21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге дөньякүләм бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максатыннан оешты. Бәйрәм уңаеннан, Сәләй ага Вагыйзов йорт-музеена балалар килде, шигырьләр укыды.
Милләтнең тамыры, тел ачкычы — Әлифба. Кызганычка, без аны укый алмадык. Хәзер дә мәктәптә татар теле укытылмый, ә без аны саклыйбыз, яратабыз, хөрмәт итәбез, чөнки «Теле барның — иле бар».
«Туган телем» шигырен 2 сыйныф укучысы Риналь Гарипов укый.
Бездә кунакта - Камышлы мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Шәймарданов Әмир. Ул Әлифба авторы Вагыйзов С.Г. турында проект яза.
Бик шатланам, балалар хезмәтенә унышлар телим.
С.Г. Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания АБЗАЛОВА.
Байтуган авылы. Камышлы районы.
Просмотров: 635