Хезмәт төбе — хөрмәт

Очрашу тантанасы

Очрашу тантанасы

Һәр җәмгыятьнең уңышлыгы — аның җитәкчесенә бәйле.  Әгәр дә ул бүгенгене һәм киләчәкне уйлап, акыл белән эш итә икән — димәк аның үзе җитәкләгән коллективның эшчәнлеге дә уңышлы һәм нәтиҗәле була.

Бу уңайдан Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылында яшәүче Әхмәтгали улы Таһир Рәхимовны мисалга китерергә була. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагында эшләгән булса да — аны һәрвакытта мактап телгә алалар. Ул авылда олы хөрмәт казанып, аның тарихында тирән эз һәм матур истәлекләр калдырырлык эшләр башкарган шәхесләрнең берсе. Түбәндә аның белән булган әңгәмәбез:

- Үткәннәрне искә алганда балачак еллары турында нинди истәлекләр саклыйсыз?

- Тормыш катлаулы, шуңа да гомер агымында төрлесен күрергә туры килә. Безнең балачак — ул сугыштан соңгы авырлыклар акрынлап җиңелә барган, тик шулай да әле яшәү шартлары шактый авыр вакытка туры килде.

Ул заманда колхозда әле акча түләнмәде һәм игеннәр дә елына тик бер тапкыр бирелде. Бу халык әле ипигә дә ныгытып туенмаган, кием-салымга, өй һәм йорт кирәк-яракларына мохтаҗлык зур булган, шактый авыр вакыт иде.

Өйләрнең күбесе дүрт кенә почмаклы һәм салам башлы булсалар да, ул заманда һәрбер гаиләдә кимендә дүрт-биш бала тәрбияләнде. Җәен-кышын урамнар тулы бала-чага була торган вакыт иде. Тәрбиянең күп өлешен безгә дә шул урам бирде. Шунда без дуслыкның кадерен белергә, үз-үзеңе кимсетүдән һәм җәберләүдән сакларга өйрәндек. Төрле уеннар уйнап, җәйләрен су кереп, кышларын чаңгы шуып һәм эштә чыныгып үстек.

Әти-әниләр караңгыдан-караңгыга кадәр эштә булганга, өй һәм йорт эшләрен башкару да, гел безнең өстә булды. Унөч-ундүрт яшьләрдә инде без җигелеп колхоз эшләренә катнаштык.

Әхмәтгали абзый һәм Фатыйма апа Рәхимовлар

Әхмәтгали абзый һәм Фатыйма апа Рәхимовлар

Таһир һәм әтисе Әхмәтгали

Таһир һәм әтисе Әхмәтгали

Авыл җәмгыяте — ул зур бер гаилә кебек. Анда кемнең-кем икәнлеге ачык күренә. Шуңа да, безне әхлакый нормалардан тайпылмаска, кеше арасында ким-хур булмаска, кешедән калышмаска өйрәтеп, тәрбияләп үстерделәр.

- Мәктәптән соңгы, олы тормышка аяк басу елларындагы эшчәнлегегез турында да сөйләсәгез иде.

- Аллага шөкер, мин бәрәкәтле гомер кичердем. Авыл мәктәбендә сигез классны тәмамлагач, механизация училищесында ике ел укып шофёр һәм киң  профильлы механизатор таныклыгы алдым. Аннан соң Балтик буе диңгез флотында шофёр булып хезмәт иттем. Анда миңа «Лучший водитель флота» дигән мактаулы исем һәм таныклык бирелде.

Таһир (2)

Таһир

Хәрби хезмәттә

Хәрби хезмәттә

Хәрби часть буенча  үткәрелгән чаңгы ярышларында да беренче урынны яуладым һәм бүләккә миңа отпуск бирелде. Моны авыл мәктәбендә бирелгән көчле тәрбия нәтиҗәсе дип саныйм һәм бу уңайдан укытучыбыз Мөхәммәтнур абый Ширияздановка мин зур рәхмәтлемен.

Армия хезмәтеннән соң да колхозда шофёр булып, тырышып эшләдем. «За доблестный труд», «100-летию В.И. Ленина» медальләре бирелде. Социалистик ярышларда күп мәртәбә җиңүче булып танылдым. Урып-җыю вакытларында иген ташу буенча күп мәртәбәләр районда һәм бер тапкыр Куйбышев өлкәсе буенча беренчелекне яуладым.

Ул елларда кешенен хезмәтенә карап хөрмәт күрсәтелде. Иске машиналар урынына яңалары кайта торды. Елдан-ел эш шартлары уңай якка үзгәргәнгә, без хезмәттән ямь һәм тәм табып, тырышып эшләдек. Әлбәттә, колхоз производство үсеш алганда хезмәт хаклары да артты, тормыш та матурая барды.

Колхоз рәисе урынбасары буларак, ул заманда сез киңкырлы эшчәнлек алып бардыгыз. Бу эшкә алынуыгыз ничек булды?

- Безнең әтиебез авылда танылган балта осталарының берсе иде. Колхозда актив төзелеш башлангач, Әбүзәр абыем төзүчеләр бригадасында эшләде, тора-бара Зөфәр абыем шундый бригадаларның берсен җитәкләде. Энем Мөхтәр геодезист буларак, КАМАЗдагы төзеш эшләрендә актив катнашты. Ул чакта колхоздагы төзелеш эшләре гел кул көче белән барганга, анда эшләүчеләрнең күбесе таза гәүдәле, гайрәтле ирләр булдылар.

Шунсы гаҗәп, Зөфәр абыем авыр эштә эшләп тә, икенче көнне сабан туенда көрәшеп, батыр кала иде. Тора-бара ул танылган көрәшче булып, бөтен тирә-якта дан казанды. Төзелеш эшләрендә дә аның бригадасы гел зур эшләр башкарып килде.

Безнең гаиләдә барысы да төзүче булганга, миңа да колхозда барган төрле төзелеш эшләрен җитәкләргә насыйп булды. Кайвакытта әле прораб вазыйфаларын да үз җилкәмә алырга туры килде.

Мин колхоз рәисенең урынбасары булып эшләгән елларда колхоз производствосы туктаусыз үсеш юлында булды. Зур-зур корылышлар барганда, чәчү, урып-җыю чорында һәм башка киңкырлы эшләр башкарганда миңа һәрвакытта зур җаваплылык йөкләнә иде. Ул елларда халык та тырышып, хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләде. Нәтиҗәдә колхоз производствосы гел үсеш юлында булды һәм табыш алулар да арта барды.

Шул ук вакытта без авыл халкының эш шартларын яхшыртуга, эш куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә һәм хезмәткәрләрнең исәнлеген саклауга дә зур әһәмият бирдек.

Мәсәлән, фермада буфет, ашханә, профилакторий булдырылды. Иң яхшы санаторийларда кулланылган җиһазлар, исәнләндерү чаралары булдырылды. Хәтта УВЧ, электрофорез, озекерит кебек һәм башка бальнеопроцедуралар үткәрелде, шулай ук анда әле төпле медицина ярдәме дә күрсәтелде.

Тик мондый эшләр югарыдан килгән боерык буенча түгел, ә эш кешесен зурлау, хөрмәт итү һәм халыкның исәнлеген кайгырту йөзеннән эшләнде бит!

Аллага шөкер, монда минем керткән өлешем дә зур булды. Бу эшләрне чын күңел биреп оештырганга, кешеләр дә һәрвакытта зур рәхмәтле булдылар.

Авыл хуҗалыгын алып бару — ул тынгысыз, авыр һәм аеруча җаваплы хезмәт. Ул һәркемнең үз эшенә тулысынча бирелгән булып, зур җаваплылык белән эшләүне таләп итә. Монда кечкенә кимчелек, яисә салкынча караш та зур бәлаләргә китерергә мөмкин бит.

Шуңа да, күп колхозлар хөкүмәт кредитлары исәбенә, бөлгенлектә яшәделәр. Табыш алу урынына «убытокка» эшләгәнгә, аларны гел сүгеп, хурлап килделәр. Ә безнең колхоз елдан-ел үсеш юлында булып, миллионлаган табыш алды.

Колхоз исәбенә ике катлы мәктәп, спорткомплекс, ике катлы администрация бинасы, малчылык комплекслары, икмәк токлары, балалар бакчасы, азык-төлек комбинаты, МТМ төзелде, күп яңа техника кайтты һәм башка күп эшләр башкарылды.

Авылыбызга районда беренче булып газ, өйләргә чишмә суы кертелде. Колхозның азык-төлек җитештерү комбинатында пешерелгән ипине үзебездә генә түгел, тирә-як авылларга да алып барып саттык. Анда тонналап көнбагыш мае, токмач, прәннекләр һәм башка төрле азык-төлек, ризыклар җитештерелде.

Авылда тирә-якта тиңе булмаган спорткомплекс уңышлы эшләде һәм әле дә эшли. Нәтиҗәдә авылның спорт командалары төрле ярышларда катнашып, җиңүләр яуладылар. Гомүмән, колхоз һәм авыл тормышы туктаусыз үсеш юлында булдылар. Бу искиткеч матур, күңелле, бәрәкәтле һәм онытылмаслык ямьле заман иде! 

- Колхоз вакыттагы уңышлар — барысы да халык тырышлыгы, күмәк хезмәт нәтиҗәсендә булдырылды. Менә шуны үсеш еллары турында нинди истәлекләр саклыйсыз?

- Миң унбер ел дәвамында кодхоз рәисе урынбасары булып эшләгән еллар — алар колхоз хуҗалыгының көчле үсеш алган вакыты иде. Бу дәвердә хуҗалыкны өч колхоз рәисе җитәкләде. Миңа алар белән бергә зур-зур эшләр башкарырга туры килде.

Дөрес, уңышлы эшләр алып бару өчен әле элгәре дә ныклы нигез салынган иде. Тик Йосыпов Мәҗит, Хәсәншин Дәмил һәм Кәримов Ринат кебек яшь, югары белемле җитәкчеләр килгәч, колхоздагы эшләр фән казанышларына, алдынгылар тәҗрибәсенә таянып эшләнде. Бөтен кул эшләре механизацияләнде. Табыш алу артты һәм нәтиҗәдә авыл танымаслык булып үзгәрде.

Югарыда әйтелгән бөтен казанышлар — алар барысы да менә шушы җитәкчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә. алар кул астында башкарылды. Бигрәк тә Дәмил Хәсәншин һәм Мәҗит Йосыпов колхозны җитәкләгәндә заманча күп корылышлар төзелде, кыю проектлар гамәлгә ашырылды.

Бу әкияти матур күтәрелеш чорында алар үзләренә һәйкәл булырдай эшләр башкарып, халыкның олы рәхмәтен яуладылар. Ахырда аларның эшен Ринат Кәримов уңышлы дәвам итте.

Бу елларда халык белән тыгыз элемтәдә булып эшләгәнгә, мин күп кешегә олы хөрмәт һәм рәхмәтлек  хисләре саклыйм. Чөнки бар булган зур эшләр — алар тырышлыгы, алар кулы белән эшләнде. Бигрәк тә газ һәм су керткәндә, корылыш эшләрендә күп хезмәт куйган, тырышлык күрсәткән кешеләрне телгә аласым килә. Болар:

Рафиков Наил — прораб,

Гилмутдинов Саҗит — механик ( газ, су кертү эшләрен алып баручы)

Нуриахметов Мәлих — снабженец,

Галимов Сәгыйт — снабженец,

Вакказов Саҗит — бригадир,

Бәдретдинов Ринат — сварщик

Шафигуллин Җәүдәт, Зарипов Саҗит -сварщик.

Зур эшләр башкарган, тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәткән кешеләрне саный китсәң — озакка сузылыр иде. Шулай да, мин аларның барысына да олы рәхмәтлемен.

- Авылда Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасы (ЦСО) булдыру планы барлыкка килгәч, аны оештыру һәм җитәкләү Сезгә йөкләнгән. Бу ничек башланды?

- Хәйриячелек хәрәкәте — ул борынгыдан килгән изге гадәт булса да, моңа кадәр аның хөкүмәт тарафыннан оештырылганы булмады. Бу әлегә кадәр билгеле булмаган, яңа хәрәкәт иде. 1995 елны без эш башлаганда илдә кискен үзгәрешләр барган, буталчык вакыт иде.

 Ул чакта әле бернинди күрсәтмәләр, төгәл планнар да юк һәм алда тулы билгесезлек торган чак иде. Мин ин башта күрше районнардагы авылларга барып, бу эшне кем ничек оештырганны карап, өйрәнеп йөрдем. Ахырда команда тупладым һәм оештыру эшләрен башладык.

Оешмабызны нигезләргә Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортының икенче катындагы ташландык бер өлеше бирелде. Анда кечкенә аш-су әзерләү урыны, кунак итү залы һәм төрле чаралар уздыру бүлмәсе булдырдык. Без үз эшчәнлегебезне баштан ук ике юнәлештә алып барырга планлаштырдык:

- Беренчесе — олы яшьтәге авылдашларыбызның өй һәм йорт эшләрен алып баруда ярдәм итү.

- Икенчесе — оешма үзәгендә ветераннар өчен үзара аралашу, культуралы ял итү, төрле чаралар уздыру һәм аларны дәвалау, исәнләндерү эшләре дә оештырылды.

Моның белән бергә ветераннарны ялгызлыктан, өметсезлегеннән коткару өчен дә төрле юллар эзләдек, аларны мавыктыру чаралары (психологическая разгрузка) оештырдык.

Безнең эшчәнлегебез илебездә кискен үзгәрешләр барган, эшсезлек арткан, халык тулы аптырауга калган вакытка туры килгәнгә күрә,  өстебезгә нинди зур бурыч йөкләнгәнне яхшы аңлап эш иттек.  Тора-бара колхоз таралды, ул чакта авыл администрациясенең мөмкинлеге дә бик чамалы иде.

Иң буталчык, авыр елларда да без төрле юллар эзләдек. Каз—үрдәкләр асрадык, бакча чәчтек, урманнан җиләк-җимеш җыеп компотлар, кайнатмалар ясадык, себерке бәйләдек, тегү эшләре оештырдык. Үз базыбызны булдырдык. Кечкенә кибет, ларёк ачтык. Кайсы товарларны әле Самарага да илтеп саттык. Ел саен бер бозау үстердек. Эшләгән акчаларга төрле очрашулар,  бәйрәмнәр һәм ярдәм фонды оештырдык. Бу эшләрне мәҗбүри түгел, үз ихтыярыбыз белән башкардык.

Бу еллар истәлеген мин гомеремнең иң якты, иң бәрәкәтле мизгелләре дип саныйм. Чөнки монда үземә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күп мөмкинлекләрне тулысынча кулланып, хезмәткәрләребезне дә рухландырып, изге эшләр башкара алдым.

- Сез оешмагыз исемен  үзара «Милосердие»,  дип атыйсыз. Бу атама ничек барлыкка килде?

- Аның ЦСО (Центр социального обслуживания населения)  дип аталуы — ул формаль рәвештә яңгырый кебек иде. Ә безнең планнар — алар күпкә киңрәк җәелгән һәм максатыбыз — эшне тулысынча татар халкының тирән традицияләренә нигезләп башкару иде. 

Шуңа да эшләребезне отчёт бирер өчен генә түгел,  барысын да мәрхәмәтлелек хисләренә таянып, ветераннарга олы хөрмәт күрсәтү нияте белән эшләдек.

Ярмәк халкында тупланган матур кешелек сыйфатлары — алар буыннан-буынга бирелеп, сакланып килгәннәр. Бигрәк тә мәрхәмәтлелек, олыларны хөрмәт итә белү кебек күркәм сыйфатларны балаларда яшьтән тәрбияләргә тырышканнар.

Мәсәлән, чаршәмбе яисә җомга көннәрдә кешеләр үз балаларын  ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә һәм картларга садака бирергә  җибәргәннәр. Әлбәттә, бу олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү юлындагы табигый чара, тормыш дәресе булган. Шуңа да мондый сыйфатлар авылыбыз халкында әлегәчә сакланып килгән.

Тора-бара безнең оешмабызда алтмышка якын кеше эшләде. Илдә эшсезлек киң җәелгән заманда бу авыл халкы өчен  зур бер таяныч булды. Тик бу эшкә без бары тик ихласлы, иң матур кешелек сыйфатларына ия булган, башкаларга да күңел җылысы бирергә сәләтле кешеләрне генә алырга тырыштык.

Оешмабызның авторитетын тиешле югарылыкка күтәрү һәм саклау — һәрвакытта безнең төп максатыбыз булды.  Безнең эшчәнлегебез беркайчан формаль төс алмады. Гел  ветераннарга ихтибарлы булып, аларның ихтыяҗларын үтәргә тырышып эшләдек.

Мәсәлән, сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы белән тыгыз элемтәдә булып, әле авылга газ кермәгән чорда аларны утын белән тәэмин иттек. Урманнан үзебез делянка алып, аны кистереп, ярдәмгә мохтаҗ булган ветераннарның өйләренә китереп бирүгә кадәр оештырдык.

Шулай ук, ялгыз картларның өй һәм йорт тирәләрен төзекләндерү буенча төрле ремонт эшләре дә башкардык. Бу юлда һәрвакытта колхоз белән тыгыз элемтәдә булдык һәм ул техника белән зур ярдәм итте

Колхоз таралгач, андагы профилакторийның җиһазларын сорап, үзебезгә алып кала алдык. Медпункт хезмәткәрләре белән берлектә  ветераннарны исәнләндерү чаралары оештырдык. Илдә халыкка медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре катлауланган чорда халык өчен бу аеруча зур куаныч булды. Боларның барысы да безнең үз белдегебез, үз тырышлыгыбыз белән эшләнде бит!

Сабан туе

Сабан туе

Сбан туе бүләге

Сабан туе бүләге

Табигәттә бәйрәм итү

Табигәттә бәйрәм итү

Очрашу тантанасы

Очрашу тантанасы

Әүлиялар кабере янында

Әүлиялар кабере янында

84

- Еллар үтүгә карамастан, бергә эшләгән хезмәткәрләрегез һәм авыл халкы да Сезне гел рәхмәтлек хисләре белән телгә алалар. Бу хөрмәткә ничек ия була алдыгыз?

- Халык белән эшләү — ул бервакытта да җиңел булмаган. Кешеләрне басым астында, куркытып эшләтү вакыты узгач та, җитәкче эше әле тагын да катлауланды. Кешеләрне уңышлы эшкә күндерү, аларда моңа  дәрт һәм теләк булдыру өчен бик күп нәрсә кирәк. Ә иң элек — үзеңә кешелекле булу, яхшылык белән халыкның күңелен үстерә белү кирәк.

Халык алдында авторитет яулау — ул авыр гамәл, моңа еллар үтүе кирәк була. Ә аны бер мизгелдә югалтырга мөмкин бит. Мин бервакытта да эреләнмәдем, юкка-барга акырынмадым. Һәр эшне дәртләнеп, күңел биреп эшләдем һәм бар җирдә дә үзем башлап йөри торган булдым, иренмәдем.

Шул ук вакытта һәр коллективта үз кеше булырга тырыштым, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булдым. Халык ул яхшылыкка да, усаллыкка да бик сизгер шул. Вакыты җиткәч, ул аларның барысын да үзеңә артыгы белән кире кайтара.

- Авылда мәчет төзү һәм мәхәллә тормышын уңай эзгә салудагы эшләрегез турында да сөйләсәгез иде.

- Мәчет салу — ул авыл тарихында зур урын ала торган вакыйга. Колхоз рәисе урынбасары булып эшләгәндә бу изге эш һәрвакытта безнең алгы планда булды. Кешеләр дингә сусаган булганга, күпләрдә дини белемгә омтылыш та көчле иде. Шуңа да, тора-бара мәдрәсә төзү кирәклеге алгы планга басты. Пенсиягә чыккач, мәхәллә рәисе буларак, моны булдыруны мин үземә бурыч итеп куйдым.

Мәчет төзелүе — ул авыл өчен зур тантаналы вакыйга булды. Шулай да, тора-бара халыкны дингә тартуның әле тагын да авыррак, зуррак проблема икәнлеге беленде. 

Әлбәттә, дингә каршы көрәш барган елларда ике буын кешеләре үсеп җитлекте. Аларны дингә тарту, үзләрендә дин белемен үзләштерү теләге уяту өчен әле күп тырышлык кирәк булды.

 Бу исәптән мәчетебез имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов белән халык өчен дини укулар оештыруны планлаштырдык. Элгәре кайберәүләр мәчет яныннан узганда  аңа ниндидер сәерсенү, шикләнү белән карап узалар һәм эченә кереп карарга кыенсыналар иде. Шуңа да, киләчәктә мәчет халыкны үзенә тартып торсын, кешеләрдә изге хисләр уятып, чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгалә йортына әверелсен өчен төрле юллар эзләдек, төрле планнар кордык.

Бу юнәлештә хатын-кызлар аеруча зур активлык күрсәтте. Мөгәллимәләребез Галиуллина Гөлсинә, Гарифуллина Роза һәм Каримова Зөһрә дә курслар оештырып, дини укыту эшләре алып бардылар.

Бу юлда мәктәп балаларына, олыларга дини белем бирү өчен махсус курслар оештырдык. Аларны тукландыру өчен ашханә булдырдык. Дини бәйрәмнәрдә мәҗлесләр үткәрүне гадәткә керттек.

Габдулла хәзрәт балаларны һәм хатын-кызларны Казанда һәм башка җирләрдә уздырылган төрле конкурсларда, дингә багышланган чараларда катнашуны оештырып килде. Гомүмән, мәчетебез тора-бара авылыбызның тормыш үзәгенә әверелде.

 Мәчет советы һәм мәхәллә  әгъзалары авыл администрациясе белән тыгыз элемтәдә булып, без төрле чаралар оештырып килдек. Мәсәлән, табигать кочагында халык белән корбан ашлары пешерү һәм башка төрле чаралар уздыруны гадәткә керттек. Татарстан үрнәгендә биш тапкыр балалар өчен җәйге сабан туйлары уздырдык, ата-аналары һәм халык катнашында.

Боларны балалар гореф-гадәтләребезне тирәнрәк аңласын, аларда телебезгә, мәдәниятебезгә хөрмәт уянсын һәм шул ук вакытта алар исән-сау булып үссеннәр иде дигән максаттан чыгып эшләдек. Күп оештыру эшләрен без бергәләп, киңәшеп эшләдек.

Моның өчен мин мәхәллә халкына аеруча рәхмәтлемен. Хәзер күп җәмгыятьләрдә бердәмлек таркала, дуслык, туганлык хисләре сансызлана барган, һәркем үз эченә генә бикләнеп яшәргә омтылган вакытта — бу аеруча мөһим эш дип саныйм. 

Тик шулай да, чиксез иреклекләр бирелгәч, җәмгыятебездә тезгенсезлек тә артты. Хәзерге вакытта мәхәлләбез алдында торган иң зур бурычларның берсе — ул халыкта тупланган матур сыйфатларны югалтмыйча, бердәмлекне саклау һәм әхлаксызлыкка  каршы көрәш алып бару, — диде Әхмәтгали улы Таһир Рәхимов.

Олыгайган көнендә кемнең күңеле матур истәлекләргә никадәр бай булса — ул шул кадәр бәхетле. Таһир Рәхимов — шундый бәхеткә һәм олы хөрмәткә ия булган шәхесләрнең берсе.

Хәзер кайберәүләр Советлар Союзы чорын никадәр мәсхәрләргә тырышсалар да, Иске Ярмәк авылы халкы әле бүген дә шул елларда ирешелгән казанышларның рәхәтен күреп, якты истәлекләр саклап яшиләр.

Ни кызганыч, тик хәзерге вакытта авылдагы социаль казанышларның, асфальт юллар салынган матур урамнарның һәм андагы икешәр катлы биналарның кайдан килгәнен белмәгән буын үсеп җитте. Алар үткәндә авыл кешеләренең никадәр бай табигатьле, киң күңелле булып, хезмәт үрнәкләре күрсәтеп яшәгән чорлар турында шулай ук, берни дә белмиләр.

Менә бу язманы да бәлки кайберәүләр уйдырмага санап, мондый хәлләрнең кайчандыр булуына шик белдерүчеләр дә булыр. Тик белегез — үткәндә, менә шундый изгелекләргә бай, бәрәкәтле һәм хыялый заманнар да бар иде шул!

Алла теләсә, киләчәктә илебез уңай юнәлеш алып, җайлы тормыш юлына басыр әле. Шул чакта элгәре булып узган гыйбрәтле хәлләрне өйрәнеп, киләчәкне кайгыртуга сәләтле кешеләр дә табылыр.

 Шуңа күрә, хәзер үткәндәге гыйбрәтле вакыйгалар турында  мөмкин кадәр күбрәк язылса һәм бу хакта киләчәк буыннарга да үрнәк булырлык, матур истәлекләр сакланса иде.

Таһир

Таһир

Таһир хатыны Сафия белән

Таһир хатыны Сафия белән

Рәхимовлар Солтан, Зөфәр,Әбүзәр, Таһир, Мөхтәр

Рәхимовлар Солтан, Зөфәр,Әбүзәр, Таһир, Мөхтәр

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (37), 2022 ел.

 

Просмотров: 914

Комментирование запрещено