Шәхессез милләт булмый

dgOYRrjoQl5UUqEMgPHWM2ZtZHzftksufu0sKUajmxNc1PE_H7S3cIKtV7dhHc5rqngDseXzb5fsWU8FSlzbC0hX

Очрашуда Самара өлкәсеннән  Габдулла хәзрәт Мөхәммәдкәрим катнашты

19 февраль көнне Татмедиа бинасында «Безнең мирас» журналы җитәкчелеге белән оештырылган «түгәрәк өстәл» узды. Биредә милли үсешкә, мәгариф, сәнгать, мәгърифәт һәм мәдәнияткә зур өлеш керткән шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү проблемасы күтәрелде.

Очрашуда «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы, галим Фәйзелхак Ислаев, Биектау районы төбәкчеләр җәмгыяте рәисе Равил Сәлиев, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең тарих укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Альмира Шәрифуллина, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Илдар Сафин, Самара өлкәсеннән Габдулла хәзрәт Мөхәммәдкәрим, Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп директоры Роберт Мансуров катнашты. «Түгәрәк өстәл»дә алар үз фикерләре белән бүлеште, проблеманы төрле яктан ачты һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

«Татар үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне гади халык белми, аны бары тик галимнәр, белгечләр генә белә. Без әлеге шәхесләрне мәңгеләшерү миссиясен башлап җибәрергә тиеш. Аларның тормышы, иҗаты, батырлыгы, рухи байлыгы – болар барысы да бик мөһим. Хәзер патриотизм хисе югалып бара, диләр. Ләкин патриотизм, иң беренче чиратта, үзеңнең, әти-әниләреңнең, әби-бабайларыңның кем икәнлегеннән башлана. Шәҗәрә төзү исә бу хисләрне тагы да ныграк уята торган фактор», — дип сөйләде Альберт Борһанов.

Галим Фәйзелхак Ислаев исә: «Музейларга шәхес исемен бирү дә шәхеснең исемен мәңгеләштерергә сәләтле дип уйлыйм. Мәсәлән, яңа төзелеп баручы мәчеткә Сөембикә ханбикә исемен бирсәк, бу татар милләтенең тарихын саклап калуда зур роль уйнар иде. Әлбәттә, шәҗәрәләр төзү дә зур юнәлеш булып санала. Мәсәлән, Сөендек нәселен өйрәнгәндә, Габдулла Кариевның Идегәй нәселеннән булуы ачыкланды. Бу белемнәр Г.Кариев театрына зур яңалыклар һәм үзгә идеялар алып килер иде», — диде.

«Каюм Насыйри ул — безнең Ломоносов! Һәм моннан читләшергә ярамый. Без бу идеяны, мәгърифәтче калдырган татар теле белемнәрен һәм тәрбияне мәктәп укучыларына җиткерергә тырышабыз. Әлеге традицияләрне саклау бик мөһим. Безнең мәктәп урынында элек Казан Сабан туе уза торган булган. Бу йоланы саклап, һәр уку елын зур матур Сабантуй белән тәмамлыйбыйз. Ләкин Каюм Насыйриның исемен мәңгеләштерү мәктәп бинасына гына төртелеп калырга тиеш түгел. Бөек мәгърифәтче исемен йөрткән Дәүләт бүләген ясарга, аны татар милләтенә үсеш китергән шәхесләргә, бигрәк тә укытучыларга тапшырырга кирәк», — дип фикерен белдерде Роберт Мансуров.

«Түгәрәк өстәл»дә шәхесләрне мәңгеләштерү проблемасының төрле аспектлары күтәрелде. Шәҗәрәләр төзү, музей, мәктәп һәм башка биналарга шәхес исемен бирү, төрле китаплар, журналистик материаллар чыгару, зиратларны тәртипкә китерү һәм башка темалар ачылды. 2025 ел шәхес елы булачак дип фаразлана. Иң мөһиме — шәхесләрне мәңгеләштерү проблемасы телгә алынды һәм бик кызык фикерләр җиткерелде.

 

Айзилә САБИРОВА.

beznenmiras.ru

Просмотров: 542

Комментирование запрещено