Илһам Гомәров: Болгарда XIII гасырдагы кабер ташларында «татар» атамасы кулланылган

865608a2c8d67f3b3d632af69b964baeАлтын Урда дәүләтенең Болгар олысында XIII-XIV гасырлардагы кабер ташларында «татар» сүзе кулланылган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән «XIII-XIV гасырлардагы Болгар эпиграфик һәйкәлләре» хезмәтендәге ике мәгълүмат шуны күрсәтә.

«Кабер ташларындагы бу язулар яхшы укыла. Бер очракта «татар» атамасы «каты т» хәрефе (ﻁ) белән, икенче очракта «гадәти «т» (ﺕ) белән язылган», — дип аңлатты басманы әзерләүчеләрнең берсе, филология фәннәре кандидаты, институтның Язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров.

Бу хакта социаль челтәрләрдә мәгълүмат урнаштыргач, тарихчылар арасында беркадәр бәхәс чыккан. Кайберәүләр ул чакта «татар» атамасы була алмый, дисә, икенчеләре була ала дигән. «Минемчә, кабер ташларында язылырлык булгач, димәк, кулланылышта булган», — диде Илһам Гомәров.

Кабер ташларының берсе Арча районы Иске Ашыт авылында табылган. Ул «Болгар-татар улы Салихка» куелган. «Татар» атамасы булган икенче һәйкәл Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында табылган. Анда «Хаҗәмә кызы татар Балтүк» диелгән.

«Билгеле, ул чорда бу атама без хәзер күзаллаган милләт төшенчәсен күз алдында тотмаган. Ул кавемне белдерә, билгеле. Мин уйлыйм – бу термин идарәчелектә булган кешеләргә карата кулланылмады микән. Алтын Урдада яшәүче халыкларның бер төркеме буларак кабул итәргәдер. Барсиллар, бәҗәнәкләр кебек кабиләләрнең бер төркеме», — дип фаразлый Илһам Гомәров.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 677

Комментирование запрещено