25 гыйнвар — студентлар көне
Татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьләребез, Самара гына түгел, башка шәһәрләрдәге ВУЗларга да керәләр
Никтер абитуриентлар, Самараның 35 югары уку йорты арасыннан үзләренә кирәкләсен таба алмыйча, башка төбәкләргә ыргылалар. Сораштырулар нәтиҗәсендә күпчелегенең Казан уку йортларын сайлавы ачыкланды. «Яктылык» татар мәктәбен тәмамлаучылар арасында андый студентлар аеруча күп.
Гыйнвар ахыры студентлар өчен иң авыр чор, чөнки бу вакытта алар мәш килеп кышкы сессияләрен тапшыралар. Шулай да, чит шәһәрләрдә белем алучы якташларыбыз, студентлар көне алдыннан «Бердәмлек» хәбәрчесе белән сөйләшеп алырга вакыт таптылар.
Заринә Зарипова, Абдел-Малик Мәүлетов һәм Алсу Садартдинова, «Яктылык» мәктәбен тәмамлап, укуларын Казан федераль университетында (КФУ) дәвам итәләр, ә Айтурган Осмонова, 2021 елда Мәскәүгә китеп, хәтта Михаил Ломоносов исемендәге университетка (МГУ) кергән.
Нишләп башка шәһәргә укырга китәргә булдыгыз, дигән соравыма Казан студентлары бала чакларыннан ук татар мохитына, искиткеч архитектуралы борынгы шәһәргә тартылулары турында сөйләделәр. Ә менә Айтурган, илебезнең иң-иң шәп уку йортына кереп, югары белем алу максатын алдына куйган булган.
- Чит шәһәрдә яшәргә авырмы?
- Әти-әниләрдән еракта яшәве кыен билгеле, әмма чит шәһәргә күнегеп, яңа дуслар табуы бер дә авыр булмады, диләр яшьләр. Өстәвенә, Казанда Самара өлкәсеннән килгән студентлар шактый күп икән. Ә Абдел-Малик исә үзен бөтенләй шунда туып-үскән кебек хис итә. Чөнки ул күптән Татарстанның «Сәләт» яшьләр клубы әгъзасы һәм Казанда күпсанлы дуслары булу да шуның белән бәйле. Сүз уңаеннан: Абдел-Малик Казанда Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча укый. Ул халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә тарих фәнен өйрәнә. «Дусларым арасында Кытай, Иран һәм БДБ илләре вәкилләре бар, — дип сөйли егет. — Алар белән йә инглизчә, йә русча аралашабыз, ә татар дусларым белән, хәтта мөгаллимнәр белән дә, татарча сөйләшергә тырышабыз», — ди ул.
Заринә инженер-геолог һөнәрен үзләштерә, ә Алсу юриспруденцияне өйрәнә. Кызлар да инде шактый күп дуслар тапканнар, әмма аларга русча аралашырга туры килә, дип уфтаналар.
«Татарстан башкаласы сезне ничек каршы алды? Шәһәр халкы самаралылардан нык аерыламы?» — дип кызыксынам.
Студентларыбыз фикеренчә, аерма юк диярлек. Ә менә урам буйлап барганда адым саен татар телен ишетү җанга рәхәт, диләр. «Самарада татар теленең төрле диалектларын ишетергә була. Казанда исә ешрак татар теленең әдәби варианты кулланыла, ул моң булып агыла, күңелләргә май булып ята», — дип сокланалар якташларыбыз. Шулай ук Казан — студентлар башкаласы, дигән фикер белән дә бик теләп килешәләр.
- КФУ үзе бер аерым шәһәр сыман, — ди Абдел-Малик. — Уку корпуслары, тулай тораклар… Санап бетергесез! Студентлар өчен төрле җәмәгать эшләрендә катнашу мөмкинлекләре бик күп. Укудан тыш, футбол, волейбол, төрле чаралар оештыруда һәм англо-театр түгәрәгендә шөгыльләнәм, — ди актив егет.
Кызларыбыз да укуны беренче урынга куялар, университет тормышында да актив катнашалар. Заринә, мәсәлән, группа старостасы итеп сайланган. Шулай да, дуслары белән ял итәргә дә вакыт табалар.
Мәскәүдә укучы Айтурган да актив ялны хуплый. Ул буш вакытын музейларда, картина галереяләрендә һәм тарихи урыннарда уздырырга ярата.
Тулай торакта яшәп карамыйча, үзеңне чын студент дип саный алмыйсың, диләр. Безнең студентлар бу сынауны лаеклы үтәләр.
- Тулай тораклар яңа, матур, икешәр кешелек бүлмәләрдә бөтен уңайлыклар да тудырылган. Бөтен җирдә чисталык, җылы һәм тыныч. Аерым фатирда яшәгән сыман, — дип сөйлиләр. Кыскасы, тырышып уку, ныклы белем алу өчен шартлар әйбәт.
Студентларыбыз киләчәккә нинди планнар төзи соң?
Абдел-Малик белән Алсу Казанны яратып өлгергәннәр. Киләчәкләрен дә аның белән бәйләргә ниятлиләр. Заринә әлегә белми. «Нефть һәм газ чыгару сәнәгате бөтен илебез буенча таралган, Ходай нәрсә язгандыр», — ди. Айтурган да: «Күз күрер, алда әле берничә ел укыйсы бар. Мәскәү — киң мөмкинлекләр шәһәре, кем белә бит», — дип уйчан елмая.
Шулай, алда нәрсә буласын кем дә белми. Ә менә «Студентлар көне» инде бусагадан атлап керә. Шул уңайдан бөтен студентларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Имтихан-зачетларыгызны яхшы билгеләргә тапшырып, каникулларыгызны «койрыксыз», тыныч күңел белән һәм кызыклы итеп үткәрүегезне телибез!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 696