Президента Татарстана переименуют в раиса в ускоренном порядке / Татарстанның югары вазифаи заты Рәис дип атала башлаячак

4d0d70c1eb64322f2a4120930ddd996bТатарстанские законодатели передумали вводить переходный период в процессе переименования должности президент республики.

Изначально предполагалось, что нынешний руководитель РТ Рустам Минниханов продолжит называться президентом республики до следующих выборов, после которых его должность будет звучать «глава – раис Республики Татарстан».

Однако новые поправки предлагают изменить название высшего должностного лица республики незамедлительно.

Как отметил глава комитета госсовета по госстроительству и местному самоуправлению Альберт Хабибуллин, новый законопроект стал результатом «проведения дополнительных консультаций».

По его словам, поправки вносят изменения в шесть разделов конституции РТ, добавляя две новые статьи. При этом 25 норм конституции планируется признать утратившими силу.

Сообщается, что большинство депутатов проголосовали за новую редакцию поправок.

islamnews.ru

***

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында депутатлар Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын өч укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты Татарстанның югары вазифаи затының атамасын яңа сайланачак югары вазифаи затка карата гына кулланылачак күчеш чорыннан баш тартуны күз уңында тота.

Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин ассызыклап узганча, үткән елның августында парламентта Татарстан законнарын федераль конституцион законнарга туры китерү буенча эшче төркем оештырылган.

–    Үзгәрешләр республика Конституциясенең 60 маддәсен үз эченә алган 6 бүлеккә кертелә. Моннан тыш, закон проекты белән 2 яңа маддә барлыкка килде. Республика Конституциясенең 25 нормасын үз көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә, – диде ул.  

Исегезгә төшерәбез: узган елның декабрендә “Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертелү турында”гы 109 нчы закон кабул ителгән иде. Аның нигезендә Татарстанның югары вазифаи заты «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәис)» дип атала башлаячак. Шул ук вакытта ул фәкать республиканың яңа сайланган югары вазифаи затына карата гына кулланылырга тиеш иде. 

–    Әмма югары вазифаи зат атамасы белән бәйле мәсьәлә буенча өстәмә консультацияләр уздырганнан соң, күчеш чорыннан баш тарту һәм яңа атаманы бүген карала торган Татарстан Республикасы законы проекты үз көченә кергәч куллана башлау турында карар кабул ителде, – дип хәбәр итте Альберт Хәбибуллин.  

Республиканың югары вазифаи заты итеп чит ил гражданлыгы булмаган, Россия Федерациясендә даими яшәүче гражданин сайланырга мөмкин. Федераль законнарның әлеге таләбе хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына карата да беркетелгән.  

Дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстанның дәүләт телләре бертигез кулланылганга, закон проекты тарафыннан республиканың югары вазифаи затына карата үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Татарстан дәүләт телләрен куллану турындагы таләп кертелә.  

Альберт Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, әлеге закон проекты эш төркеме тарафыннан анализланып, Татарстан Президенты Администрациясе һәм Татарстан прокуратурасы белән күпсанлы килештерү дискуссияләренең нәтиҗәсе булып тора. 

–    Аны барлык кызыксынучы якларның фикерен һәм позицияләрен исәпкә алган «компромисс» проект дип атарга мөмкин. Декабрь утырышы кысаларында республика Президенты билгеләп үткәнчә, бүгенге чынбарлыкта, Россияне таркатырга теләүче көчләр булганда, безнең республика, илнең төп терәк төбәкләренең берсе буларак, Россия бердәмлеген саклап калу эшендә үрнәк булырга тиеш. Безнең карашка, закон проекты максималь дәрәҗәдә тикшерелгән һәм баланслы булып тора, – дип сүзен йомгаклады спикер.   

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу уңайдан зур эш башкарылуын ассызыклап, ярты елдан артык без бу мәсьәләне төрле мәйданчыкларда, депутатлар, Президент Администрациясе, Прокуратура вәкилләре катнашында тикшердек, һәм шушы шартларда кабул итәрлек карар дип таптык, әйдәгез, аны сәясиләштермик, диде.  

Закон проекты беренче укылышта кабул ителгәннән соң, профильле комитет тагын бер утырыш уздырып алды. 

–    Закон проектына төзәтмәләр кермәде, текстны тагын бер кат игътибар белән карадык, хаталар юк, – дип, комитет рәисе аны икенче һәм тулаем укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.   

Депутатлар күпчелек тавыш белән закон проектын хуплады. 73 депутат «әйе», 9 кеше «каршы» дип тавыш бирде, берсе тыелып калды.

matbugat.ru

Просмотров: 758

Комментирование запрещено