Сөеп-сөелеп яшәүгә ни җитә?..

Bh4ktDR9d62EO2ndtJl0mxyhYoZ9E5z0msw12mQjiTiTFkDhduQUjyZvcEAMHRYhbDPqALEL08-IwFPALXT5RVqD

Рәфкать белән Рәмзия Мифтаховлар

Тик  язлардан тормый гомеркәйләр,
Була аның суык кышлары.
Тик нигә соң әле моңсулану?
Йөрәктә бит яшьлек хисләре.

…Авыл тормышының  матурлыгы, яме тырыш  һәм  хезмәт сөючән кешеләргә бәйле. Янәшәбездә шундый кешеләр булганда алардан үрнәк алып яшибез. Уңган,  булдыклы кешеләр безнең авылда күп алар.

Матур  табигатьле, болыннар-урманнар ышыклыгында урнашкан, җырларда җырланган Яңа Ярмәк авылындагы иркен, киң,  матур  Яңа (Новая) урамында  бер  күркәм йорт утыра.  Аның  барлык тәрәзәләре дә кояшка карап ясалган. Җәй өй янында, йорт  алларында  аллы-гөлле чәчәкләр үсәләр. Менә шундый  тынычлыкта, үз куллары белән булдырган матурлыкта бик тә уңган, бик тә булган Мифтаховлар гаиләсе яши.

Мифтаховларны  авылыбызда гына, районыбызда гына түгел, төбәгебездә  белмәгән кеше юктыр. 

Йорт хуҗасы — Рәфкать, Рәхимҗан бабайның кече малае. Бик тә кешелекле,  уңган, тырыш шәхес. Яшьтән  ятим үсеп, тормышның  авырлыкларына  бирешмичә, үзлегеннән укып чыгып, армия сафларында булып кайтып, күп еллар газ хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Лаеклы ялда да тик тормый, эшләп  йөри әле.

Хәләл җефете Рәмзия агачларга әкияттәй  бәс  бәйләгән кыш көнендә, әтисе Зәет абый белән әнисе Гөлминур апаны куандырып, дөньяга аваз сала.

Рәмзия  дигән исемнең аңлатмасы болай диелгән: ышанычлы кеше, нәрсә эшләргә икәнен белеп тора, ягымлы, барысы белән дә уртак тел таба. Бу дөрестән дә безнең Рәмзиябезгә туры  килә инде!..

Мәктәпне тәмамлагач,  тырыш кыз Рождественскийда бухгалтерлыкка укып кайта һәм Кләүле районындагы Назаровка дигән авылга барып, эшкә урнаша. Ә Рәфкать армия сафларында хөзмәт итеп кайткач, РМТПга урнашып, шофер  булып эшләп йөри. Урып-җыю  вакытында аны Назаровкага эшкә җибәрәләр. Көннәрдән бер көнне, иртән эшкә путевка алырга   бухгалтериягә  кергән егет бер чибәр кызны күреп ала һәм үзе дә сизмәстән  гашыйк була… Язмыш, дими, ни диясен инде?..

Мәхәббәт кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер шул. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә  бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене күрәсең килә, курмичә түзә алмыйсың? Никадәр кеше  арасыннан бары тик берәү  генә  сине магнит  кебек үзенә тартып алып, хис дөньясына дәшә. Бу ләззәтле, сихри хисләрне кем генә кичермәгән дә, кем генә бу хисләр белән янмаган-көймәгән…

…Рәфкать русчалатып:

- Чья такая красавица будешь? -  ди. Рамзия:

- Мин Яңа  Ярмәктән, - дигәч, егет аптырап кала. Башына: «Кем кызы булыр икән?» - дип мең төрле уйлар килә.

Яңа Ярмәктә, югыйсә, күрше генә яшәгәннәр икән бит. Сөйләшеп киткәч, аңлашалар инде…

- Ә-ә-ә. Мин армиягә киткәндә кечкенә генә бер кызчык бар иде шул, инде ничек буйга җиткәнсең икән, — ди егет.

Менә кая барып таба Рәфкать сөйгән ярын… Елдан артык сөйләшеп йөргәч, 1983 елны гөрләтеп туйлар ясыйлар алар. 

Аккан сулардан да тизрәк үтә шул гомерләр. Бергә гомер йомганын сүтүләренә 40 ел  булган икән инде…

Гаиләләрен тулыландырып, шатлык өстенә шатлык  китереп, мәхәббәт җимешләре — ике малай Ришат белән Ринат дөньяга  аваз салалар. Уллар үсеп, кул арасына керәләр, булышып шау-гөр килеп, тормыш дәвам итә. Балалар мәктәптә дә сынатмыйлар, тырышып укыйлар. Тик уйламаган җирдән генә Ринат балакаем авырый башлый. Ата-инә күпме генә  ярдәм кулы сузсалар да, нинди генә хастаханәләргә йөртсәләр дә, егет савыга алмый… Дөнья белән хушлаша…

Тормышның төчесен дә, ачысын да татырга туры килә шул бу гаиләгә. Ата-ана өчен баладан да татлы, баладан да кадерле ни бар? Алай да бирешмиләр алар. 

Баланың нинди кадерле булуын үзе әни булган кеше генә белә инде. Бик авыр кичерәләр югалтуны…

Шулай әкрен генә  тормыш мәшәкатьләре белән  кайгы  әз генә  арткарак кала. Ә уллары Ришат  югары уку йортын тәмәмлап, заводта зур урында ничәмә-ничә еллар эшли. Өйләнде, чибәркәе белән бер кыз да, бер ул үстерәләр. Самар шәһәрендә яшиләр.

Әти-әнисенә охшап, Ришат та тәртипле, бик ипле кеше. Рәфкать белән Рәмзия оныкларын  сөеп, балалар, кодалар белән аралашып,  шау-гөр килеп яшиләр. Сокланып  туймаслык!

Гөмбәме, җиләкме җыярга алып барырга кирәксә да, икенче авылга концертка алып барырга булса да - һәрвакыт ярдәм кулы сузалар алар. Шулкадәр кунакчыл үзләре, тәм-томнары белән сыйламый, хуш исле чәй эчерми мәңге җибәрмиләр, якты йөзлеләр, тәмле теллеләр. Аллаһының рәхмәте яусын аларга.

Икесе дә бик теләп авылда үткән барлык чарада да катнашалар, пьесаларда да уйныйлар. Рәмзиянең җырлавы тагын, сандугачларың бер читтә торсын! Ул безнең  - сәхнә йолдызыбыз.

Бүген Рәмзиябез 60 яшьлек  юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярыбыз! Яз да түгел, җәй дә түгел,
Кыш көне син тугансың.
Ап-ак карлар кебек үзең,
Шундый чибәр булгансың.

60 ел  элек шушы ап-ак карлы матур вакытта дөньяга килеп, син әти-әниеңне сөендергәнсең. Бүгенгесе көндә дә син кешеләргә шатлык өләшәсең, абруйлы киңәшче, яхшы күрше, зур игътибарга лаеклы ханым син. 

Авылдашларым Рәфкать белән Рәмзия, исән-сау яшәгез, бәрәкатьле озын гомер сезгә, пар канатыгыз  сынмасын. Балаларыгыз-оныкларыгызның шат авазлары яңгырап торсын. Бәхет чишмәләрегез тулы булсын.

ддд

Уллары Ришат

рр

Рәфкать белән Рәмзия оныклары белән

i (3)

Рәфкать белән Рәмзия оныклары белән

Bh4ktDR9d62EO2ndtJl0mxyhYoZ9E5z0msw12mQjiTiTFkDhduQUjyZvcEAMHRYhbDPqALEL08-IwFPALXT5RVqD

Рәфкать белән Рәмзия Мифтаховлар

Сезне хөрмәт  итеп, 

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Яңа Ярмәкнең ике гаиләсендә — бер-берсенә охшаш аянычлы язмышлар…

Просмотров: 697

Комментирование запрещено