Литературный конкурс «Таян Аллаһка» объявляется открытым! / “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә!

DSC_4709_3_0ДУМ РТ совместно с Российским исламским институтом и журналом «Идел» объявляет очередной всероссийский литературный конкурс «Таян Аллаһка». Конкурс направлен на выявление молодых творческих талантов среди татар, проживающих в Российской Федерации и развитие их литературной деятельности.

Конкурс начинающих писателей проходит в три этапа: прием работ – с 1 февраля по 31 июля 2023 года; отбор победителей и призеров – август 2023 года; награждение авторов лучших работ – в сентябре 2023 года.

В конкурсе могут принять участие граждане России в возрасте от 10 до 60 лет.

Главным условием конкурса является то, что его участники не должны профессионально заниматься писательской или журналистской деятельностью. На конкурс не принимаются произведения и публикации профессиональных писателей, поэтов, журналистов.

Лучшие работы будут определены в 3 номинациях: поэзия, художественная литература и публицистика. Представленные на конкурс работы и статьи должны быть написаны на татарском литературном языке и отправлены на электронную почту tatarkonkurs@mail.ru. 

Авторы могут участвовать только в одной номинации. Участники конкурса должны предоставить вместе с произведениями краткую информацию о себе, адрес и номер телефона. Телефон для справок: +7 (843) 277-68-26.

Напомним, литературный конкурс «Таян Аллаһка» проводится ежегодно с 2010 года по инициативе известного татарского религиозного деятеля Валиуллы хазрата Якупова.

Подробности проведения конкурса – во вложенном файле.

 

***

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.

Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтә. 1нче этап – әсәрләрне кабул итү – 2023 елның 1нче февраленнән 31 нче июленә кадәр бара. 2 нче этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (2023 елның августы), 3 нче этапта җиңүчеләр билгеле (2023 елның сентябре) булачак.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, әдәби татар телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә. 

Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Билгеле булганча, 2010 елдан үткәрелә торган “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.

Бәйге шартлары белән тәфсилләбрәк язмага беркетелгән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин. 

Просмотров: 666

Комментирование запрещено