Җиңү хәбәре килер бер

OO8-yU5t_1_sokj10EVuMgYFlTrhYAuZN_TXVWnmxl8vES70HXXzrHhbCOVcOnThiZxcd2OTBc1NSE7bCqQJ6TXbСугыш хәбәре ирешкәч,
Яшь егет корал алды,
Ата-ана фатихасы:
«Җиңеп кайт, улым!» — булды.

Ил хокукын яклап, егет
Хәрби бурыч үтәде,
Безнең тынычлык
сакланды — Егет каны коелды…

Бу сугышлар туктар, кушса,
Беркайчан җиңелмәдек.
Батырларча сугыштык та
Намус белән яшәдек.

Безнең илнең батырлары
Яуларда сынатмады.
Пленга төшсә — сер бирмәде,
Илен дә ул сатмады.

Бер Аллаһым, ярдәмең бир!
Җирдә кан коеш бетсен!
Улларыбыз йортларына
Исән-сау килеш кайтсын!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 580

Комментирование запрещено