Исполнилось 154 года со дня рождения Мухлисы Буби / Мөхлисә Бубиның тууына 154 ел

IMG_20220306_105836_421-1-e1678091806743-620x3306 марта исполнилось 154 года со дня рождения основательницы первого в России женского медресе и женщины-казыя Мухлисы Буби.

Мухлиса Буби родилась 6 марта (по старом стилю – 21 февраля) в 1869 году в селе Иж-Буби Сарапульского уезда Вятской губернии (ныне Агрызский район Республики Татарстан) в семье муллы. Первоначальное образование Мухлиса получила у своей матери – Бадрельбанат-абыстай, затем у родных братьев – Габдуллы и Губайдуллы. Когда Мухлисе исполнилось 18 лет, ее выдали замуж за престарелого муллу из Мензелинского уезда. Но их брак продлился недолго. По примеру своих родителей, она мечтала стать преподавателем. Но муж запретил жене продолжать даже собственное обучение. В 1895 году братья поехали проведать Мухлису. Увидев, в каких условиях она живет, попросили муллу отпустить ее, дать развод. Муж не согласился. Тем не менее Мухлиса вместе братьями и дочками вернулась в родное село Иж-Буби.

В 1895 отец Мухлисы приступил к преобразованию медресе в джадидидское. Вместе с жёнами братьев – Насимой и Хуснифатимой Нигматуллиными – Мухлиса активно участвовала в организации женского медресе нового типа. В 1901 году открылась женская школа из 6-ти классов, директором которой стала Мухлиса Буби. В первой татарской женской гимназии обучались представители многих тюркских народов России. Но спустя некоторое время, вследствие столыпинских реформ, татарские школы начали закрывать. В 1911 году школу-медресе братьев Габдуллы и Губайдуллы Буби также расформировывают. После ареста братьев Мухлисы Буби, в 1912 году закрывается и женская школа. После этих событий Мухлиса Буби переехала в Троицк (Оренбургская область), где возглавила женский мактаб. С 1913 года она преподавала вероучение в женской гимназии. В 1914 году с помощью купцов Яушевых Мухлисе-ханум удалось открыть женское медресе. В 1915 году она добилась открытия и женской учительской семинарии. Мухлиса Буби быстро приобрела авторитет и известность в широкой общественности.

В 1917 году на I Всероссийском мусульманском съезде Мухлиса Буби была избрана членом ЦДУМ и кади, или же казыей – шариатской судьей. Таким образом, она стала одной из первых женщин-казыев. С 1917 года Мухлиса работала в Уфе, руководила отделом по семейным делам ЦДУМ, занималась ведением метрических книг, регулированием семейных дел, работой по обращению в Ислам. Работая на этой должности в Уфе, в основном разбирала судебные иски от мусульман, руководила семейным отделом ЦДУМ, вела метрические книги, а также регулярно выступала в 1920-х годах со своими статьями по женскому вопросу в газетах «Ульфат», «Ахбар», «Вакыт» и журналах «Сююмбике» и «Ислам маджалласы».

30 ноября 1937 г. Мухлиса Буби была обвинена НКВД в участии в «контрреволюционной повстанческой националистической организации Башкирии» и приговорена к расстрелу. 68-летнюю Мухлису-абыстай расстреляли 23 декабря 1937 г. Вместе с ней казнили еще шесть духовных лиц. Постановлением Президиума Верховного суда БАССР от 23 мая 1960 года «за отсутствием состава преступления» Мухлиса Буби была оправдана и реабилитирована посмертно.

dumrt.ru

***

Россия мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм казыя Мөхлисә Бубиның тууына 154 ел. 

Мөхлисә Буби (Бубый) 1869 елның 6 мартында (иске стиль буенча 21 февралендә) Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылында (хәзерге Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы) мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбанат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. Мөхлисәне Минзәлә өязендә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин аларның никахлары гомерле булмый. Мөхлисә, әти-әнисе кебек үк, халыкка гыйлем таратырга хыяллана. Ире исә хәтта аның үзенә дә белем алуны тыя. 1895 елда сеңелләренең нинди шартларда яшәвен күргән абыйсы белән энесе мулладан талак әйтүен сорый, тик мулла ризалашмый. Нәтиҗәдә, бертуганнары Мөхлисәне ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар.

1895 елдан Габдулла әтиләре мәдрәсәсен җәдитчә үзгәртеп кора башлый. Мөхлисә Буби, бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә, яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Буби аның мөдире була. Беренче татар хатын-кызлар гимназиясендә Россиянең күп кенә төрки халык вәкилләре дә белем ала. Столыпин реформаларына бәйле рәвештә, татар мәктәпләре ябыла башлый. Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, 1911 елда Мөхлисә Бубиның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң, хатын-кызлар мәктәбе дә ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Буби Троицк шәһәренә (Ырынбур губернасы) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Буби Троицкида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.

1917 елның 1-10 май көннәрендә Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда аны Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Беренче казыялардан була ул. 1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, дәгъват һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Буби шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазыйфалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.

Мөхлисә Буби «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубига чыгарылган хөкем карары үтәлә – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. 1960 елда аклана.

dumrt.ru

Просмотров: 605

Комментирование запрещено