоотехник Дәмил Хәсәншин миңа «Инженер по трудоёмким процессам» дип аталган авыр һәм җаваплы хезмәткә алынуымны сорадылар. Дөрес, монда башка кандидатуралар да күп иде. Элгәре бу эштә үзләрен сынап караучылар
да шактый булды.

Бу җитәкчеләр мине эш белән таныштырырга алып барганда озын балтырлы резин итекләр кигән идем. Йөрегәндә итек балтырыннан керә язган пычракка баткан сарайларны үткәндә, йөрәгем җу итеп куйды. Шунда туфли киеп утырып, үзем эшләгән машинамның чиста кабинасы
күз алдына килде.

Бу хезмәттә еллар үтә торгач, күп эшләр башкардык. Төрле семинарларда катнаштык һәм алдынгы хуҗалыкларга барып, алар тәҗрибәсен өйрәнгәч, үзебездә дә күп яңалыклар керттек. Авыр кул хезмәтен механикалаштыру өчен төрле юллар эзләп, рационализация тәкъдимнәре керттек. Мәсәлән, барлык мал азыгын да парлап, эшкәртеп бирүгә җайлагач, төп күрсәткечләр дә югары күтәрелде, колхозның табышы арта барды.

Баш инженер һәм баш зоотехник белән киңәшләшеп, яңа техника, заманча технологияләр керткәндә күп көч куелды. Эшләр катлаулана һәм җаваплылык арта барса да, без яңадан-яңа планнар белән яшәдек. Бертуктаусыз булып торган эреле-ваклы ватылуларның, аварияләрнең дә чарасын күреп, көнне-төнгә ялгап, тырышып эшләдек.

Ул чакта маллар өчен генә түгел, без шунда эшләүче малчылык хезмәткәрләре өчен дә төрле уңайлыклар тудыру юлында да күп хезмәт куйдык. Ферма кырыенда профилакторий булдырып, аны заманча җиһазландырып, комфортлы ял итү өчен төрле уңайлыклар тудырырга  тырыштык.

Медицина хезмәте күрсәтү белән бергә, биредә санаторийларда була торган төрле бальнео-процедуралар да үткәрелә иде. Ул вакытта колхозларда гына түгел, бу хәлне бай совхозларда да күреп булмый иде бит!

Ә боларның барысы да колхоз исәбенә, безнең күмәк табыш алу нәтиҗәсендә булдырылганын исәпләсәң — колхозның һәм авыл җәмгыятенең шул чактагы социаль казанышлары, көнкүреш хәле үсешен ачык күреп була. Әлбәттә, ул чакларны сагынып искә алмау һич тә мөмкин түгел.

- Сез эшләгән җаваплы эшләрнең тагын берсе — ул колхозның МТМ (Машина-тракторлар мастерское) мөдире булып эшләү чоры. Бу вакыттагы хәлләр турында нәрсә әйтә аласыз?

- Авыл көнкүреше, колхоз производствосы үсешен машина-тракторлар һәм башка техника, технологияләр үсешеннән башка күз алдына китерү һич тә мөмкин түгел. Алар саны арткан һәм үзләре заманча үзгәрә, катлаулана барган саен, бу эштәге җаваплылык та арта бара иде.

1950нче еларда әле тракторларны кышкы салкыннарда ремонтлап, аларны кабызганда астына учаклар ягып, кайнар сулар ташыйлар иде. Ул чакта механизаторлар корымга-майга баткан фуфайкалардан, сырган чалбарлардан йөрделәр. Акрынлап җылы гаражлар төзелде. Заманча корылган һәм җиһазланган мастерской торгызылды һәм анда эшләү өчен төрле уңай эш шартлары тудырылды. Колхозның үсеш алып, авыл матурая барган һәм андагы тормыш горләп торган чакларны мин сагынып искә алам. Мондый казанышларны булдыруга минем керткән өлешем дә шактый булуына хәзерге көндә куанып, горурланып яшим. Ни кызганыч, тик ул чактагы ирешелгән уңышлар сансызланып, җәмгыятебездәге ямьсез үзгәрешләр күңелне борчый. Шулай да, Аллаһы теләсә, киләчәктә тормыш уңай эзгә басар әле дигән өмет бар, — диде Гомәр ага Гайсин.

Кешенең эчке дөньясы нинди булуы аның кыяфәтендә, өй эчендә, йортында күренә. Узган гомеренең үзкыйммәте һәм бәрәкәте дә аның башкарган эшләре һәм халыкның хөрмәт итүе белән бәяләнә. Хатыны Гөлсинә апа бакыйлыкка күчеп, хәзерге вакытта үзе генә яшәсә дә, өй эче нурлы, ә йорты гөлбакчадай ямьле һәм анда тыйнак гүзәллек хөкем сөрә. Гомүмән, Гомәр абый Гайсин — авыл халкы алдында абруе шактый югары булган кешеләрнең берсе. Моның белән аның балалары, оныклары да хаклы рәвештә горурланып яшиләр. Гомәр ага тыйнак, аз сүзле булганга, аның турында тагын да тулырак, төгәлрәк итеп, кызы Гөлчәчәк түбәндәгеләрне сөйләде:

- Безнең әтиебез һәм әниебез (Мәхмүтова Гөлсинә Галимҗан кызы) гаилә корып, гаҗәп матур гомер кичерделәр. Алар икесе дә канатлы күңелле булып, әти гармунда уйнаса, әниебез матур җырлый иде. Шуңа күрә, җыр сәләте, сәнгатькә гашыйк булу — алардан миңа да күчкәндер. Бу миңа культура институтын тәмамлап, шул юнәлештә шактый еллар эшләргә ныклы этәргеч биргәндер.

Әтиебез ятимлектә, нужа чигеп үскән гади авыл баласы. Гади шофёр булса да, аның тырышлыгын һәм булдыклылыгын күреп, үзенә иң җаваплы эшләрнең берсе булган инженер-механик вазыйфасын йөклиләр.

Әниебез Усман авылында туып үскән. Педучилищены тәмамлагач, аны Иске Ярмәк авылы мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрәләр. Шул вакытта алар әтием белән танышалар һәм кавышалар да инде.

Безымянный.pngш.pngз.pngх

Гөлсинә һәм Гомәр Гайсиннар, 1962 ел

Әтиебез гади шофёр, ә әниебез авыл интеллигенциясе вәкиле булса да, алар арасында бернинди интеллектуаль аермалык күренмәде. Әтиебез һәрвакытта чиста, аксыл күлмәкләр киеп, пөхтә килеш эшкә йөри иде. Ул итагәтле һәм кешеләр белән һәрвакытта уңай мөнәсәбәттә булды һәм халык арасында хөрмәт казанып яшәде. Әлбәттә, монда әниебезнең йогынтысы да көчле булгандыр — диде Гөлчәчәк ханым.

Гомәр абый һәм Гөлсинә апа Гайсина үз балалары белән, ә тегеләре үз әти-әниләре белән горурланып яшәделәр һәм яшиләр. Уллары Ринат — Себердә нефтьче, кызлары Гөлүзә — укытучы, ә кече кызлары Гөлчәчәк — унҗиде ел Камышлы районындагы мәдәният өлкәсендә эшләп, шул тармакны җитәкләгән. Ахырда икенче югары белем алып, ул педагог һөнәрен үзләштерә һәм инде унөч ел дәвамында шундагы балаларга һәм яшүсмерләргә тәрбия бирү оешмасында эшли (Дом творчества детей и подростков).Тик әниләре Гөлсинә апаның чирләп
вакытсыз бакыйлыкка күчүе генә алар өчен зур югалту була.

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб

Гөлсинә Галимҗан кызы Гайсина, 1982 ел. Иске Ярмәк урта мәктәбе

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх

Гөлсинә Гайсина кызлары Гөлүзә һәм Гөлчәчәк белэн 1974 ел.

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх.pngд

Гомәр абыйның балалары – Гөлчәчәк, Ринат, Гөлүзә

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ

Гөлсинә, Гомәр Гайсиннар 2013 ел.

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=

Гөлсинә, Гомәр Гайсиннар. 2016 ел.

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх.pngд.pngз.pngб.pngщд.pngз.pngз.pngх.pngз.pngж

Гөлсинә, Гомәр Гайсиннар.

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх.pngд.pngз

Гомәр Гайсин.

Безымянный.pngш.pngз.pngх.png=.pngщ.pngшщ.pngб.pngх.pngд.pngз.pngб.pngщд.pngз.pngз.pngх.pngз

«Сугыш балалары» дип аталган токым кешеләре — чиксез авырлыклар аша үтеп чыныккан, ныклы буын вәкилләре. Алар сугыштан соңгы таушалган, җимерек хәлдәге халык хуҗалыгын үз җилкәләрендә күтәреп аякка бастырган халык. Гомәр абый Гайсин — шуларның данлыклы бер вәкиле.

Ул үзеннән соң да матур истәлекләр калдырырлык эчтәлекле һәм гыйбрәтле гомер кичергән. Хәзерге көндә балалары һәм оныклары да аның белән хаклы рәвештә горурланалар. Ул үзе дә олыгайган көнендә аларның уңышларына куанып, бәхетле гомер кичерә.

Гомәр ага Гайсинның оныкларының берсе Тимур Гатауллин — мәктәп укучысы. Ул үз әби-бабаларының тормыш юлы, аларның башкарган эшләре, авыл хуҗалыгындагы һәм хәрби хезмәттәге казанышлары турында тирән эзләнүләр нәтиҗәсендә эчтәлекле фәнни хезмәт язган.
Мәгърифәт өлкәсендә үткәрелгән махсус конкурста аңа лаеклы рәвештә югары бәя дә бирелгән. Хәзерге көндә ул студент, Самара шәһәрендәге югары уку йортында белем ала.

Ни кызганыч, тик «Сугыш балалары» дип аталган ветераннарның сафлары һаманда саен сирәгәя бара Шул буын кешеләре булдырган тормыш муллыгы да торган саен сансызлана, аларның казанышлары турындагы истәлекләр дә онытыла бара. Алар исән вакытта шуларга тиешле хөрмәт күрсәтә һәм алардан соң да үзләре турындагы матур истәлекләрне кадерләп саклый алсак иде.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (37), 2022 ел.

 

Просмотров: 1162

2 комментариев

  1. Бик дорес, чын ихтирамга лаеклы кешелэр, Гелсинэ апанын рухы шат булсын, эфэрин

    • Рэхмэт, Ркия апай, жылы сузлэрегезгэ. Э Фэрит абый бигрэк матур итеп язган безнен эти белэн Эни турында. Бу бик зур истэлек. Зур рэхмэт барча гаилэбездэн!