Элвин Грейга повестка тапшырырга теләгәннәр

d080bdce711a1133ebd2eef047b43d01c2ffa37b28bf42efe6f613e26206Уфа аэропортында полиция хезмәткәрләре аек булмаган Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейны тотканнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре «алтын гаишник» эше буенча Тикшерү комитетына сорау алуга повестканы тапшырырга тырышып караганнар.

Башкортстан башлыгы киңәшчесе һәм җырчы Таиландтан өенә кайткан. Аны тикшерүчеләр һәм хатыны Инзиләне ришвәтчелеккә бәйле эш буенча эзләгәннәр. Билгеле булганча, Инзилә ОПГ әгъзаларының берсенә «права» алу өчен ришвәт биргән.

Аның хатыны барысын да кире кага, тик хәзер тикшерүчеләр Грей белән сөйләшергә булган. Җырчыга повестканы аэропортта тапшырырга теләгәннәр, тик Радик исерек була. Ул полицейскийлар кулыннан бернәрсә дә алмаган, аның каравы бу хәлләрне хурлык дип атаган.

Әгәр дә пар ирекле рәвештә бүлеккә килмәсә, алар артыннан конвой җибәрәчәкләр.

vatantat.ru

Просмотров: 772

Комментирование запрещено