Милли оешмаларны нәрсәләр борчый?

VAs-1zNJuls_cDy87yjRbXAuOGVblUVsPx1LjFIETtEPRqtxKVYcFsExjbuNJ1YlZlWdcKGpr1e3nsqpOJm5IUmFСамара өлкәсендә милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру проблемалары буенча йомгаклау киңәшмәсе узды

Узган атна азагында Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты @samddn63 отчет-йомгаклау уты­рышлары уздырды. Беренче утырыш — Самара өлкәсендәге милли иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен оештырылган иде.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров, Самара өлкәсе халыкларының милли мәдәниятләрен саклау һәм популярлаштыру буенча күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен иҗат коллективлары җитәкчеләренә «Халыкка хезмәт иткән өчен» истәлек билгеләре тапшырды. Ә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында узган чараларны оеш­тыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан иҗат коллективларын Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Әлеге бүләкләргә «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле, «Яктылык» мәк­тәбенең «Йолдыз» бию теат­ры җитәкчесе Алия Сурина, Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Галимуллина һәм сәнгать җитәкчесе Илшат Галимов лаек булдылар.

Ә 3 февральдә шул ук бинада Самара өлкәсендә дәү­ләт милли сәясәте страте­­гиясен гамәлгә ашыру про­блемала­ры буенча йом­гак­лау киңәшмәсе уз­ды. Ан­да өлкә эчке сәясәт депар­та­ментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Мария Купцова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров һәм мил­ли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнаштылар.

Мария Владимировна 2023 елда уздырылачак ур­так ча­ралар планын тәкъдим итте, үткән елда уздырылган милләтара чаралар, аларны оештыруга киткән акча, катнашкан халык саны буенча хисап тотты.

Сүз уңаеннан активистлар үткән елда килеп чыккан проблемаларны да искә алдылар. Аларны, башлыча, милләтара бәйрәмнәрдә өлкә һәм шәһәр башлык­лары катнашуы, берничә мө­һим массакүләм чараның бер датага туры килүе кебек проблемалар борчый иде. Мәсәлән, Халыклар дуслыгы көненә багышланган этнофестиваль Самараның туган көне белән бер көнне узганга күрә этномәдәни комплекс­та халык саны азрак булган, шәһәр администрациясе вәкилләре дә бәйрәмне читләп үткәннәр. Матбугат көне дә Сабан туе белән бер көнгә туры килгәнлектән, өлкәдә чыгып килүче бердән-бер татар газетасы һәм татар журналы Струков паркына бара алмадылар. Гомумән, җыелышта катнашучылар мә­дәни чараларга халык хә­зер аз йөри, хәтта бушлай концертларга да килмиләр, дип зарландылар.

Киңәшмәдә каралган тагын бер мөһим тема — милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру проблемалары турында иде. Өлкә татар “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров коллегаларын өлкә халкы санын алудан соң ачык­лан­ган күңелсез картинаны җентекләбрәк өйрәнергә өндәде. «Росстат бастырып чыгарган мәгълүматларга караганда, Самара өлкәсендә яшәүче төп милләт халыклары саны нык кимегән. Нинди сәбәпләр аркасында мондый нәтиҗә килеп чыгуы турында озак гапләшергә була, ләкин без хәлне уңай якка үзгәртү өчен ни эшләргә, дигән сорау белән борчылырга тиешбез. Бәлки милли оешмалар эшчәнлеген җирле телевидение аша даими яктырту кирәктер? Самара җирендә яшәүче милләтләргә аларның тарихы, тамырлары турында һәрдаим искә төшереп тору да бик файдалы булыр иде, дип уйлыйм. «Радио 7» рәвешендә радиостанция бул­дыру да урынлы булыр иде. Әгәр дә без милләтебез­не, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен бөтен көчебезне куеп эшкә алынмасак, киләчәктә безне онытылып баручы җир­ле фольклор буларак кы­на кабул итәчәкләр. Шуңа күрә, әйдәгез, кул кушырып утырмыйк, дәүләт тәкъдим иткән мөмкинлекләрдән кул­ла­ныйк, сорауларыбызны, их­тыяҗларыбызны, мән­фә­гатьләребезне бер ка­лыпка са­лып, тиешле инстан­ция­ләргә юнәлтик. Шыгырдамаган арба тәгәрмәчен майламыйлар, ди Кавказ халкы. Бу әйтемгә колак салырга киңәш итәр идем», — дип тәмамлады сүзен Ильяс әфәнде. Башка милләтләр вәкилләре әле­ге теманы татар активистына кушылып, аның белән киле­шү формасында гына хуп­ладылар. Югыйсә, җанисәп башка милләтләрнең дә ки­мүен ачыклаган бит.

Утырышта тагын бер бик кискен проблема калкып чыкты. «Кечкенә Татарстан» дип йөртелгән Камышлы районында, төгәлрәк булсак, Иске Ярмәк авылында, бу уку елы башыннан, ниндидер сәбәпләр аркасында, татар теле һәм әдәбияты укытылмый башлаган, дип хәбәр итте «Туган тел» оешмасы­ның вице-президенты Фәһим Йосыпов.

– Элек балалар туган телне атнага – дүрт, аннан соң ике сәгать өйрәнделәр. Ни өчен, кем тарафыннан татар телен укыту туктатылды дигән соравыма мәктәп директоры да, район башлыгы да төгәл җавап бирә алмадылар, — дип сыкранды Фәһим Хәниф улы. — Ә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы да бар, туган телне өйрәнергә теләүче татар балалары да, хәтта татарча сөйләшүче рус балалары да укый. Бу проблеманы кем хәл итә ала?

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 686

Комментирование запрещено