Самаралылар сынатмады

t_-zJGXANFVT2D7h3Lny4VmDf9xa7bnhbxp7owYu-5_gMPRWyshJT8NCSwCcYFTbYWIVaKoOpofBZFa2-XF-Jz2gV “Җәлил укулары” конкурсына йомгак ясалды

Үткән елның 15 октябрь — 15 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы бишенче тапкыр “Җәлил укулары” конкурсы оештырган иде. Анда катнашу өчен Россия регионнарыннан һәм якын чит илләрдән 42 мең гариза килгән.

Самара өлкәсе дә читтә калмаган, бездән 77 кеше катнашырга теләк белдергән. Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Җәлил укулары” конкурсына йомгак ясалды.

Быелгы бәйгедә Җәлил ши­гырьләре 23 телдә яң­гы­рады. Конкурс тарихында бе­ренче мәртәбә чечен, серб һәм япон телләрендә шигырь укучылар да булды.

Өч этапка бүленгән онлайн конкурста җиде номинация каралган иде. Икенче этап ахырында финалга 836 катнашучы узды. Бу төркемгә Самара өлкәсеннән дүрт укучы сайлап алынган: Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән Рафаэль Гыйз­зәтуллин һәм Камышлы мәктәбендә укучы Ильяс Шәйдуллин — “М. Джалиль на русском”; Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы укучысы Эльвина Мөхәммәтҗанова — “М.Джалиль на татарском” һәм Камышлы мәктәбеннән Илсаф Шәйдуллин “Фронтовик-язучылар” номи­на­ция­лә­рендә чыгыш ясадылар.

Финалистлар арасыннан жюри 115 җиңүчене сайлап алды. Призлы урыннар Илсаф Шәйдуллинга һәм Рафаэль Гыйззәтуллинга да би­­релде. Призерлар һәм финалистлар 17 февральдә Казанда узачак Гала-концертта чыгыш ясаячаклар. Бу вакытка кадәр аларның электрон почталарына чакыру килергә тиеш.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1138

Комментирование запрещено