Агроном җир сулышын тоя белә

JEWM8NmrgMYMytNLlWj2m7vJ5lBR1jIK9_KAlKmXLQY6KIxEtjG9Z-qtggYh4bxct6PpO8apRIdVgdajxOt7svOZ“Камышлы хәбәрләре” газетасында хәбәрче булып эшләгән елларымда “Коминтерн” колхозы, соңрак “Ермаковский” хуҗалыгы агрономы Наил Нуркәшиф улы Гарифуллин белән еш кына очрашырга туры килә иде. Ул вакытларда хуҗалыкның басулары — чиксез, бөртекле культуралар йөзләгән гектар җирдә чәчелә, хуҗалыкның баш агрономына бер кырдан икенче кырга барып җиткәнче дистәләгән чакрым юллар үтәргә туры килә иде.

Наил Нуркәшиф улының 40 еллык эшчәнлеге бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Тырыш хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бүләгенә – медаль һәм мактау грамотасына лаек булган иде. Бүген ул хезмәт ветераны. Бер ел элек Наил әфәнде сигезенче дистә гомерен ваклады, шуңа да карамастан, егетләр кебек җитез һәм өлгер.

Агроном булу, җирдә эшләү теләге Наил Гарифуллинда бала чагыннан. Максатына ирешү өчен Куйбышев авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап авылга беренче югары белемле агроном булып кайта. Яшь белгеч тиз арада үзенең белгеч булуын раслый: 1975 — 1976 елларда корылык булу сәбәпле, күп кенә хуҗалыкларда үсентеләр янып бетә, ә “Коминтерн” колхозында бөртекле культуралар гектарыннан 22,5 центнер уңыш бирә. Бу елларда Кләүле районы буенча күчмә вымпел “Коминтерн” колхозына күчә, ә яшь агрономның күкрәген кызыл тасма бизи. Әлбәттә, бу аны тагын да канатландырып җибәрә. Наил Нуркәшиф улы яңа ысуллар куллана, сыйфатлы орлык чәчәргә тырыша, эзләнә, тәҗрибәләр ясый һәм күзәтүләрен эшендә куллана.

“Агроном булу сезнең өчен нәрсә ул?” — дигән сорауга, гади генә итеп: “Икмәк үстерү! — дип җавап бирә иде. — Ә менә уңыш алу өчен җир сулышын тоя белергә кирәк. Җир уңдырышлы булсын өчен аның төзелешен, составын тикшермичә, ашламыйча, югары уңыш алып булмый. Шунысы да әһәмияткә ия – җирне киләчәк буыннар өчен бозмыйча саклау мөһим. Болар барысы да тәҗрибә белән килә, эшләгән саен күбрәк серләр ачыла бара. Туган ягым кырларында рәхәтләнеп яшәдем һәм эшләдем, югары уңышларга ирешкән чаклар да күп иде. Моның өчен җитәкчеләргә каршы барырга да туры килә иде. Чөнки заманасы шул: өстән боерык төшсә – чәчүгә, яки урып-җыюга чыгасың. Ә бит төрле кырда ашлык төрлечә өлгерә. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Ул еллар артта калды инде. Хәзер Ярмәк кырларында берничә фермер эшли. Аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар телим”, — диде ул.

Колхозның бөртекле культуралары тармагын үстерүдә Наил Гарифуллинның өлеше искиткеч зур иде. Олы буын колхозчылары әле дә аны җылы хисләр, горурлык белән искә алалар, чөнки “Коминтерн” колхозы механизаторлары чәчү һәм урып-җыю эшләрен дә беренчеләрдән булып тәмамлыйлар иде.

Гарифуллинның гаилә тормышы да ныклы. Яшь агроном авылга укытучы булып килгән Яңа Усман кызы Роза Шәйхелгазиз кызына өйләнә. Авыл тормышы билгеле инде — ял дигән нәрсә юк анда. Берсе караңгы төнгә кадәр кырлар буенча чапса, икенчесе мәктәп эшләре белән мәш килә. Роза Шәйхелгазиз кызы мактаулы укытучы да, акыллы хуҗабикә дә, ана да була белде. Наил Нуркәшиф улы хуҗалыклы кеше, әти-әнисенә ихтирамлы, туганнарына ярдәмчел, кыскасы, кулыннан эш килә торган ир ул.

- Менә хәзер инде рәхәтләнеп ял итәсездер, Наил Нуркәшифович?

- Кайберәүләр бәлки ял да итәдер, ә мин өйдә телевизор карап утыра белмим. Җәй буе бакчада, үзебез өчен 1-2 баш терлек, кош-корт асрыйбыз. Хәзер инде мин яшь чактагыча малларга салдым да эшкә торып чаптым түгел. Печән яисә җим салам да, ничек ашауларын карап, кабыргаларыннан сыйпап торам, ашыкмыйча гына асларын чистартам, карлар яуса, көрим. Аннан урамга чыгып, үткән-барган күршеләр белән дөнья хәлләре сөйләшеп торабыз. Мин үз авылымда бәхетле, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, тик сәламәтлек һәм дөнья¬ларның тыныч булуын телибез, — дип тәмамлады сүзебезне.

Шулай бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр Гарифуллиннар. Матур итеп өй җиткерделәр, мал-туар асрадылар, бердәнбер кызлары Лилияне тәрбияләп, укытып тормыш юлына чыгардылар, олыгайгач, әти-әниләрен хөрмәтләп карадылар. Хәзер инде оныкларына куанып, әби-бабай тәрбиясе биреп, намазлар укып, изге теләкләр теләп гомер итәләр. Олыгайган көнеңдә яшьлектә чәчкән орлыклар уңышын җыю менә шул була инде ул. Наил һәм Роза Гарифуллиннарга исәнлек, гаилә бәхете, хәерле гомер насыйп булсын дип телисе генә кала.

Фәния КӘРИМОВА

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 666

Комментирование запрещено