Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре уйланырга мәҗбүр итә.
2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үтте. Башта ул 2020 елның октябрендә булырга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында аны — 2021 елның апреленә, аннары — сентябрьгә, соңрак октябрьгә күчерделәр. Ә якынча нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә билгеле булды, төгәл мәгълүматлар гыйнварда басылып чыкты.
Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ун ел элек тупланган күрсәткечләрнең нык үзгәрүе күренә. 2010 елда беренче урында — руслар, икенче урында — татарлар, өченче урында — украиннар булса, соңгы мәгълүматларга караганда, рус һәм татарлардан соң өченче урынны чеченнар били. Аларның саны 200 мең кешегә арткан. Ә менә татарлар, икенче урынны саклап калсалар да, 597.000 кешегә кимегәннәр. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, илдә 4.713.669 татар яши. Шулай ук татар телен белүчеләр саны да кимегән — 3.261.155 кеше генә. 2010 елда бу күрсәткеч 4.280.718 булган, ягъни татар телен белүчеләр саны, 10 ел элек китерелгән мәгълүматлар белән чагыштырганда, бер миллион кешегә кимегән.
Әйе, бик күңелсез картина. Самара өлкәсендә дә хәлләр мөшкел. Губернада, яңа мәгълүматлар буенча, 94 мең кеше генә үзен татар дип яздырган. Кызганычка, татарлар саны башка өлкәләрдә дә шактый кимегән. Мондый хәл килеп чыгуның төрле сәбәпләрен атыйлар. Җанисәпкә җитди карамаучылар саны шактый — коронавирус аяк чалган, техник җайланмалар начар эшләгән, бөтен мәгълүматларны да исәпкә алмаганнар дип акланабыз. Ә ныклабрак уйлап карасаң, барысы да үзебездән тора. Татар авылларында балалар рус телендә сөйләшә. Яшьләрдә туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләмибез, гореф-гадәтләребезне сакламыйбыз, милли ядкарьләребезне кадерләмибез, бала тапмыйбыз. Шулай булгач, кимибез инде. Яшьләрдә милли үзаң юк, бик күпләре зур шәһәрләргә киткәч, татар телен кирәксенми башлыйлар. Яши-яши аңлыйлар инде алар: шәһәрдә күркә булып күперенеп йөрсәң дә, кем икәнеңне барысы да белә.
Рус телендә сөйләшсәң дә, туган телеңне дә онытмаска, буыннан-буынга күчереп барырыга кирәк, дип фикерлибез. Ә сез ничек уйлыйсыз, кадерле газета укучыларыбыз?
Һәрхәлдә, әлеге вазгыятьнең сәбәбен ачыкласак, киләчәктә күрсәткечләрне уңай якка үзгәртү мөмкинлеген дә табар идек.
Венера ГАЛИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 556