Авыл хәлләре: аның үткәннәре, хәзергесе һәм киләчәге турында уйланулар

IMG-20220505-WA0003Советлар Союзы чорында яшәгән кешеләр — эчтәлекле һәм истәлекле гомер кичергән халык. Чиксез авырлыклар аша үткәндә дә, алар белемгә омтылып, якты хыяллар белән, киләчәккә зур өметләр баглап яшәделәр.

Механизаторлар, терлекчеләр һәм башка хезмәткәрләр караңгыдан-караңгыга кадәр колхоз производствосында эшләп, батыр хезмәт үрнәкләре күрсәтеп яшәделәр. Ул чакта һәр гаиләдә кимендә дүрт-биш бала тәрбияләп үстерү дә — гадәти хәл иде. Хезмәттә чыныгып үскән, төпле белем һәм тәрбия алган гади авыл балалары да тормышта уңышлы шәхесләр булып танылдылар.

Шул гыйбрәтле чорда булып узган хәлләргә анализ ясасак, уңай күренешләрнең барысы да мәктәп, андагы педколлектив эшчәнлеге белән нык бәйләнгән булуы ачык күренә. Бу хакта үз гомерен укыту-тәрбия эшләренә багышлаган Сираҗетдин кызы Фәния Миннибаева белән әңгәмә кордык.

- Тормыштагы бар нәрсә дә җәмгыятьнең оешканлыгына, андагы тәртипкә, кеше тәрбиясе биеклегенә, димәк мәктәп эшчәнлегенә бәйләнгән, шулаймы?

- Әлбәттә. Советлар Союзы чорында кеше тәрбиясенә, халыкның аң һәм белем дәрәҗәсен үстерүгә, патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүгә искиткеч зур урын бирелде. Намус, воҗдан, гаделлек, дуслык, туганлык, ярдәмчеллек кебек матур кешелек сыйфатлары тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләләр һәрвакытта алгы планда булды.  Ул чакта укытучыга хөрмәт тә шул кадәр югары дәрәҗәдә булды ки, аларны  ниндидер илаһи затлар кебек кабул итә иделәр.

Ул чакта совет идеологиясенә нигезләнгән тәрбия нәтиҗәсендә элгәре ярым коллыкта, хәерчелектә һәм белемнән мәхрүм булып яшәгән төрле милләт вәкилләре — бөек совет халкы булып танылдылар.

Алар коточкыч фашистлар Германиясен, сугыш тудырган җимереклекне, хәерчелекне җиңеп, космос киңлекләрен дә яулап, илебезне иң көчле һәм данлыклы дәүләтләрнең берсенә әверелделәр.

Ул елларда безнең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылы халкы да, кайда гына эшләмәсеннәр: колхоздамы, мәктәптәме, мәдәният өлкәсендә, яисә социаль хезмәттәме — бөтенесе дә тормыш матур, бәрәкәтле булсын өчен бар куәткә тырышып, ярышып эшләделәр.

Мәктәп эшчәнлеге колхоз, авыл советы, авыл клубы белән тыгыз элемтәдә булып, көчле агитация, пропаганда эшләре алып барылды, эчтәлекле концертлар әзерләнде. Балаларда хезмәткә хөрмәт, коллективизм хисләрен тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирелде. Нәтиҗәдә авыл торган саен матурая барды, колхоз производствосы туктаусыз үсеш юлында булып, тормыш гөрләп торды.

1960-1980 елларда үсеш динамикасы аеруча югары булды. Халыкка киң мөмкинлекләр ачылды һәм яшәү торган саен җайлана барды. Колхозга яңа техника, җиһазлар кайта, күп йортларда радио-телевизорлар, заманча эшләнгән затлы өй һәм йорт җиһазлары, мотоцикллар һәм машиналар булдыручы кешеләр саны күбәя торды. Авылда матур өйләр артты, салам башлы, мескен өйләр урынында калай, яисә шифер белән япкан, иркен өйләр төзелде..

Халык хезмәттән ямь һәм бәрәкәт табып, бер-берсе белән кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп, туганлашып, дус һәм тату яшәделәр.  Ул заман хәзер матур бер төш кебек кенә тоелса да, шул чакларда булып узган хәлләрне күпләр үз хәтерендә  кадерләп саклыйлар.

- Җәмгыят тормышындагы уңышлар турыдан-туры кеше тәрбиясенә бәйләнгән булса, андагы югалтулар, бердәмлек какшавы, кирәкмәс ыгы-зыгылар — барысы да шулай ук тәрбия юклыгына бәйләнгән бит, дөресме?

- Бик дөрес. Без укыткан елларда белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре аерылгысыз рәвештә, бер бәйләмдә барса, хәзерге мәктәпләрдәге эшчәнлек көнбатыш илләре үрнәгендә тик белем бирүгә генә нигезләнгән. Инде ул да базар мәнфәгатенә көйләнеп, хәзер «Образовательные услуги» дип атала. Ә тәрбия мәсьәләләре  тулысынча гаилә карамагына ташланган.

Мәктәптә генә түгел, җәмгыят тормышында да һичнинди идеология булмау нәтиҗәсен күп җирдәдә таркаулык, өметсезлек, кыйбласызлык хөкем сөрә. Кешеләрдәге бер-берсенә карата хөрмәт бетеп, туганлык, дуслык, ярдәмчеллек кебек изге төшенчәләр дә хәзер бары тик акчага гына нигезләнгән.

Ни кызганыч, яшь буын вәкилләре хәзер узган дәвердәге казанышлар һәм  күтәрелеш чорында ирешелгән уңышлар турында берни дә белмиләр.  Моның өстенә әле шул вакытта үскән, белем һәм тәрбия алган кешеләр арасында да ул заманны хурлап, кара төсләргә буяп сөйләүчеләр бар. Менә шундыйлар аркасында халыктагы үзара хөрмәт бетеп, дуслык-туганлык җепләре тагын да какшый бара. Нәтиҗәдә тормыш сансызлана, үткәннәргә, бүгенге хәлләргә һәм киләчәккә карата битарафлык көчәя.

 - Сез авылда яшәгән һәм мәктәптә эшләгән дәвер — ул хәзер инде  авыл тарихының гыйбрәтле бер мизгеленә әверелде. Ветеран-педагог буларак, шул вакытларны ничек искә аласыз?

- Мин үзем Иске Фәйзулла авылындагы олы хөрмәткә лаек булган кешеләр гаиләсендә туганмын. Шунда төпле белем һәм тәрбия алдым. Әтием Абдулганиев Сираҗетдин Шәфигулла улы — шушы авыл кешесе. Ул үз гомеренә шунда яшәгән һәм утыз тугыз ел дәвамында колхозда шофёр булып эшләгән. Тырыш хезмәте өчен ул өченче дәрәҗәдәге «Хезмәт даны» ордены, «Хезмәт ветераны», «В.И. Ленинның 100 еллыгы» медале һәм бихисап мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

IMG-20220505-WA0000

Сираҗетдин Абдулганиев

Әтиебез һәрвакытта гадел һәм халыкка ярдәмчел булды. Шуңа да авыл халкы аны үз гомеренә хаклы рәвештә хөрмәт итеп яшәде. Моның нәтиҗәсе буларак, Аллаһы Тәгалә дә аңа шәфкатьле булып, бервакытта да ярдәменнән ташламады. Кырык елга якын эшләү дәверендә ул бер авария дә ясамады һәм юл фаҗигасына эләкмәде, машинасы да ватылып интектермәде. Ул вакыттагы юллар проблемасын исәпләгәндә — бу аеруча зур ихтибарга лаек хәл.

«Хезмәтенә күрә хөрмәт!» — дигән исәптән аңа һәм гаиләбезгә муллык, бәрәкәт тә иңде. Авылда беренче булып, әтиебез «Нива» машинасы, «Рекорд» телевизоры алды. Бөтен тирә-як күршеләр безгә телетапшырулар карарга керәләр иде. Бигрәк тә олимпиада, футбол, хоккей, фигурное катание турындагы тапшырулар барганда өй тулы халык була иде.

Әниебез турындагы хәлләргә килгәндә, ул тиңе булмаган тырыш, уңган кешеләрнең берсе булып танылды. Колхоздагы кайсы гына эшне башкарырга туры килмәсен — ул чын күңел биреп, матур хезмәт үрнәкләре күрсәтеп  эшләде. Ул савымчы, бозау караучы да булды, гектарлап мәк, чөгендер дә утады һәм башка төрле эшләрне зур җаваплылык белән башкарды.

003

Наҗия Абдулганиева

Ул төпле тәрбия алган, акыллы һәм зирәк, тапкыр булганга, кечкенәдән укытучы булырга теләсә дә, моңа мөмкинлекләр табылмый. Тик шулай да без, аның өч баласы да укытучылар булып, әниебезнең хыялларын гамәлгә ашырдык.

- Сез авылда туып үскән ике буын халкына утыз өч ел дәвамында төпле белем биргән, тәҗрибәле педагог буларак, үзегезнең методик алымнарыгыз, эш принципларыгыз турында сөйләсәгез иде.

- Подбельск педучилищесын тәмамлагач, мин туган авылыма укытучы булып кайттым һәм озак еллар башлангыч класслар укытучысы булып эшләдем. Иң элек шуны әйтәсем килә: башлангыч классларда укыту — ул аеруча җаваплы хезмәт. Шул чакта баланың белем алуга теләге уянып, аның табигый сәләте үсүгә юллар ачыла икән — димәк киләчәктә аның укымышлы, белемле һәм тормышта уңышлы булуына ныклы нигез салына. Нәкъ шул вакытта баланың дөньяга карашы формалаша, фикерләү офыгы киңәя башлый һәм аның шәхес буларак камилләшү рәвеше дә башлана.

Билгеле булганча, беренче укытучы ул һәркемнең күңелендә гомергә онытмаслык, тирән истәлекләр калдыра. Бу хәлне яхшы белгәнгә күрә, мин бар белемемне, табигый мөмкинлекләремне кулланып, укучыларымда белем алуга зур теләк, укуга мәхәббәт тудырырга һәм үзем дә бар яклап та аларга үрнәк булып, үзләрендә матур кешелек сыйфатлары тәрбияләргә тырыштым.

Бала күңеле — ул чиста кәгазь бите кебек, анда ни язсаң — шул гомерлеккә китә. Бала җаны аеруча сизгер — күңел җылысына да, салкын карашка да. Тик ул әле барыбер, яхшысын да, начарын да абайламыйча, фильтрламыйча кабул итүчән. Шуңа да аны иң элек яхшыны начардан төгәл аера белергә өйрәтергә кирәк.

Эш дәверендә беренче укучыларымны, ахырда әле аларның әти-әниләрен дә укытырга туры килде. Укучыларымның күбесе мәктәпне уңышлы тәмамлап, техникумнарда, институтларда укып, зур урыннарда эшләделәр һәм дәрәҗәле кешеләр дә булдылар. 

Төптән уйлаганда, безнең мәктәптәге укыту хәлләре шәһәр мәктәпләреннән генә түгел, әле авыл мәктәпләреннән дә шактый аермалы, авыр булды. Шулай да, укыту һәм тәрбия эшләре буенча таләпләр — барыбыз өчен дә бер булды. Безнең «Малокомплектный» мәктәптә миңа 1 — 4 сыйныф укучыларын бер бүлмәдә укытырга туры килде. Өстәлемдә дүрт класс журналы, дүрт дәреслек конспектлары ята һәм дүрт класс укучыларына беръюлы дәрес бирелә. Әлбәттә, мондый хезмәтнең никадә авыр булуын гади сүзләр белән генә аңлатып булмый.

Укырга китаплар, язарга дәфтәрләр дә җитешмәгән, авыр шартларда укыган укучыларымның ахырда белемле, тормышта уңышлы шәхесләр булып яшәвен исәпләсәң — хәзерге вакытта бу хәлләр могҗиза булып тоелалар.

Мәсәлән, 1997 елда минем укучыларым Шарипов Румил, Аминов Камил һәм Сатдарова Руфия рус теле һәм әдәбиятыннан, шулай ук математикадан күрсәткән белемнәре 100 балл белән бәяләнде. Камалетдинова Олеся һәм Миннибаева Рафиля мәктәпне алтын медаль алып тәмамладылар. 

- Сез үзегез дә шушы авылда укыгансыз. Мәктәп еллары турвнда нинди истәлекләр саклыйсыз?

-  Ул гаҗәп һәм гыйбрәтле елларда укытучыларны без чиксез хөрмәт итеп, аларны ниндидер күктән иңгән изге затлардай кабул итә идек. Әле дә хәтердә, беренче укытучыбыз Рәисә апа Мустаеваның сумкасын, яисә дәфтәрләрен өенә алып кайтышырга ярдәм итү — безнең өчен зур бәхет һәм горурлык санала иде. Без аның һәр хәрәкәтен, киенгән киемен күзәтеп, һәр сүзен йотлыгып тыңлый һәм аның кебек булырга тырыша идек.

Ул безне дөрес фикер йөртергә, дөрес язарга, матур сөйләргә, ихтирамлы һәм тәрбияле булырга өйрәтте. Мин үзем, энем Рөстәм һәм сеңлем Гөлфия аның йогынтысы нәтиҗәсендә, аның үрнәгендә укытучы һөнәрен сайладык. Эш дәверендә гел аның эш алымнарын, киңәшләрен кулланырга тырышып эшләдек.

004

Рөстәм Абдулганиев

Энем Рөстәм дә үзебезнең авыл мәктәбендә укытты. Бер олимпиада вакытында үзенең укучысы ныклы белем үрнәкләре күрсәткәч, оештыручылар аның нинди шәһәр мәктәбендә мондый төпле белем алуы турында сорыйлар. Авылдагы «Малокомплектный» мәктәптә укыганын белеп алар шаккаталар. Сеңлем Гөлфия Латыпова да Власть Труда авылындагы шундый ук мәктәптә уңышлы эшләде. Ни кызганыч, тик ул чирләп, бик иртә бакыйлыкка күчте.

- Укытучы эше нерв киеренкелеге белән бәйле. Авылда әле мал-туар асрау мәшәкатьләре һәм бихисап өй эшләрен дә башкарасы бар. Боларның барысына да ничек өлгерә алдыгыз?

- Әлбәттә, өйдә аңлашучанлык һәм ирем Салихҗан Миннибаевның ярдәме булмаса, мәктәптә уңышлы эшләү турында сүз дә алып барып булмас иде. Моның өчен мин аңа чиксез рәхмәтле. Хәзерге вакытта үзебез үстергән Камил улыбыз белән дә горурланып яшибез. Ул Губернский техникумны тәмамлап,һөнәре буенча уңышлы эшли. Гаилә корып, киленебез Галия белән матур тормыш алып баралар. Галия техникумда укыта. Алар ике кыз үстерәләр. Хәзер бар булдыгыбызны оныклар тәрбиләүдә кулланабыз, — диде Фәния ханым Миннибаева.

006

Халыкта: «Кош оясында ни күрә, нәрсәгә өйрәнә — очканда шуны кыйлана!» — дигән әйтем бар. Фәния ханым Миннибаева туып үскән гаилә — ул авылда иң үрнәклеләрдән санала. Гади колхозчылар булсалар да, әти-әниләре уңышлы тормыш корып, чын педагоглар булырлык өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Фәния ханым Миннибаева әти-әниләре, энесе һәм сеңлесе турында да сокланып, горурланып сөйли. Укыту дәверендә ул үз эшен гаиләдә һәм мәктәптә алган тәрбиягә, халкыбызда тупланган гореф-гадәтләргә нигезли һәм белемне дә шул гыйбрәтле тәрбия алымнары белән бизәп һәм көчәйтеп бирә.

Укытучы хезмәте — аның өчен эш, һөнәр генә түгел, ул аның яшәү рәвеше. Җаны-тәне белән шул хезмәткә бирелгән булганга, ул әле хәзерге көндә дә бихисап укучыларының уңышларына куанып, аларның рәхмәтлек хисләренә кинәнеп, якты истәлекләр белән яши.

Әлбәттә, нечкә күңелле, тирән тойгылар кичерергә сәләтле педагог буларак, ул бу авылның хәзерге көндәге хәлләрен дә кайгыртып яши. Авылдагы ике катлы мәктәпнең ябылып, ташландык хәлгә килүе, аның өчен зур югалту һәм фаҗига була.

Бу авылның югалу юлында булуына һәм моңа каршы төпле хәрәкәт булмавына да ул тирән борчылу хисләре кичерә. Тик шулай да, үз авылының киләчәген кайгыртып, аны һәлакәттән саклау турында уйларга сәләтле, изге күңелле кешеләр табылыр дигән өмет белән яши.

Дөрес, бу авыл кичергән югалтулар бик күп. Аның иң зур байлыгы булган җирләре — хәзер ятлар кулында. Дөрес, алар әле сатылып бетмәгән, өлешчә арендага гына бирелгән.

Икенче зур югалту — үткәндәге хәлләрнең онытылуы һәм киләчәккә карата битарафлык. Дөрес, хәзерге вакытта авырлык белән булса да, авыл тарихы турындагы китап язылып бетте диярлек. Бәлки ул әле күпләрдә өмет чаткысы уятыр дигән ышаныч бар.

 Ә ул чаткыдан авылның киләчәген кайгырту кебек изге ниятләр ярала, патриотизм уты кабына алырмы-юкмы — бу авыл җәмгыятенә, анда туып үскән кешеләрнең күңел байлыгына бәйләнгән. Шулай ук бу аларның үзләрен үстергән авылны, әти-әниләрен, әби-бабаларын хөрмәт итәрлек изге хисләре булу-булмавына да бәйләнгән.

PHOTO-2022-05-11-18-00-12 PHOTO-2022-05-11-18-00-12 (3) PHOTO-2022-05-11-18-00-12 (1) PHOTO-2022-05-11-18-00-11 PHOTO-2022-05-11-18-00-11 (2) PHOTO-2022-05-11-18-00-11 (1) PHOTO-2022-05-11-18-00-10 (2) PHOTO-2022-05-11-18-00-10 (1) PHOTO-2022-05-11-18-00-09 (2) 010 011 012 013 (1) 014 015 016

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (37), 2022 ел.

 

 .

 

 

Просмотров: 1017

2 комментариев

  1. Фания Сиразетдиновна, заслуживает самые хорошие слова как профессионал своего дела и также ,как Добрый, отзывчивый человек, который всегда находит время и возможность помочь и поддержать всех, кто ее окружает!
    Огромное спасибо за ее большое сердце!

  2. Сколько материала для книги История Ст Фейзуллово, где ж вы были, книгу распечатать нет средств. Уроженцы Ст Фейзуллово, богатые люди помогите пожалуйста распечатать книгу всего то надо 500000руб. Чтоб дети наши знали кто мы такие, татары коих рассписывал наш Гакиль АБЫЙ Сагиров. Разобщенность наша на сегодняшний день 99%, пора проснуться, чтоб сохранить наш язык и коронованную национальность