Әлбир Крганов җанисәп турында: Йомшак итеп әйткәндә, нәтиҗәләр матур түгел

9153b5531d16c086e31a20a27a46cf25«Җанисәп алуга сорауларым күп», — диде хәзрәт.

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов халык санын алуга карата фикерен белдерде.

«Мөфти буларак кына түгел, Россия Федерациясенең Иҗтимагый Палата әгъзасы буларак, җанисәп алуга сорауларым күп. Җанисәпне оештырган кешеләр кемнәр булды икән? Нәтиҗәләр, йомшак итеп әйткәндә, матур түгел. Татар гына түгел, башка милләтнең дә саннары кимеде. 16-17 миллион кеше үзен бер милләт вәкиле итеп тә күрсәтмәгән», — дип билгеләп үтте ул.

Җанисәп вакытында Әлбир Кргановның өенә килүче булмаган. «Госуслуги» порталы аша язылдым. Әмма анда катлаулы сораулар күп, һәрберсенә җавап бирү авыр, аны бераз җиңеләйтеп булмас иде микәнни? Кеше өчен авыр ясаганнар. Кем белән сөйләшсәң дә, зур йортларга беркем дә килмәде, диләр. Безнең бу юнәлештә эшли торган белгечләргә сорау күп. Аларга бу сорауны дәүләт даирәләре куярга тиеш дип уйлыйм», — ди ул.

«Җанисәп алуның моделен дә карарга кирәк, 30-40 ел элек бара торган тәртип белән оештырылмый ул хәзер. Яңа төрле юлларын табып эшләргә кирәк. Ярар, буласы булган, җанисәп үтте, ул тагын ун елдан соң булачак. Безне санамаган вакытта да татар булып яши алдык бит әле, беркая да китмәдек. Иң мөһиме — милләттәшләребезнең үзләрен татар итеп хис итүләре. Үзләрен мөселман дип санаулары да мөһим — мөселманлык татарлыкны саклый», — диде Әлбир Крганов.

Хәзрәт фикеренчә, сыйфат өстендә эшләргә кирәк.

«Алдынгы фикерле кешеләрне күбрәк булдыруны күз уңында тоту дигән сүз. Без фәлән миллион булып та, шундый кешеләрне үстерә алмасак, фәлән миллион булуыбыздан файда булмаячак. Әгәр азрак булсак, ләкин милләтебез арасында шундый кешеләрне дөньяга тудыра алсак, берничә генә татар да бөтен дөньяга татар халкын танытып, татар барлыгын күрсәтеп торырга мөмкин. Бу эш безнең өстә тора», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 619

Комментирование запрещено