“Авылыбыз иминлеге хакына халык белән, бердәм булып, киңәшеп эшлибез”

1670702694119“Кайда туган – шунда кирәк булган”, — дигән рус мәкале бар бит. Похвистнево районы Гали авыл җирлеге башлыгының урынбасары Зәйтүнә Габделхәй кызы Газизуллинага да шушы сүзләр бигрәк тә туры килә!

Әйе, авылның киләчәген үзе шунда туган, изге чишмәләренең татлы суын эчеп, куе урманнарында баллы җиләк җыеп, ялан-кырларында көтү көтеп, кичке урамнарында гармун моңнарын тыңлап үскән кешедән дә ныграк кайгыртучы бармы икән?! 

Менә Галидә туып-үскән Зәйтүнә ханым да инде күп еллар газиз туган җире, авылдашлары иминлеге хакына бар тырышлыгын куеп, бөтен күңелен биреп, намус белән хезмәт итә.

Мәктәпне тәмамлагач, агач-тимер остаханәсенә эшкә урнашкан да читтән торып Рождественский авыл хуҗалыгы техникумында хисапчы һөнәрен үзләштергән ул.

1979 елда исә хезмәт юлын Гали авылы советында баш бухгалтерның урынбасары, аннары баш хисапчы булып дәвам иткән.

Ә 2006 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Зәйтүнә апа авыл җирлеге башлыгының урынбасары вазифаларын үти. Лаеклы ялга чыгуына да инде унбер ел узып китсә дә, милләттәшебез, яраткан эшен ташламыйча, аны лаеклы рәвештә башкарып килә.

- Халык, төрле оешмалар, мәктәп, клуб, мәдрәсә, мәчетләр белән эш итәбез. Бездә инвалидлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары җәмгыятьләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары, “Әбиләр чуагы” оешмалары бар.

Шәхси предприятиеләр, крестьян-фермерлык хуҗалыклары да читтә калмый, әлбәттә.

Проблемалар булса, мөрәҗәгать итәләр, кайда нинди җитешсезлек бар, шуны бергә хәл итәбез.

Аллаһыга шөкер, бөтенесе белән дә мөнәсәбәтләребез әйбәт, киңәшләшеп, бергә эшлибез.

Сайлау кампанияләрен оештыруда да катнашабыз. Мин менә инде 8 – 9 еллап сайлау комиссиясе рәисе булып торам,  — дип сөйләп китте язмам герое.

Авылны төзекләндерү буенча проектлар төзү дә администрация хезмәткәрләре кулы аша уза икән.

- Өлкә хөкүмәте тарафыннан игълан ителгән әлеге махсус программа 2017 елдан бирле гамәлдә йөри һәм 2025 елга кадәр дәвам итәчәк.

Проектны без әзерләп бирәбез дә, аны комиссия тикшерә, ягъни әле конкурс аша да узарга кирәк.

Менә, мәсәлән, “Чиста су” проектында катнашып, Заречный урамында су үткәрдек.

Шулай ук авылыбызның Строителей урамында юлларның бер өлешен ясаттык. Тагын бер өлешенә проект төзеп тапшырдык. Шатлыгыбызга, ул конкурс аша үтте һәм, Аллаһы бирсә, 2023 елның язында эшкә тотынырга тиешләр.

Программа шарты буенча, акчаның бер өлешен хөкүмәт бирә, ә калганы халыктан җыелырга тиеш. Рәхмәт яугыры, авылдашларыбыз, эшкуарларыбыз ярдәм кулын сузалар. Мәчетләребез дә булыша.

Шулай да берьюлы зур сумманы җыюы авыр бит. Шуңа күрә юлларны да әкренләп, өлешләп ясатырга туры килә.

Менә киләсе елга Садовый урамында юл салу исәбе бар. Проекты әзер инде, — дип сөйли Зәйтүнә Газизуллина.

Гали авылына быел 412 ел тулган. Биредә 1700дән артык кеше яши. 90 яшьтән узган берничә карт бар. 100 яшькә җиткән бердәнбер карчык берничә ел элек гүр иясе булган.  

Галидә 714 йорт исәпләнә. Шуларның бер алтмышы бушап калган.

Дүрт мәчеттән азан яңгырап тора. Мәдрәсәдә шәкертләр белем ала.

Администрация бинасында урнашкан биш заллы музейлары да искиткеч монда.

Ниһаять, 90 урынлык матур, яхшы балалар бакчасы да салынган. Бирегә алтмыш нарасый йөри икән.

Хәзер балаларны, элеккегечә, рус Ырсай авылына илтәргә кирәкми. Туган авылларында татар бакчасында тәрбияләнәләр алар.

Унъеллык мәктәптә бүген 181 укучы укый, ди.   

Быел Гали авылында алты туй булган, сигез бәби туган.   

- Сездә халык ничек көн күрә? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

- Авылыбыз теплицалары белән күренекле бит инде. Күпләр помидор, кыяр үстерә. Элеккеге елларда чөгендер, суган, кишер үстереп саталар иде. Әмма бу табышлы булмагач, күбесе моннан баш тартты.

Терлек асраучылар да бар. Үгез, сыер, ат, каз, күркә, тавыклар тоталар.

Шунысы куандыра – кырларыбызны чүп үләннәре басып алмаган, җирләр чәчелә, төрледән-төрле культуралар үстерелә.

Бездә җиде крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар. Камил Исхаков, Наил Баһаутдиновныкы иң зурлары.

Фермерларыбыз, авыл кешеләренең пай җирләрен арендага алып, аннары аларга иген, май тараталар. Әле күрше авыллардан да җир алып чәчәләр.

- Бүгенге көндә авыл тормышында нинди проблемалар бар?

-  Әйткәнемчә, юллар проблема булып тора инде. Аллаһыга шөкер, проектларга таянып, моны әкрен генә хәл итеп киләбез. Хәзер күп урамнарда асфальт җәелде.

Тау буенда урнашкан иске зиратыбыз ташландык хәлдә иде. Ник дисәгез, анда бик күптән җирләнгән мәрхүмнәрнең каберләрен карап торучылары калмады. Кайсыберләренең нәселләре үк бетте инде.

Быел авыл халкы белән, өмә ясап, шушы зиратны чистарттык. Әлхәмдүлилләһ, бик зур эш башкарылды. Киләсе елга да, ин ша Аллаһ, аны дәвам итәргә торабыз.

Бу изге гамәлдә бик күп авылдашларыбыз катнашты. Өмәгә үзе килә алмаганы да машина ялларга, инструментлар алырга акчалата өлеш кертте.

Эш булмагач, авылда яшьләрнең калмавы да борчый, әлбәттә. Биредә яшәүчеләре дә шәһәргә йөреп эшлиләр.

Югыйсә, үзләренә йорт салып та торасы юк. Буш өйләр бар, начар түгелләр. Сатып ал да кереп тор гына.

Тик бөтенесе дә теплица белән шөгыльләнә алмый бит инде. Анысы да бит әле зур табыш бирми, көн күрер өчен генә ярап тора.

Бигрәк тә, югары уку йортларын тәмамлап, белгечлек алган егетләр-кызларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек хезмәт юк шул бездә.

Колбаса ясау цехыбызда да урыннар алай күп түгел. Бигрәк тә хәзер, бу өлкәдә конкуренция бик зур булгач, анда да эшләр алай ук шәп бармый.

- Сезгә халык шәхси проблемалары белән мөрәҗәгать итәме?

- Әйе. Өй каршында зур булып үскән агачларны кистерергә, ягып җылыту системасын көйләргә, урамдагы утлары сүнсә һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр. Хәлебездән килгәнчә, барысына да ярдәм итәбез.

-  Администрация авылның милли тормышында да катнашамы?

- Әлбәттә. Бездә бик күп чаралар уздырылып килә. Мәктәп балалары бик актив. “Мирас” фольклор төркеме авылыбызда гына түгел, төрле төбәкләргә йөреп, чыгышлар ясый. “Ак калфак” татар хатын-кызлары, “Әбиләр чуагы” оешмалары да зур эшчәнлек алып баралар.

Администрация дә чараларны оештыруда, матди яктан тәэмин итүдә булышлык күрсәтә.

1670702709875 1670702715821 1670702752262 1670702738511 1670702732436

1670702743808

1670702726832

- Авыл проблемаларын хәл итүдә халыкның ярдәмен тоясызмы?

- Һәрбер йорт хуҗаларының телефоны бар миндә. Ватсап, Вайберда махсус төркем дә булдырдык. Ягъни авылдашлар белән гел элемтәдә. Безнең Гали халкы шулкадәр ярдәмчел, Аллаһыга шөкер. Хәтта читтә яшәүче авылдашларыбыз да һәрвакыт ярдәм итеп торалар, туган җирләрен онытмыйлар.

Эшкуарларыбызга да мең рәхмәт. Алар инде һәрнәрсәдә булышлык күрсәтәләр, авылның үсешенә зур өлеш кертәләр.

Әлхәмдүлилләһ, авылдашларыбыз белән берләшеп, киңәшеп яшибез, эшлибез, Галинең киләчәген кайгыртабыз. Барысына да рәхмәт.

Хәлебездән килгәнчә, махсус хәрбия операциядә катнашырга алынучыларга да ярдәм итәргә тырышабыз. “Әбиләр чуагы” оешмасының хатын-кызлары оекбашлар бәйлиләр. Посылкалар туплыйбыз. Эшкуарларыбыз да булыша.

- Хезмәтегез күңелегезгә нәрсәсе белән якын?

- Халык белән эшләргә яратам мин. Кулымнан килгән кадәр авылдашларыма ярдәм итәргә тырышам.

Биш кешедән торган коллективыбыз әйбәт, дус.

Авыл башлыгы Идрис әфәнде Муллабаев, җитәкче буларак, оста, үз хезмәтен яхшы белеп, җиренә җиткереп башкара, безгә карата уңай мөнәсәбәт күрсәтә. Без аның белән ничә ел бергә хезмәт итәбез инде, Аллаһыга шөкер, сүзгә килгәнебез юк, барысын да тыныч кына, киңәшләшеп хәл итәбез.

Аны кешеләр дә тыңлыйлар, яраталар. Ул үзе дә һәрберсенә игътибарлы, үтенеч белән килүчеләрне кире борып җибәргәне юк, гел булышырга тырыша.

Элеккеге елларга караганда, хәзер кәгазь эше күбәйде. Ай саен отчетлар белән мәш киләм. Шул ук вакцинация буенча гына да күп мәшәкать өстәлде. Документларны тәртипкә саласың, аларны тегәсең, архивка тапшырасың һәм башкалар. Әле кайбер төр ышанычнамәләрне (доверенность) төзү дә безнең өстә.

Тик, авырлыкларга карамастан, эшемне яратып, бөтен күңелемне биреп башкарам. Хәзер тәҗрибәм дә шактый бит инде. Ни эшләргә кирәген, тәртибен беләсең.

Халыктан рәхмәт сүзләрен ишетү мине тагын да канатландырып, дәртләндереп җибәрә. Отпускага чыксам да, ял көннәрендә дә эш буенча шалтыратырга мөмкиннәр миңа. Үзеңнең халыкка кирәк булуыңны тою, әлбәттә, ләззәт хисләре тудыра.

- Зәйтүнә ханым, гаиләгез белән дә таныштырыгыз әле.

- Ирем Камил белән 40 ел бергә яшибез. Хәләл җефетемнән мин бик канәгать, шөкер. Бергә йорт салдык, барлык эшләрне дә бергәләп башкарабыз, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп гомер итәбез. Тормышыбыз түгәрәк, әлхәмдүлилләһ. Ул мәчеткә йөри.

1670703335668

1670703323254

Ике малай үстердек.

Олы улыбыз Фәнил гаиләле. Киленебез Галия белән безгә ике онык бүләк иттеләр. Сигез яшьлек Кәримебез һәм җиде яшьлек Илнурыбыз ямь өстенә ямь өстиләр.  

Кечкенә малаебыз Сөләйман, Самарда югары уку йортын тәмамлап, армиягә барып кайтты һәм эшкә урнашты.

Балаларыбызга зарланырлык түгел, Раббыма мең шөкер. Акыллы, тәртипле булып үстеләр. Матур тормыш алып баралар.

- Гали җирлеген ни өчен яратасыз һәм аның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Һәркем өчен туган җире кадерле инде ул. Мин дә, Галидә туып-үскән кеше буларак, аны өзелеп сөям. Авылыбыз зур, матур, дини. Әйтүемчә, халкыбыз миһербанлы, тату. Кешеләр бер-берсенә теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Карт әби-бабайларны да күршеләре карап торалар.

Шәһәргә кунакка баргач та, тизрәк авылга әйләнеп кайтасы килә, күңел моңсулана.

Галинең киләчәге булыр, дип ышанабыз. Яшьләребез, олыгайгач булса да, үз авылына, ата-аналары йортына кайтырлар, дип өметләнәбез.

Үсеп җитүче нарасыйларыбыз арасында да газиз туган җирендә калучылар булыр, бәлки.

Бүгенге көндәге кебек, авылны чын күңеленнән яратучы, аның өчен җан атучы шәхесләребез булганда, Галиебез бетмәс, Аллаһы бирсә, чәчәк атып яшәр!

1670703329513 1670702721755 1670702694119

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (37), 2022 ел.

 

Просмотров: 893

Комментирование запрещено