Ел артыннан еллар уза,
Оныттырып үткәнне,
Ике яшьтән ятим үстем,
Хәтерләмим әткәйне.
Кочагына алып әнкәй
Сөйдеме икән, белмим.
Дүрт кызын ашатыр өчен,
Эшләде дә эшләде.
Әтилеләрдән көнләшеп,
Күз яшьләремне күп түктем,
Җаным әрнеп өзелсә дә,
Сиздермәскә тырыштым.
Язмышым җилкәннәренә
Чатырдатып ябыштым,
Йөрәгемә йозак элеп,
Басып килдем сагышны.
Гөлләргә су сипкән саен
Яшәреп, үсеп китә.
Ятим баланың гомере
Елап, кимсенеп үтә.
Олыгайганда уйлата -
Яшереп булмый хисләрне,
Яшерсәм дә, бәреп чыга,
Туктата алмыйм яшьләрне.
Тпру, дигәч — атлар
туктый,
Нааа, дисәң — атлап китә,
Ничек кенә яшәсәк тә,
Гомер үтә дә китә.
Йөрәккә урнашты чирем,
Сүндереп җан җылысын,
Гомер буе сизем яшим
Ятимлекнең ачысын…
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 674