«Kazan Forum-2023» форумында якынча 900 волонтер эшләячәк

XLxaK3sCOB8V-S1uRPZkQ6qPuIzPCdPJu0u5iskN4-MIypijgvOHPaIpJnXt5tbskosj8L1vQ7h8tGspHgf8SEtxМай аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында 800 – 900 волонтер эшлиячәк. Бу хакта журналистлар катнашындагы брифингта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе Максим Денисов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта волонтерлар исемлеге формалаштырыла. Сайлау критерийлары арасында чит телләрне белү һәм башка кирәкле күнекмәләр бар.

«Форумның статусы күтәрелү, аның күләме артуны исәпкә алып, без якынча 800-900 волонтерга исәп тотабыз. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә хәзер волонтерларны сайлап алу һәм укыту алып барыла. Аларның бурычлары һәм дәрәҗәсе безнең традицион спорт ярышларыннан аерылып торачагын аңлыйбыз», –  дип аңлатты Денисов.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы ел саен уздыру турында карарны 17 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкчелегендәге оештыру комитетының беренче утырышы 2 февральдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 618

Комментирование запрещено