Яңа Ярмәк авылы клубында «Игелек кыл» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде

IMG_20230212_12130817 февральдә безне яңа, ләкин бик игелекле бәйрәм көтә — Игелек күрсәтү көне. Бу көнне игелекле эшләр башкару гадәти хәл. Әмма игелекле эшләр башкарыр өчен билгеләнгән көнне генә көтәргә кирәкми, игелекне нинди көнне дә эшләргә мөмкин. Шуны онытмагыз: бер кечкенә игелекле эш тә күп бәхет китерә ала.

Мәктәп укучылары өчен Яңа Ярмәк авылы клубында «Игелек кыл» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Чара башында алып баручы балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Аннан балалар өчен әзерләнгән уеннар үткәрелде. Балалар төрле сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, «кояш нурларыннан» матур сүзләр таптылар, «тылсымлы сүзләрне» искә төшерделәр.

IMG_20230212_121543IMG_20230212_121445 IMG_20230212_121406 IMG_20230212_121308 IMG_20230212_121611

Бәйрәмнең икенче өлеше китапханәдә үтте. Китапханәче балаларга вакыт узу белән кайбер укучыларның әдәпсез куллану сәбәпле китапларның яраксыз хәлгә килүен сөйләде. Кызганычка каршы, китапханә фондында мондый китаплар аз түгел. Әгәр дә китапны куллану кагыйдәләре үтәлсә, вакытында китаплар ремонтланса,  китапларның гомерен озайтырга мөмкин. Скотч, клей һәм качы белән коралланып, балалар китапларны ремонтлауга керештеләр. Балалар бөкләнгән битләрне тигезләделәр, бетергеч белән карандаш тамгаларын бетерделәр, битләрне кәгазь белән ябыштырдылар. Китапханәче белән эшләү барышында балалар игелекнең нәрсә икәнлеген,  игелекле кеше нинди булуы, аны нинди гамәлләр бизәве турында уйландылар.

IMG_20230212_121821 IMG_20230212_121735 IMG_20230212_121653

Ремонтланган китаплар «икенче сулыш» алды, ә балалар яңа белемнәр һәм китаплар дөньясы турында якты тәэсирләр белән уртаклашты! Балалар игелекле эш эшләделәр — китапларны ремонтладылар.

Яңа Ярмәк клубы мөдире ХӘМИДУЛЛИНА А. Г.

Китапханәче ЗӘЛӘЕВА А. М.

Просмотров: 737

Комментирование запрещено