Үзебезнең Җәмилә

yDBtfRqw22xGFfdeZYiO0D-SyGqLCAFVBELP-8AnYHHXUjzlj10BQjmJxIQnXOxaj61HoJjcd1Jzj9aneKM1upb-2 февральдә Җәмилә Минегалимовага 60 яшь тула!

Аңа без үз итеп Җәмилә дип кенә дәшәбез, чөнки аңарда кәпәрәю дә, “мин кем” дип масаю да юк. Камыш­лы районының Иске Яр­мәк авылында туып-үскән, Камышлыга кияүгә чыгып, гомерен кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә багышлаган Җәмиләне без әле коллегабыз дип тә атыйбыз. Чөнки ул гына Камышлы табигатен, урман-чишмәләрен, ихлас җанлы авылдашларының хо­лык-фигылен матур итеп тасвирлаган мәкаләләр яза ала.

Без Самарада да Җәмилә суга барса – чишмә чылтыравын ишетәбез, урманга җәен чыкса – пешкән җиләк, көзен барса – хуш исле гөмбә исе сизәбез. Бу исләр авторның самими йөрәге, тәмле теле, хисләр байлыгы белән язган язмалары аша килеп ирешә. Ә Сабантуйлары җит­­теме – Җәмиләне спорт мәй­даныннан эзлә инде: кул көрәшендә катнаша, киянтә-чиләк белән йөгерә-йөгерә су ташый, атлар килгәндә кү­ңеле тулып, ике бармагын авызына алып, сызгырып та җибәрә. Кыскасы, кайда тамаша — шунда Җәмилә инде.

Җәмиләбез! Олыгаям дип артык моңсуланма. Ходай сиңа биргән көч, сәләт, шаянлык беркая да китмәгән әле. Шундый ук җитез һәм шаян булып кал, елмаюың белән, язмаларың белән газета укучыларыбызны шатландырып тор. Сиңа һәм гаиләңә тик исәнлек кенә телибез. Калганын үзегез дә булдыра аласыз.

 

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

Просмотров: 815

Комментирование запрещено