Бердәм халык җиңелми

SyoegmqM0RiCNmyxt7mh-UicD_F2eABJLEfg9kmWoiqo73gef6kqpuRN_ZZeaQcHIEUTUYyIPb4DIe7L2lK8CH5FҖиңүнең яртысы — тылдагылар тырышлыгы


Туган илебез өстенә төшкән афәт Похвистнево районы, Яңа Мансур авылының бер гаиләсен дә битараф калдырмады. Яу кырыннан ерак булсак та, илебез азатлыгы өчен көрәшүче сугышчыларга булышырга тырышабыз.


Бигрәк тә октябрь аеннан башлап, авылыбызның ир-егетләре мобилизация буенча сугышка алынганнан бирле, авыл администрациясе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, дин кардәшләребез, ветераннар оешмасы — һәммәбез дә улларын озаткан гаиләләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Иң элек фермерлар Ринат Сәгыйров һәм Асия Шәйхетдинова үз кырларыннан җыеп алган уңышлары белән уртаклаштылар. Похвистнево районында баласын, яки ирен махсус хәрби операциягә озаткан һәр гаиләгә он һәм көнбагыш мае өләштеләр. Пенсия алучы әби-бабайлар, гомумән, булдыра алган һәр кеше дә акчалата ярдәм итә.

Салкыннар килүгә, Ринат Сәгыйров биргән акчага йон-җепләр сатып алып, авыл хатыннары җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләделәр. Яңа елга кадәр берничә партия кирәк-яраклар җибәргән идек инде. Хәзер тагын күп итеп оекбашлар, пирчәткәләр озатырга әзербез. Авыл уңганнарының күңел җылысы шул кул эшләре белән һәр сугышчыга барып ирешер, дип ышанабыз.

Фәния Галимҗан кызы, Саимә Мисбахетдин кызы, Фәния Зөфәр кызы, Нәҗибә Сәетгали кызы, Сәлимә Әхмәтҗан кызы, Нурсинә Нургали кызы (ике улы сугышта), Любовь Вадим кызы, 81 яшьлек Нәҗибә апа, Раилә Миргарифан кызы, Мәрзия Касыйм кызы, Эльвира Рәшит кызы һәм башка күп кенә хатын-кызларыбыз сугышчыларга Аллаһы Тәгаләдән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, дога укый-укый бәйләделәр ул җылы әйберләрне.

Шулай ук авыл мәктәбе хезмәткәрләре, педагоглары һәм 7 — 11 сыйныф кызлары, бертуган Раил һәм Рамил Гафиятуллиннар китергән икмәктән сохари әзерләп, 33 биш литрлы пластик шешәләргә тутырдылар. Икмәк землянкаларда тиз бозыла, ә сохари озак саклана.

Җиңүнең яртысы — тылдагылар хезмәтеннән, дип юкка гына әйтмәгән бит Георгий Жуков. Ышанабыз, илебез батырлары җиңүгә ирешәчәк. Бердәм халык җиңелергә тиеш түгел. Һәр ярдәм кулы сузган авылдашларыбызга йөрәкләребездән чыккан чын рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

Әкълимә СУБЕЕВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 792

Комментирование запрещено