Хәзинә йортының хуҗабикәсе  

????????????????????????????Балачактан китап укырга бик яратам мин. Авылыбыз китапханәчесе: «Сиңа бирмәгән китап калмады инде, Миләүшә. Син – безнең иң күп укучы!” – дип мактаса, әбием: “Күз нурыңны түгеп, шулкадәр күп укыйлармени!” – дип ачулана торган иде.

Әле дә мин китапханәләргә, китап кибетләренә рәхәтләнеп йөрим. Анда килеп кергәч, китап исе шулкадәр ошый миңа! Менә бу киштәдә – маҗаралар, монысында – тарихи хикәяләр, әлегесендә – мәхәббәт турында романнар…

Китапханә – ул серле дөнья, дияр идем мин. Шушы китапларны укып, төрле язмышлар турында беләсе, геройлар белән бергә тылсымлы вакыйгаларда катнашасы килә.

Хәзер күпләр аудиокитап тыңлый, интернеттан электрон китаплар укый. Ә менә миңа кулыма чын китап тотып укырга ошый. Кәгазь исен тоеп, кыштырдап торган битләрне актарып, араларына кыстыргыч салып куеп укуы ни рәхәт бит ул!

Похвистнево районының Гали авылы китапханәчесе Фәһимә Әхмәтшәриф кызы Зарипова да минем сүзләр белән килеште:

“Әйе, дөрес әйтәсең, Миләүшә, мин үзем дә шулай укырга яратам. Балаларга, яшьләргә дә кулга чын китап тотып укуның никадәр ләззәт китерүен аңлатам”.

Фәһимә апа үзе туып-үскән Гали авылында менә инде 40 ел буена китапханәче булып хезмәт итә.

Авылдашлары аны елмаючан, ачык йөзле, тәмле телле, игътибарлы, миһербанлы, ярдәмчел, бик актив, сүзгә оста, эшкә уңган кеше буларак тасвирлыйлар. Үзен яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, милләттәшебез Подбельcк педагогика училищесында гыйлем алган һәм берничә ел Галидә башлангыч сыйныфларда  белем һәм тәрбия биргән.

Фәһимә ханымның яшь чагы.

Фәһимә ханымның яшь чагы.

- Минем үземә “китап җене” кагылган. Башта укытучы, аннары пионервожатый булганда укучыларымны да гел китапханәгә алып бара идем. Китапларга булган нык мәхәббәтемне күреп, миңа биредә эшләргә тәкъдим иткәннәрдер дә инде.

Китапханәбез бай тарихлы. Аңа быел 70 ел тулды.

1951 елда Галидә ачылган уку ызбасында (изба-читальня) Әлфия Гариф кызы Моратова эшли башлый. Ә 1953 елда бу ызба китапханәгә әверелә. Әлфия ханым шунда 25 ел хезмәт итә һәм, “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен алып, лаеклы ялга чыга.

Әлфия апа киткәч, аның урынына мине тәкъдим иттеләр бит инде. Шулай 1982 елның февралендә бирегә урнашып, менә инде 40 ел хезмәт итәм. Шуның 38 елын авылдашым Роза Моратова белән бергә бик тату эшләдек без.

Әлфия ханым Моратовага бик зур рәхмәт, ул безгә күп нәрсәне төшендерде. Балаларны, китапханәгә килүчеләрне чын-чынлап яратырга өйрәтте. Аның фидакарь хезмәтен лаеклы дәвам итәргә тырыштык без,  - дип сөйли язмам герое.

- Китапханәгә күп кеше йөриме? – дип кызыксындым аңардан.

- Элеккеге елларда китап укучылар шактый күбрәк иде. Әмма бүген андыйлар юк, дип зарлана алмыйм. Укыган кеше, бернигә дә карамастан, укый инде ул.

Күбрәк олылар һәм балалар йөри безгә.

Иң өлкән укучыбыз Мәдинә апа Нуриевага 74 яшь тулды.

Ә менә яшьләр, урта яшьтәгеләр арасында, кызганыч ки, китапханәбезгә килүчеләр аз. Интернет заманасы бит хәзер. Шуннан файдалана торганнардыр, дип уйлыйм.

- Авылыгызда нинди китапларны яратып укыйлар?

- Әби-чәбиләргә кызганыч, фаҗигале әсәрләр булсын. Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова, Вакиф Нуруллинны, Мәдинә Маликованы, Саҗидә Сөләйманованы сөяләр.

Журналларның берсен дә калдырмыйча укып баралар. “Сөембикә”, “Ялкын”, “Идел” журналларын яздырып алабыз. Балаларга “Салават күпере” бик тә ошый.

Казанда яшәүче авылдашыбыз Дания Туловага олуг рәхмәт. Ул садака йөзеннән безне татар телендәге вакытлы матбугатка яздырып килә. Үзебезнең җирле гәҗитәләрне дә алабыз.

Казанда басылучы “Мәгариф” журналы минем эшемдә дә, укытучылар хезмәтендә дә бик файдалы булып тора.

Күбрәк татарча укыйлар безнең авылда. Фондыбыз район үзәге китапханәсеннән китаплар белән тулыландырылып тора. Әмма менә татар китапларына кытлык бар шул. Аларны без күбесенчә Казаннан алып кайтабыз. Әлеге дә баягы моның өчен һаман шул акча кирәк бит.

Элек мәрхүм Расих Латыйпов татар китапларын безгә гел кайтарып тора иде, рәхмәт яугыры үзенә, урыны оҗмахта булсын.

Китапханәбезгә ремонт ясаганда да ул матди ярдәм күрсәтте. Урындыклар, өстәлләр дә алып бирде.

- Әйе, китапханә үзенә тартып торсын өчен анда уңай шартлар да булырга тиеш, әлбәттә.

- Аллаһыга шөкер, бездә ямьле, тыныч, рәхәт. Тәртип, чисталык хөкем сөрә. Зәвык белән бизәлгән киштәләребез, стендлар, гөлләргә күмелеп утырган уку заллары китапханәгә килүчеләрнең күңелләрен күтәрә, дип уйлыйм. Барысы да алар өчен ясалган бит, үзләренә бездә уңай булсын өчен төрле шартлар тудырырга тырышабыз.

- Гаиләләре белән китап укучылар бармы?

- Зәйтүнә апа Кәлимуллина үзе дә гомере буе китап укыды, балалары, оныклары да шулай. Малае белән килене янында торалар. Аларның биш баласы. Өчесе — китапханәбезнең иң актив укучылары. Балалар бакчасына йөрүче ике кечкенәсе дә безгә китап артыннан киләләр инде.

Әйтәм бит, авылыбызда укучы юк, дип әйтә алмыйм. Шөкер, бар алар. Менә Наилә ханым Асадуллина алмаган китап калмагандыр инде китапханәбездә. Шәфигулла әфәнде Фазуллин — шулай ук “китап җене” кагылган кеше.

Без халыкны китап укуга җәлеп итәргә тырышабыз, әлбәттә. Әти-әнисе килсә, баласы өчен дә китап тоттырып җибәрәбез. Баласы килсә – әти-әнисе өчен.

Олы буын китә бара бит. Шуңа күрә укучылар саны да кими. Ә яшьләр, алда әйткәнемчә, электрон форматта укуга күчте хәзер яисә аудиокитап тыңлый.

- Авылда кешеләр бер-берсен яхшы беләләр. Китапханәгә керүченең нинди китап сораячагын алдан ук сиземлисездер инде?

- Әйе, авылдашлар болай да якын бит инде ул. Ә китапханәбезгә даими йөрүчеләр әйтерсең лә туганнарыңа әвереләләр. Кемнең нинди жанрны яратканын белеп бетерәсең. Сез теге юлы мондый китап сораган идегез, менә китерделәр, алып укыгыз, дип тәкъдим итәсең. Кем нәрсә белән кызыксынганны да истә тотасың.

- Фәһимә апа, кайберәүләр китапханәченең эше бик җиңел, дип уйлыйлар – китапны табып бирәсең, китергәч, урынына алып куясың. Хезмәтегез шулай ук җиңелме икән соң?

- И, иркәм, элеккеге елларда, дөрестән дә, эшебез күпкә җиңелрәк иде. Әмма хәзер китапханәченең хезмәте катлаулы. Бөтен нәрсә компьютерлаштырылды. Яңа таләпләр, яңа җиһазлар барлыкка килә. Онлайн форматта күп эш алып барабыз.

Әле менә күптән түгел генә авылыбызның мәшәкатьле балалары, мобилизацияләнгән ир-егетләр турында отчетлар да ясарга туры килде.

Бер ел элек миңа ярдәмче булып Алия Гыйләҗева исемле кыз эшкә керде. Бик акыллы, тырыш бала. Ул, аптырап: “Фәһимә апа, китапханәченең эше шулкадәр күп, дип беркайчан да уйламаган идем!” – ди (елмая).

Шуңа күрә безнең хезмәт җиңел, китап алып биреп, аны урынына илтеп кую гына түгел. Кулыбыз аша күп нәрсә уза. Күзгә күренми генә ул. Китапханәче дә — җаваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп итә торган һөнәр.Әмма ничек кенә катаулы булмасын, эшем минем өчен кызыклы.

- Китапханәче нинди булырга тиеш?

- Гомумән, китапханәчене киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучы, дип әйтер идем мин.Чөнки күпме байлыкка хуҗа бит без — әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, тарихи мәгълүматлар, таблицалар һәм башкалар.Ә инде шушыларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Ул үзе дә укырга яратучы, башкаларны да бу күркәм сыйфатка җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес, кыскасы, үз эшенең «фанаты» булырга тиеш.

Кешеләрне һәм китапларны чын күңеленнән сөюче генә китапханәче булып эшли ала.

Китапханәгә килүчеләрне ачык йөз белән каршы алырга, алар белән ихластан сөйләшергә, үзләрен тыңлый, аңлый, акыллы киңәшләр бирә белергә дә кирәк.

- Балаларда китап укуга кызыксыну уятыр өчен нинди ысуллар кулланасыз?

- Китапханәдә атнасына иң кимендә икешәр чара уздырабыз. Язучыларның, шагыйрьләрнең юбилейларына багышланган әдәби кичәләр, яңа китапларга презентацияләр үткәрәбез. Күргәзмәләр, викториналар, әңгәмәләр оештырабыз. Бәйгеләрдә җиңгән малайларга-кызларга күчтәнәчләр өләшәбез, үзләрен тәмләшкәләр белән чәй эчерәбез.

Әле менә күптән түгел җирле рәссамыбыз – Нугай авылыннан Рөстәм Заһидуллинның рәсемнәренә багышланган бәйрәм уздырдык. Балалар ул ясаган табигать күренешләренә туры килгән шигырьләрне яттан сөйләделәр.

Бишенче сыйныфта укучы Лилия Сәйфетдинова да бик матур итеп рәсем ясый. Әдәбиятка бәйләп, аның рәсемнәре күргәзмәсен дә оештырдык әле менә. Лилия үзе мастер-класс та күрсәтте.

Гомумән, бик күп чаралар үткәреп, нарасыйларда китап укуга, рус һәм татар язучылары, шагыйрьләренең иҗатына карата кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү өстендә тырышып эшлибез.

Балалар бакчасы, мәктәп, клуб белән гел бергә без, һәрдаим элемтәдә торып, хезмәттәшлек итәбез. Укытучыларга мең рәхмәт. Китапханәдә үткән бер чараны да калдырмыйлар, укучыларын алып киләләр, актив катнашалар.

Юбилярларны котлыйлар.

Юбилярларны котлыйлар.

Китапханәче балалар белән даими эш алып бара.

Китапханәче балалар белән даими эш алып бара.

Без үзебез дә “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Кәүсәрия Шәйхетдинова һәм башкалар белән балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөрибез. Нарасыйлар татар телен белсеннәр, аңарда сөйләшсеннәр, дигән ният тора алдыбызда. Ун татар сүзенең берсен булса да истә калдырырлар, дип тырышабыз инде. Хәзер бит, кызганычка, авыл балалары да күбрәк рус телендә аралаша. Шуңа йөрәгебез әрни.

- Үзегез күп укыйсызмы? Кешеләргә тәкъдим итәр өчен китапларның эчтәлеген белергә кирәк бит.

- Элек бик күп укый идем. Хәзер, кызганыч, күзләрем начаррак күрә башлады шул. Алай да, эчтәлеген белер өчен, китапларны укырга тырышам. Дөрес әйтәсез, мин бит аларны халыкка тәкъдим итәргә, кызыксындырырга тиеш.

Зифа Кадыйрова белән Нәбирә Гыйматдинованы үзем дә бик яратам.

- Бу соравымны сезгә, тәҗрибәле китапханәчегә, балалар, яшьләр колакларына элсен, дип бирәсем килә — телевизор, интернетка караганда, китап укуның өстенлекләре нидә?

- “Китап – белем чишмәсе”, — дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Әлбәттә, ул кешегә гыйлем өсти, тел байлыгын арттырырга ярдәм итә, хатасыз язарга өйрәтә, хәтерне яхшырта.

Китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Әйе, телевизор каршында утыру рәхәт, чөнки укыйсы да юк, уйлыйсы да юк. Әмма экраннарда бирелгән әзер мәгълүматнытыңлаган бала стандарт рәвештә фикер йөртә, аның уйлау сәләте кими. Китап укыганда исә нарасый, киресенчә, тәэсирләнә, борчылуһәм шатлык хисләре кичерә.

Китаплар безгә матурлыкны күрергә, яхшыны яманнан аерырга, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә булыша. Ә иң мөһиме – рухи яктан байыйсың. Күп нәрсәгә башка күзлектән карый башлыйсың.

- Китапханәләрнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Киләчәге булыр, дип уйлыйм. Китапханә ул мәгълүмат үзәге генә түгел, күрешү, аралашу, чаралар үткәрү, рухи байлык алу урыны да.

Кешеләр биредә гәҗитә-журналлар укып утыралар. Бөтенесенең дә өенә яздырып алу мөмкинлеге юк бит.

Мәктәптән кайтышлый балалар, безгә кереп, дәресләрен әзерлиләр, уйныйлар.

Китап укучы булганда китапханәләр дә булыр, Аллаһы бирсә.

Әлбәттә, безнең китапханәгә әле күп җиһазлар кирәк. Замана үзгәрә тора, яңа технологияләр барлыкка килә. Шулай да бүгенге көндә дә ул үз вазифасын лаеклы үтәп бара, дип әйтә алам.

- Фәһимә ханым, гаиләгез турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.   

- Ирем Миневәли белән бер сыйныфта укыдык, мәктәп елларында ук дуслашып йөрдек. Хәзер менә бергә гомер итүебезгә 43 ел узып китте инде. Аның ярдәме булмаса, мин җәмәгать эшләрендә болай актив катнаша алмас идем. Беркайчан каршы бер сүз әйтмәде, киресенчә, гел булышып, мине хуплап яши. Йорт эшләренең дә күбесе аның өстендә. Хәләл җефетемә мин бик тә рәхмәтле.

Балаларыбыз Илнур, Гөлүсә, Аллаһыга мең шөкер, акыллы булып үстеләр, Самарда үз гаиләләре белән матур гына яшәп яталар. Килен-киявем дә — яхшы кешеләр.

Фәһимә Зарипова, ире Миневәли, улы Илнур, оныгы Айнур.

Фәһимә Зарипова, ире Миневәли, улы Илнур, оныгы Айнур.

Кызы Гөлүсә ире, балалары Амелия, Данил белән.

Кызы Гөлүсә ире, балалары Амелия, Данил белән.

Оныклары Айнур, Диана.

Оныклары Айнур, Диана.

Фәһимә ханым сеңелләре Фәнүзә һәм Фәүзия белән каз өмәсендә.

Фәһимә ханым сеңелләре Фәнүзә һәм Фәүзия белән каз өмәсендә.

“Баланың баласы балдан татлы”, — диләр. Оныкларыбыз Айнур, Диана, Амелия, Данилны өзелеп яратабыз, алар тормышыбызга ямь-тәм өстиләр.

Минем әти-әнием бик иртә вафат булдылар. Шуңа күрә Миневәлинең әнисе миңа үз анамны да алмаштырды, дисәм дә ярый. Нарасыйларыбызны карарга бик булышты ул.

Каенанам белән утыз елдан артык бергә яшәдек. Әлхәмдүлилләһ, беркайчан да бер-беребездән зарланмадык, бик тату булдык. Ул мине — үз кызыдай, мин аны үз әниемдәй күрдек. Аның тәрбиясендә мин динле булдым, намазга бастым.

Соңгы ике ел каенанам урын өстендә ятты. Аны кадерләп карап, соңгы юлга озаттык. Урыны оҗмах түрләрендә булсын иде. Мин, бүгенге көндә дә үзенә бик рәхмәтле булып, аның рухына догалар кылам.

- Хезмәтегез нәрсәсе белән күңелегезгә якын?

- Китапханә – минем икенче өем ул. Эштән кайткач та, мин, киләсе көнгә планнар корып, иртәгә шуларны башкарасы бар, дип уйланып йөрим.

Кешеләр белән эшләргә, аралашырга яратам. Китапны бит инде өзелеп сөям. Балалар белән уртак тел таба беләм, шөкер. Алар белән рәхәтләнеп сөйләшәм, чаралар уздырам.

Тормышымны яңадан башларга туры килсә, бары тик китапханәче булыр идем! Аллаһыга шөкер, хезмәтемне яратып, күңел биреп башкарам. Шулай булмаса, бәхетем түгәрәк, дип әйтә алмас идем.

- Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Бердәм, дус булырга, бер-берсеннән көнләшмәскә, ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дияр идем. Шул чакта гына тормыш алга барачак ул.

Китапханәче буларак инде, әлбәттә, китап укырга киңәш итәм (елмая).  Акыллы татар халкының: “Яхшы китап – иң ышанычлы юлдаш”, “Китап уку – канатлы булу”, “Китап башка дөньяларга тәрәз ача”, “Уку — күңел нуры, укымый калган — кеше хуры” дигән мәкальләрен истә тотып, китапны яратсыннар, укысыннар, гыйлемнәрен үстерсеннәр, рухи дөньяларын баетсыннар иде.

Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәүсәрия ханым Шәйхетдинова үзенең авылдашы, фикердәше, хезмәттәше Фәһимә Зарипованы шушындый сүзләр белән тасвирлады:

“Тынгысыз җан ул безнең Фәһимә. Шулкадәр актив, исләрең китәр! Гел йөгерә ул, гел чаба. Авылда, районда нинди чара узса, шунда катнашыр. Аңардан башка бер бәйрәм дә узмый.

Ул — нәфис сүз остасы да, Сабан туйларын алып баручы да. Кайвакыт Яңа елда, Кар кызы булып киенеп, өйдән-өйгә бүләкләр өләшеп тә йөри. Җыр-биюләр, уен-көлке һәм башка төрле ярышларда катнашып, рәхмәт хатлары, бүләкләр алып килә.

Без Фәһимә һәм авыл башлыгы Идрис Муллабаев белән, озак еллар бергә гомер итүчеләр, олы яшькә җиткән юбилярларның өйләренә барып, тәбрикнамәләр һәм бүләкләр тапшырабыз, күңелләрен күрергә тырышабыз.

Эш сәгатьләре кыскартылу сәбәпле, 2008 елдан бирле Фәһимә ханым социальхезмәткәрләр җитәкчесе хезмәтен дә алып бара.

Авылыбызда “Әбиләр чуагы” дип аталган төркем эшләп килә. Алар, бергә җыелышып, мөнәҗәтләр укыйлар, бәйләү-чигү белән шөгыльләнәләр. Һәр атнаны, тәм-томнар пешереп, кич утыралар. Бу төркемне дә Фәһимә алып бара.

Әле менә барыбыз бергә мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен акча җыябыз, посылкалар туплыйбыз, оекбашлар бәйләп җибәрәбез.

Авылдагы чисталыкны да “Әбиләр чуагы” белән “Ак калфак” оешмалары контрольдә тоталар. “Морат бабкай” чишмәсе тирәсен җыештырып, карап торалар. Балалар өчен саф һавада төрле уеннар, ярышлар оештыралар, дини дәресләр үткәрәләр.

Фәһимә – үз хезмәтен ихлас күңеленнән яратып башкаручы шәхес. Китапханәбез — ышанычлы кулларда, дип әйтә алам. Ул аны алдынгылар сафында тота, үрнәккә куярлык эш алып бара. Балаларны, яшьләрне тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирә. Ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга һәм үстерүгә дә гаять зур өлеш кертә.

Фәһимә — бик ярдәмчел, мәрхәмәтле хатын. Аның әти-әнисе яшьли үлеп киттеләр. Ул — гаиләдә биш баланың иң олысы.  Ире Миневәли белән Фәһимә эне-сеңелләренә тормышта бик нык булыштылар, ышанычлы терәк булдылар.

Раббым үзенә исәнлек-саулык, озын гомер бирә күрсен. Киләчәктә дә авылыбыз иминлеге хакына шулай бергәләп матур хезмәт куярга насыйп итсен”.

Фәһимә ханым туганнары, балалары, оныклары белән.

Фәһимә ханым туганнары, балалары, оныклары белән.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (37), 2022 ел.

 

Просмотров: 774

Комментирование запрещено