25 гыйнварда Open talk дип аталган кичә узды
Татар яшьләре арасында милли мәдәниятне популярлаштыруга багышланган чаралар ешрак уздырылсын иде.
«Туган тел» өлкә татар иҗтимагый җәмгыятенең @tugan_tel_smr яшьләр бүлеге бу юлы фикер алышуны яңа форматта оештырган. Самараның Вилоновская урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан “СберПространство” җәмәгать урыны йомшак кәнәфиләр һәм диваннар белән җиһазландырылган. Биредә бик уңай һәм җылы, сөйләшеп, фикер алышып утыру өчен эшләнгән махсус урында ачыктан-ачык (инглизчә — Open talk) фикер алышып утыруы да рәхәт.
- Без узган елны “Татар киносы” кичәсе оештырган идек инде. Ел дәвамында андый чараларны ешрак уздырып торуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый күп булды. Шуңа күрә быел да, җыелышып, татар телендә фильм карарга булдык. Очрашуны кызыклырак итү өчен көн кадагындагы темаларга аралашу, фикер алышу бүлеген дә керттек, — дип сөйли «Туган тел» җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрзанә Мәхмүтова.
Оештыручылар фикеренчә, мондый формата очрашулар өчен “СберПространство” менә дигән урын. Анда кунаклар үзләрен өйдәгечә хис итәләр. Бәлки, мондый чаралар һәркемгә дә кирәк түгелдер, әмма алар бик файдалы. Яшьләргә монда үзләрен иркенрәк тотарга, кыюрак фикер алышырга, сораулар һәм җаваплар бирешергә, проблемаларны уртага салып сөйләшергә мөмкинлек бар.
Очрашу Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, журналист Ленария Мөслимованың онлайн чыгышыннан башланды. Ул Самара яшьләренең актив эшчәнлеген югары бәяләде, Бөтендөнья татар конгрессының телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте һәм уңай энергетикасын өләште. Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган җыеннарда даими катнашканга күрә, чарага килгән яшьләрнең күбесе аның белән таныш иде инде. Ләкин кунаклар арасында Казанда шундый күләмле оешма булуы турында беренче тапкыр ишетүчеләр дә булды. Ленария ханым үзенең чыгышында Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча татарлар санының 600 меңгә кимүен билгеләп үтте. Татарлар өчен бу бик аяныч хәл. Бу ситуациядән чыгу юллары хәзерге яшьләрдән тора. Һәрберебез туган телен өйрәнергә, балаларын татар мохитында тәрбияләргә тиеш. Әлбәттә, бүгенге кебек чаралар татар милләтен саклап калуның бер ысулы.
Кичәгә шәһәребезнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә чакырылган иде. Традицион татар чаралары һәм милли туй йолалары белгече Әлфия Сөләйманова, «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Айгөл Минастинова, «Болгар мирасы» фонды җитәкчесе Гүзәл Сәгадәтова яшьләрне үз оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырдылар, актив булырга, гореф-гадәтләребезне, милләтебезне саклау өчен бөтен көчләрен җигеп, алга омтылырга өндәделәр.
Фикер алышулар барышында төп проблема да ачыкланды: яшьләрнең күпчелеге милли иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә тартылмыйлар, чараларда катнашырга теләмиләр. Әлеге проблема бездә генә түгел, Татарстанда да бар икән.
Гүзәл Маратовна: «Казанда татар яшьләрен иҗтимагый эшләргә ничек җәлеп итәсез?» — дип Ленария Мөслимовага сорау бирде.
- Бары тик кызыклы проектлар белән генә, — дип җавап бирде спикер. – Яшьләр бик мавыгучан халык. Аларны яңа проектларга план корганда ук чакырып китереп, финишка кадәр катнашу мөмкинлеге бирергә кирәк. Яшьләр үзләрен җәмгыятькә файдалы итеп тоярга тиешләр. Аларның фикеренә колак салып, тәкъдимнәрен хуплап, кирәк булганда гына киңәш биреп эшләргә кирәк. Шул вакытта активлык көтәргә мөмкин булачак, — дип аңлатты.
Кызганычка, оялыпмы, әллә бераз каушапмы, фикер алышуда яшьләр пассив булдылар. Бәлки алар, милли мәсьәләләрне чишүдә тәҗрибәләре булган милләттәшләребезнең чыгышларыннан тәэсирләнеп, мәгълүматны үз эчләрендә үзләштерәләрдер?
Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, кунакларга татарчага тәрҗемә ителгән «Кунг-фу панда» мультфильмы күрсәтелде.
Ашыкмыйча гына таралышкан кунакларны күзәтеп торганда, Open talkтагы очрашу да, бина да яшьләргә ошады, дигән нәтиҗәгә килдем. Шундый уңайлы шартларда татар яшьләре өчен мөһим булган темаларга аралашу мөмкинлеге булдырган өчен чараның инициаторы Фәрзанә Мәхмүтовага Фярзана Махмутова рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Әлеге чара турында якшәмбе көнне ТНВ Телеканал ТНВ телеканалында чыгып килүче «7 дней» тапшыруында карый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1072