«Күңелемә ятышлы эшем һәм гаиләм бар»

9MNVENJeJAQ-fnI-7AzKnlLbVUGHQ8AfEuoRISXpQc4rZITe74EHHtpySGIshGeb06oxqifI2QIcIyi4lidhf_Lq75 яшен тутырган мөәзиннең вазифалары бихисап, ләкин ул уфтанмый

Иртәнге һава салкын һәм болытлы булуына карамас­тан, төнлә яуган кар һәм барлык мәчет манараларыннан ишетелгән азан тавышлары авылны ничектер яктыртып җибәрделәр сыман. Намазга баручы игътибар беләнрәк тыңласа, мөәзиннәрнең тавышлары төрле, моңы белән дә аерылып торуын ишетә. Похвистнево районы, Гали авылының Урта мәчете мөәзине Җә­мил хаҗи Гәрәевнең азанын мин ерактан ук таныйм, ул азанны сузыбрак әйтә, шуңа моңлырак яңгырый да.

Күп еллар үткән инде аның мөәзин булып дингә хезмәт итә башлавына да. 75 яшен тутырган мөәзиннең вазифалары бихисап: кызу җәйме, яңгырлы көзме, салкын кышмы — көненә биш мәртәбә мәчеткә килергә, манарага менеп азан әйтеп төшәргә кирәк. Мәчеттәге башка эш­ләрдән дә читләшми, беркайчан да уфтанмый, үз аяк­лары белән мәчет юлында йөри алуына сөенеп, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде дигән теләктә яши.

Авылның язмышы, ди­не, гореф-гадәтләре анда яшәүче кешеләрдән тора, әл­бәттә. Һәр­беребезнең кү­ңе­ленә иман нуры сеңсен, авыл үс­сен, чәчәк атсын, ил-йортларыбызда иминлек, тынычлык, байлык булсын дип, картлар тырыша. Җә­мил Гәрәев кебек олы агайларда тормыш тәҗрибәсе күбрәк шул. Ул — сугыштан соңгы авыр елларда туган бала. Сугыштан исән кайткан Сәгыйдулла ага белән Минҗәүһәр апаның тугыз баласы арасыннан иң төп­чеге. Ач-ялангач булмаса да, авырлыкларны сабый чак­тан ук күп күрә. Яшьли кул арасына керә башлый: әти-әнисенә булыша, мәктәптә укыган чакта ук почтальон булып эшли, соңрак тракторга утыра, гомере буе Тарзеев исемендәге колхоз җирләрен эшкәртә, икмәк үстерә, тимерче дә булырга, колхоз куш­кан башка эшләрдә дә бил бөгәргә туры килә. Ул елларда эшнең очы-кырые юк иде бит. Үз йортыңда да тик утырып булмый: мал-туар, бакча, каралты-кураларны карап, тө­зек тоту, гаиләңне тәэмин итү — барысында да ир-атның роле зур.

- Күңелемә ятышлы эшем, ныклы гаиләм бар. Тагын ни кирәк? Рәхәтләнеп, булганы­на шөкер итеп яшисе генә кала, — дип җавап бирә Җәмил абый. Димәк, тормышыннан да, хәләл җефетеннән дә, гаиләсеннән дә канәгать ул. Үзе кебек үк шушы авылда туып-үскән уңган-булган Әминә белән яшьлек хис­ләрен, язмышларын кушып, менә дигән гаилә корып җи­бәргәннәр. Хатыны сыер савучы булып та, кырчылык өл­кәсендә дә макталып эшли. Мәхәббәт җимешләре — Рамил белән Рамилә дә — эшләп үскән авыл балалары. Хәзер инде оныклары да үсеп җит­кәннәр.

- Балалар безнең иң зур сөенечебез һәм юанычыбыз. Очрашып-күрешкәндә аш өс­тәле янында сөйләшеп утырудан да, бергәләшеп йорт эшләрен эшләүдән дә ләззәт табабыз, — дип гаиләсе турында сөйләгәндә, йөзе яктырып китә Җәмил абыйның. – Минем иң яратакан эшем – бакчада эшләү. Яңадан яшәргә туры килсә дә, туган ягымнан китмәс идем, башка тормышны сайламас идем. Авылымны бернигә дә алыштырасым килми, — ди ага. Бу сүзләренә янә сокландым. Туган авылын чын күңелдән яратучы кеше шундый буладыр ул.

Сер түгел, Гали авылында дини тормыш беркайчан да өзелмәгән. Җәмил атеизм чәчәк аткан чорда да шәригать кануннары буенча яшәгән, яше өстәлгән саен гыйбадәт кылырга да, дини белем тупларга да әмәлен тапкан. Ихлас күңеленә, ния­тенә карап, Аллаһы Тәгалә дә аңа ярдәм иткән. Иң югары морадына – хаҗга бару бәхетенә ирешкән. Җәмил хаҗи кебек мәчет картлары олы йөрәкле, киң күңелле, тирән белемле остазлар алар.

Үткән елның ноябрендә Җә­мил абый белән Әминә апа алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан аларны авыл администрациясе һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, туганнары һәм балалары тәбрикләделәр. Без дә шушы котлауларга кушылып, бәхетле парга сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларына терәк, авылдашларына үрнәк булып, озак яшәргә язсын иде.


Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 622

Комментирование запрещено