Каршы йортта биек каен үсә,
Ямьләндереп безнең урамны,
Яшь чагында утырткан иде,
диләр,
Гомәр абыебыз аны.
Карт каен үз гомерендә
Күп дусларын югалткан,
Яфракларын селти-селти,
Хәсрәтләрдән юаткан.
Минем гомер узып китте,
Шул каенга сокланып.
Яшь чакларга кайтыр идем,
Каенымны сагынып.
Җария ЗЫЯТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 910