Самарада “Боз озату” милли кышкы бәйрәме узды

WhatsApp-Image-2023-03-06-at-11.01.16-22023 елның 5 мартында Самараның “Чайка” чаңгы базасында “Боз озату” милли кышкы бәйрәме узды.

Бәйрәм Самарада 2013 елдан бирле үткәрелә. Оештыручылар – Самараның “Дуслык” төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы белән берлектә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче “Яктылык” мәктәбе.

Чарада биатлон, чаңгы ярышлары, спорт эстафеталары, футбол, кул көрәше һәм сабыйлар өчен Кышкы уеннар булды. Катнашучылар татар милли ашлары (пылау, самавардан чәй, татлы ризыклар) белән сыйландылар.

tatar-congress.org

Просмотров: 644

Комментирование запрещено