«Победный май» библиоэкспедициясе мәңгелек
Аның максаты — «Победныймай.рф» мәгълүмат порталында Куйбышев өлкәсендә яшәгән кешеләрнең 1941 — 1945 сугыш елларына караган электрон фотоальбомын туплау. Бу акция даими һәм мәңгелек булырга ошаган.
Бу акция газеталар һәм социаль челтәрләр битләрендә даими яктыртылып килә. Камышлы район китапханәсе, акция башлангач ук, сугыш чоры документларын — бүләк китаплар, фотосурәтләр, хатлар, газеталардан кисемтәләр, кулъязма хатирәләр кебек материалларны туплау белән актив шөгыльләнде. Бүгенге көнгә 200дән артык документ өлкә универсаль китапханәсенә җибәрелде, шуларның сиксәне электрон каталогка кертелде. Һәр кеше туганнарына һәм якын кешеләренә кагылышлы сугыш материалларын һәм хәрби альбомнарны, район Үзәк китапханәсенә китереп биргән очракта, СОУНБ сайтына һәм «Победныймай.рф» порталына кереп, сугышта катнашкан туганының сугыш юлларын, орден-медальләрен карый, оныкларына күрсәтә алачак. Бу һәр гаилә тарихы да була ала.
Акциядә катнашырга өлгермәгән авылдашларыбызга һәм төбәктәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез: бу бик кирәкле акция! Үзебезнең тарихыбызны онытырга хакыбыз юк. Сугышта катнашкан туганнарыгызның, якыннарыгызның батырлыгы турында бөтен ил белерга тиеш.
«Бердәмлек».
Просмотров: 632