«Бердәмлек»нең ягымлы кызлары!

kK78bd8qR3YUbcDLfSXE-BN53SVtWxkK51GvzBlL0gij9XXi-FPzz8Ptw3jXuMuJM_y9U_sHAwxkx-I2LTDUzH15Журналист, җәмәгать эшлеклесе Алия Арсланова истәлегенә

Сокланып бетә алмыйм «Бердәмлек»нең ягымлы кызларына. 2020 елның кышында безнең Иске Усман авылына да килеп, зур бәйрәм ясап киткән идегез. Әле ярый фотога төшеп калганбыз. Яратам мин шундый хәлләрне искә төшереп кабаттан карарга. Бигрәк тә дусларны югалтканнан соң.

Без “Бердәмлек”нең хәбәрчесе Алия Наил кызы Арсланова белән танышканнан соң озак аралашырга туры килмәде, 2021 елның 12 февралендә япь-яшь һәм талантлы хезмәткәрегезне югалттыгыз. Ул минем мәкаләләремне эшкәртеп, матурлап, җиренә житкереп, укып туя алмаслык иттереп, чынбарлыкка туры китереп эшкәртә иде. Аллаһының рәхмәтендә булсын, рухлары шат, урыннары җәннәтә булсын иде дип телибез!

«Бердәмлек»тә эшләүче бөтен хезмәткәрләргә дә иң матур теләкләремне җиткерәсем килә: барыгыз да сау-сәламәт булып, халкыбыз белән бергә булыйк, бердәм булыйк, иҗат җимешләрегез гел шулай чәчәк кебек камил булсын, газетабыз озак яшәсен, ә талантлы хезмәткәрләре безгә яңалыкларны вакытында җиткереп торсын иде.

Без дә, «Бердәмлек» газетасын яздырып, укып баручылар, сынатмабыз, язылучылар санын киметмәскә, хәтта арттырып җибәрергә дә тырышырбыз! Шулай бит, хөрмәтле авылдашларым, мөселман кардәшләрем? Барыбыз да сәламәт булыйк, арабыздан вакытсыз китеп баручылар булмасын иде!

kK78bd8qR3YUbcDLfSXE-BN53SVtWxkK51GvzBlL0gij9XXi-FPzz8Ptw3jXuMuJM_y9U_sHAwxkx-I2LTDUzH15

Мәгърифә ГЫЙЛЬФАНОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 965

Комментирование запрещено