Бүген «Яктылык» татар мәктәбе укучылары 12 февральдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния назәрәте каршында эшләп килүче ветераннар советы рәисе Таһир Гобәйдулла улы Мамышев белән очраштылар.
Таһир бабай 30 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган отставкадагы майор, Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале кавалеры, мөселман җәмгыятенең мактаулы аксакалы.
«Бердәмлек».
Просмотров: 703