«Бердәмлек ноктасы»

-Q8RDVbg0csYtAsJEOPjX9pkxHz1GV1b36Qsl3QV6UCcae2hr_9vA4xJ-RYYQLhtTipKToOk_dCgYaef6J6-_aS2Төрле диннәр һәм мәдәниятләр форумы гаилә кыйммәтләре мәсьәләләрен хәл итәчәк

Бу уңайдан Самараның Җәмигъ мәчетендә узган җыелышта мөфти Талип хәзрәт Яруллин, протоиерей Алексей Белоцерковский, раввин Александр Гольденгерш, Самара өлкәсе хөкүмәтендә бала хокукларын яклаучы вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Тарасова, җәмәгатьчеләрдән — Дилфүзә Асанова, Илгизәр Сафиуллов, Мигрантлар федерациясе җитәкчесе Руслан Низамов, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башкалар эшчән төркем оештырдылар һәм Гаилә форумын уздыру ысулларын тикшерделәр.

Җыелышны башлап, Талип хәзрәт Яруллин: “Бөтен дөнья халыкларында да “традицион гаилә” төшенчәсе, милләтенә карамастан, бер мәгънәне аңлата – ата, ана һәм балалар, — дип белдерде. — Шулай булды инде, традицион гаилә гореф-гадәтләрен саклап калу буенча әзерлек чарасы Рәгаиб кичәсенә туры килде. Шушы кичне Мөхәммәд пәйгамбәрнең әтисе белән әнисе никахка кергәннәр. Шушы төнне фәрештәләр, күкләрдән төшеп, әле тумаган Мөхәммәд уллары өчен хәер-фатихаларын биргәннәр.

Бөтен дөнья халыклары өчен дә гаилә кыйммәтләре изге булып санала. Ләкин, кызганычка, соңгы елларда гаилә институты гарипләнә башлады – көнбатыш халыклары йогынтысында аерылышулар ешая, гаиләдә сугыш-талашлар гадәти хәлгә әверелеп бара, ата яисә ана балаларын ташлап китәләр… Иң куркынычы шул: бер җенестәге кешеләр өйләнешеп, Ходай каршында гөнаһлы булып яшәп яталар.
Бер дин дә кешелек нормаларына сыймаслык мондый азгынлыкны хупламый. Без, традицион дин руханилары һәм җәмәгатьчелек, биредә җыелып, бу темага форум уздыру турында сөйләшү алып барабыз. Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне саклау – безнең уртак бурычыбыз. Бу мәсьәләдә без бердәм булырга тиешбез”, — диде мөфти.
Протоиерей Алексей Белоцерковский, раввин Александр Гольденгерш, Дилфүзә Асанова да бу фикерне хуппладылар, Әә Марина Тарасова, форумга министрлыклар һәм өлкә хөкүмәте администрациясе вәкилләрен дә җәлеп итәргә кирәк, дип белдерде.

Форумның кайчан һәм кайда уздырылачагы әлегә билгеле түгел. Эшчән төркем башта чараны уздыру форматын, темаларны, секцияләр санын, оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Иң мөһиме, мондый форумның кирәкле эш булуы ачыкланды һәм бөтен дин әһелләре дә җәмгыятьтә яралып килүче азгынлыкларга чик куярга теләк белдерде.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 627

Комментирование запрещено