«Экспо-Волга» үзәгендә беренче махсуслаштырылган китап күргәзмәсе узды
Анда Россиянең һәм БДБ илләренең әйдәп баручы нәшрият йортлары бастырып чыгарган әдәби китаплар, коллекцион басмалар, методик һәм дидактик ярдәмлекләр, балалар өчен китаплар шулай ук уникаль китаплар коллекцияләре, музей экспонатлары һәм башка басмалар тәкъдим ителде.
Күргәзмә кысаларында осталык дәресләре, лекцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар һәм язучылар белән автограф-сессияләр, әйдәп баручы психологлар һәм педагоглар белән очрашулар үтте, кыска спектакльләр куелды, пьесалар укылды, иҗат коллективлары концертлары булды.
Милли мәдәният һәм милли басмаларга игътибар аеруча зур иде. Кунаклар өчен «Гореф-гадәтләрне кадерләсәк, алар яшәячәк» дип аталган махсус танып-белү программасы эшләде. Ул Идел буе халыклары мәдәниятенә кагылышлы китаплар, көнкүреш әйберләре һәм этнографик костюмнар күргәзмәләре рәвешендә тәкъдим ителде.
Әлеге программада Самара татарлары да бик актив катнаштылар. Өлкә татар иҗтимагый җәмгыятьләре тырышлыгы белән оештырылган экспозиция күргәзмә кунакларында зур кызыксыну уятты, алтын куллы Гөлнара Насыйрова теккән изүләр, калфаклар, милли костюм җирле телевидение игътибарын җәлеп итте.
Милләттәшләребезнең тырышлыгын, активлыгын дәлилләүче тагын бер катнашучы — Рузил Бурангулов. Ул оештырган «ЭкоКнига» укылган һәм сирәк китаплар @vk.com/ecokniga кибете турында күпләрегез беләдер, бәлки. Китаплар ярминкәсеннән, билгеле инде, ул беркайчан да читтә калмый. Борынгы, бик кыйммәтле басмаларны утильләштерүдән саклап калып, аларга икенче гомер бүләк итүче якташыбыз шәһәребезнең төрле милли оешмалары белән тыгыз элемтәдә. Китап ярминкәсе көннәрендә генә дә ул җирле чуваш һәм яһүд оешмаларына аларның туган телләрендә басылып чыккан 100гә якын борынгы китаплар бүләк итте. «Бурангулов @vk.com/ruzilburangulov кебек битараф булмаган кешеләр аркасында оешмабызның китап киштәләрендә чуваш телендә чыккан раритет басмалар – дәреслекләр, фантастика, шулай ук чуваш мәдәниятенә һәм тарихына багышланган энциклопедияләр барлыкка килде», — дип сөйлиләр җәмгыять вәкилләре.
Ярминкәдә күрше өлкәләрдән килгән катнашучылар да байтак иде. Саратов өлкәсеннән килгән китап нәшрияты хезмәткәрләре белән танышып, күршеләрчә сөйләшеп тордык. Анда милли китаплар бик сирәк бастырыла — тик немец халкы гына китаплар чыгара икән. Моны ишеткәч: «Бездә бу юнәлештә хәлләр әйбәтрәк икән әле», — дип шатланып куйдым. Ә менә Казаннан килгән Татар китап нәшрияты @vk.com/tatkniga павильоны Самара татарлары өчен иң популяр урын булды. Анда тәкъдим ителгән каты тышлыклы, матур иллюстрацияле китаплар беркемне дә битараф калдырмадылар, нәниләр өчен дә, олылар өчен дә кызыклы басмалар табарга була иде.
- Казан халкы китап укыймы? Әллә аудиокитаплар популярмы? – дип кызыксынам нәшрият хезмәткәре Гүзәл Яшинадан.
- Укыйлар, безнең кибетләргә яшьләр еш килә. Гаяз Исхаки, Әмирхан Еники иҗаты белән күп кызыксыналар, сабыйлар өчен Абдулла Алишның әкиятләр җыентыгы, музыкаль әкиятләр һәм шигырь җыентыклары бик популяр, — ди Гүзәл. Татар китап нәшрияты тәкъдим иткән китапларның кайберләрен, QR-код аша кереп, аудио китап итеп тыңлап та була. Мондый басмалар туристлар арасында бик популяр икән.
Без сөйләшеп торган вакытта татарча китаплар тәкъдим ителгән стенд янына бер ханым килде һәм әле бер, әле икенче басма белән кызыксына башлады. Берни дә сатып алмыйча китәргә җыенганда, мин аның белән якыннанрак танышырга булдым. Роза апа күргәзмәгә якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март бәйрәменә бүләкләр сайлау нияте белән килгән икән. Биредә татарча китаплар буласын белмәгән.
- Улым «Яктылык»та укыды, әмма татарча сөйләшми диярлек. Оныкларым татарча бөтенләй белмиләр дисәм дә була. Татар телендә кызыклы, матур китап бүләк итсәм, бераз туган телебезгә карата кызыксыну уяныр иде бәлки, — дип авыр сулый ханым. Ул үзе Куйбышевта туган, татарча аңлый, сөйләшә. Әмма татарча газета да, журнал да яздырып алмый: «Укый белмим», — ди. Роза ханым белән хушлашкач, Гүзәл Яшинаның гәҗәпле карашын күреп алдым.
- Рус алфавитын белгән кешегә алты татар хәрефен өйрәнүе шулкадәр кыенмы икән? – диде ул көрсенеп. – Күрәсең, кемгәдер кыен…
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 653