Быел хаҗиларның Согуд Гарәбстаны Корольлеге территориясенә керү һәм чыгу вакыты билгеле

07986cd7c5482c9a747ba7147a0fa3e4Кичә Мәскәүдә Хаҗ советы киңәшмәсендә хаҗиларның Согуд Гарәбстаны Корольлеге территориясенә керү вакыты – 2023 елның 21 маеннан 22 июненә кадәр, ә чыгу вакыты — 2023 елның 2 июленнән 2 августына кадәр, дип тәгаенләнде. 2023 елда хаҗны оештыру өчен 7 хаҗ операторы билгеләнде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Утырыш Россия Федерациясендә хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкил Ильяс Умаханов рәислегендә узды. Анда мөфтиләр, Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре җитәкчеләре һәм хаҗ операторлары һ.б. катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасындагы « ДУМ РТ Хадж » рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та булды.

Киңәшмә барышында 2023 елда хаҗ уздыруның төп үзенчәлекләре, Россиягә бирелгән квотаны мөфтиятләр арасында бүлү, хаҗ операторларын раслау мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, хаҗилар Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булганда, аларның яшәү шартларын камилләштерү мөмкинлекләре һәм агрессив санкция сәясәте шартларында оештыру мәсьәләләрен хәл итү һәм аның белән бәйле кыенлыкларны җиңү турында фикер алышынды.

Киңәшмәдә Россия өчен 2023 елда хаҗ кылу өчен 25 000 урын бүлеп бирелүен искәрттеләр. Россиянең квоталар вакытыннан алда билгеләнгән бердәнбер ил булуын билгеләп үттеләр.

Моннан тыш, бу юлы Россиягә беренче тапкыр муассасны – Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булганда хаҗиларга хезмәт күрсәтү компанияләрен сайлап алу хокукы бирелде. Киңәшмәдә катнашучылар хәбәр иткәнчә, бу хаҗилар өчен хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Квоталар Россия мөфтиятләренә соралган күләмдә март аенда биреләчәк дип көтелә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 562

Комментирование запрещено