«Ибн Фадлан» фильмы Татарстан прокатына чыга, аннары Россия төбәкләрендә дә күрсәтеләчәк

a9137ad377d74f4a6cefc5a089f53cd12 марттан «Ибн Фадлан» нәфис-документаль фильмы Татарстанда прокатка чыга. Аны инде Россия төбәкләрендә дә көтәләр.

«Фильмны Казан мөселман киносы фестивале кысаларында 2 меңнән артык тамашачы карады. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән дә килешеп, без аны бөтен мөселманнарга күрсәтергә кирәк дигән карарга килдек», диде «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова.

«Без фильмны Россия төбәкләрендә күрсәтергә әзер. Бу беренче чиратта Башкортстан булыр инде. Калган регионнар Татарстан көннәре кысаларында карый алыр, прокатка да чыгар дип уйлыйм», дип дәвам итте ул.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, Төркиянең бер дистрибьюторы да фильмны прокатка алырга әзерлеген белдергән. Ул Рамазан аенда күрсәтелер дип күзаллана.

Муниципаль районнар караганнан соң икенче дулкын булып, «Синема» челтәре аша Саратов, Самара, Оренбург, Ижевск, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Новосибирск шәһәрләрендә күрсәтелер дип планлаштырыла.

  • «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде. Фильмның генераль продюсеры, документаль өлеш буенча режиссеры – Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис фильмнар буенча режиссеры – Рәмис Нәҗмиев.
  • Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның елъязмаларына нигезләнгән. Картинада документаль һәм нәфис фильмнардан торган хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 656

Комментирование запрещено