25 гыйнварда Open talk дип аталган кичә узды
Татар яшьләре арасында милли мәдәниятне популярлаштыруга багышланган чаралар ешрак уздырылсын иде.
«Туган тел» өлкә татар иҗтимагый җәмгыятенең @tugan_tel_smr яшьләр бүлеге бу юлы фикер алышуны яңа форматта оештырган. Самараның Вилоновская урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан “СберПространство” җәмәгать урыны йомшак кәнәфиләр һәм диваннар белән җиһазландырылган. Биредә бик уңай һәм җылы, сөйләшеп, фикер алышып утыру өчен эшләнгән махсус урында ачыктан-ачык (инглизчә — Open talk) фикер алышып утыруы да рәхәт. Читать полностью